Туган телләр елы

Туган телләр елы

Мәгълүм булганча, президентыбыз Рөстәм Нургалиевич Миңнеханов 2021нче елны Туган телләр елы дип игълан итте. Аның бу карары соңгы чорда зур югалтуларга һәм кимсетелүләргә дучар ителгән туган телебезне савыктырырга, тернәкләндерергә һәм аның татар милләтенең алга баруына нәтиҗәле хезмәт итәрлек булуына юнәлдерелгәндер дип өметләнәсе килә. Телебезнең язмышын кайгырткан һәркемне бу күркәм исемле һәм зур мәгънәле елда халкыбызның рухи тормышында уңай үзгәрешләр булырмы, газиз телебезне күбрәк милләттәшләребез, кызыксыныбрак өйрәнеп, теләбрәк һәм иркенрәк куллана башлармы икән дигән сораулар уйландырадыр.

Бу ел уңаеннан эшләнәчәк бик әһәмиятле җитди эшләр, әлбәттә, ныклап уйланылган, күп төрле файдалы чараларны күздә тоткан дәүләт планы буенча башкарылыр. Мондый зур ниятләр уңышлы барып чыксын өчен, эшкә керешкәндә, кайчакта халык фикерен, тәҗрибәле белгечләрнең киңәшләрен исәпкә алуның да зыяны булмастыр дигән хакыйкатькә таянып, бу язма авторы да газета укучылары белән әлеге гаять мөһим мәсьәләгә караган уйларын уртаклашып алырга һәм кайбер теләкләрен белдереп китәргә булды.

Иң беренче һәм иң зур теләк шул: Туган телләр елы уңаеннан эшләнәсе эшләр планы күз буяу өчен генә үткәреләчәк формаль чаралардан тормасын, бәлки татар теленең абруен күтәрерлек, аны сыйфатлы итеп өйрәнүче – укучыларның, дөрес итеп кулланучыларның санын арттырырлык тәгаен гамәлләр кылуга китерерлек итеп төзелсен, һәм ул план тормышка ашсын иде.

Тагын бер мөһим теләк: күп төрле икенче һәм хәтта өченче дәрәҗәдәге әһәмиятсез чаралар үткәрү белән мавыгып, иң кирәкле, хәлиткеч эшләргә игътибар җитми калмасын иде.

Безнең уебызча, туган Телләр елының төп максатына ирешүгә багышланган, кичектермичә эшләнергә тиешле эшләрнең үзәгендә милли мәгарифне җанландыру һәм татар балаларын, яшьләрен туган телләренә нәтиҗәле итеп өйрәтү торырга тиеш. Моны гамәлгә ашыру исә – табигый ки, барыннан да бигрәк татар мәктәпләренең һәм рус мәктәпләрендә татар теле укыту системасының бурычы. Соңгы вакытларда, бу өлкәләрнең икесендә дә проблемалар, тиешенчә үтәлми торган мәсьәләләр күбәйде.

Һәркайсыбызга мәгълүм: татар мәктәпләренең хәле аянычлыга әверелә бара. Беренчедән, оптимизация үткәрелү нәтиҗәсендә соңгы елларда аларның саны шактый кимеде.

Икенчедән, милли уку йортларында чыгарылыш имтиханнарын русча бирү һәм вузларга шунда алган билгеләр буенча кабул итү тәртибе кертелү аркасында, татар мәктәпләрендә русча укыту күренеше башланды. Һәм, шуның өстенә, татар телен укытуга атнасына ике сәгать кенә вакыт бирелү һәм татар теле, әдәбиятын 10нчы класска кадәр генә укыту системасына күчү милли мәгарифкә җимергеч һөҗүм булды. Бу гамәлләргә тагын Татарстан Мәгариф министрлыгының туган тел һәм әдәбият дәреслекләрен, уку ярдәмлекләрен мөстәкыйль бастырып чыгару хокукыннан мәхрүм ителүен, татар теле укытучыларын туган тел дәресләрен үткәрү планнарын һәм башка эш кәгазьләрен русча әзерләргә мәҗбүр итүләрен өстәсәк, туган тел укыту эшенең ни дәрәҗәдә түбәнсетелүе бик ачык күренә.

Рус мәктәпләрендә укучы татар балаларына туган телләрен өйрәтү эше соңгы чирек гасыр буена канәгатьләнерлек булмады, ә хәзер бу предметны ата-аналар теләге белән һәм атнасына ике сәгать кенә укыту системасы кертелгәч, мәктәпләрдә татар телен өйрәтүнең бөтенләй кадере калмады: бу эш укытсаң ярый, укытмасаң ярый принцибы белән генә башкарыла. Ә бит рус мәктәпләрендә укучыларның яртысына якыны – татар балалары. Бу дистәләрчә мең татар егетләре һәм кызлары мәктәпләрдән туган телләрен өйрәнүдән мәхрүм булып китәләр дигән сүз. Татар мәдәнияте өчен никадәр зур югалту бу!

Димәк, тиздән килеп җитәчәк Туган телләр елында Татарстан хөкүмәте, Мәгариф министрлыгы алдында ифрат зур һәм бик җаваплы бурыч – бөтен көчне салып, татар мәктәпләренең эшен яхшырту һәм республиканың барлык мәктәпләрендә дә татар телен укытуны тәртипкә салу бурычы тора. Татар мәктәпләрендә укыган балалар туган телләрен дә камил белергә, рус һәм инглиз телләрен дә һәм, әлбәттә, башка предметларны да яхшы үзләштерергә тиешләр. Шул чагында татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның вузга керү проблемасы да булмаячак, ата-аналар да балаларын бу мәктәпләргә укырга теләп бирәчәкләр. Хәер, моның өчен тагын бер шарт үтәлергә: татар мәктәпләренең материаль базасы нык, укытучылары тәҗрибәле, тиешле әзерлекле булырга тиеш. Югыйсә, татар мәктәпләренә хакимият тарафыннан элек-электән игътибар җитенкерәмәде, аларның материаль базасы да еш кына алдынгы рус мәктәпләреннән калышып, туган тел һәм әдәбиятны укытуның сыйфатына таләпләр дә түбәнрәк булып килде. Мондый мөнәсәбәт, ниһаять, алдагы елдан башлап, үзгәрер дип фараз итик.

Татарстандагы татар мәктәпләре иң яхшы, заманча, абруйлы уку йортлары булырга тиеш. Президентыбыз киләсе елда һәр район үзәгендә ким дигәндә берәр өр-яңа, күз явын алырлык мәһабәт биналы, бик яхшы җиһазланган татар мәктәпләре төзеп чыгу бурычын куйсын иде. Ягъни Туган телләр елы ул, икенче төрле әйткәндә, иң алдынгы татар мәктәпләренә һәм башка милли мәктәпләргә ирешеп, шуларда балаларны туган тел һәм әдәбиятыннан сыйфатлы белем биреп укыту елы булсын иде. Бу елда, әлбәттә, татар теленең абруен күтәрерлек башка әһәмиятле чаралар да күрелер. Насыйп булсын! Әмма татар мәктәпләре һәм туган тел укыту-өйрәтү проблемасын хәл итү беренче дәрәҗәдәге һәм хәлиткеч гамәл булырга тиеш. Шунсыз Туган телләр елының нәтиҗәле узуына зур өметләрнең аклануы шикле булыр.

Рүзәл ЮСУПОВ, академик,

КФУ профессоры

Комментарии