- 06.11.2015
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2015, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Әгәр бала төгәл фәннәрне туган телендә укымаса, аның уйлау сәләте ана телендә белем алган яшьтәшенекенә караганда дүрт мәртәбә кимрәк була – галимнәр күптән исбатлаган факт бу. Тик урысча укытуны хуплаучы мәгариф белгечләре; директорларга «бәлки, урысча укытып карарсыз» дип ихтыяри-мәҗбүри күрсәтмә бирүче мәгариф бүлеге җитәкчеләре; «БДИны яхшы бирсен өчен» баласын урыс телле мәктәпкә бирүче ата-аналар гына никтер моны аңлап бетерми.
ГАЕП МӘСКӘҮДӘ МИКӘН?
Милләт язмышына битараф булмаучылар хәтерли булыр: узган гасырның 90нчы еллары башында атна саен диярлек мәгариф комитеты утырышлары уздырыла башлады. Татар телендә югары белем бирүне ничек башлап җибәрергә, дигән сорау куела иде анда. Ул вакытта милли активистлар теләкләренә иреште: 1991нче елда иң беренче булып хәзерге архитектура-төзелеш университетында (ул вакытта – КИСИ), аннары бер-бер артлы КХТИ, КАИ һәм КДУда татар бүлекләре ачылды. Физика, математика, механика, төзелеш, политехника фәннәре татар телләрендә укытыла, вузларда татар телле белгечләр әзерләп чыгарыла иде. Тарих спираль буенча бара, диләр бит. Менә хәзер татар галимнәре яңадан 90нчы еллардагы вәзгыять белән күзгә-күз калды. Татар телендә югары белем бирүне ничек торгызырга, дигән сорауны куя алар. Күптән түгел «Татар телендә фән» дигән түгәрәк өстәл дә уздырдылар.
Әлеге чарада утырганда ике нәрсәне аңладым: беренчедән, татар телендә (һәм, әлбәттә, урыс телендә дә) белем бирә алырдай фән докторлары һәм кандидатларыбыз бар икән әле безнең. Икенчедән, татар телендә язылган фәнни хезмәтләр дә җитәрлек. Төзелеш, нефть тармагы терминнары сүзлеге дисеңме, югары математикамы – искиткеч! Тик кызганыч, күбесе шул галимнәр даирәсендә генә билгеле. Киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен университетларда белгечлекләрнең татар бүлекләре дә булуы кирәк. Ә аңа ихтыяҗ юк. Татар балаларының, милләтнең ихтыяҗы булыр да иде, дәүләтнең кызыксынуы җитми. Һәм бу очракта бөтен гаепне Мәскәүдән генә эзләргә кирәкми. Мәскәү Татарстандагы уку йортларына (хәтта федераль университетка да!) «татарча укытмагыз» дип басым ясамый, үзегезгә карагыз, үзегез акча табыгыз, ди. Ә бездә нәрсә? Ә бездә: акча – «аз» (һәрхәлдә, татар фәненә җитәрлек түгел инде!), куркаклык һәм ялкаулык – күп. «Өстәгеләр» нәрсә әйтер дип куркабыз йә авыр эшкә алынырга иренәбез. Мәсәлән, шул ук татар галимнәре БДИны татарча эшләп караган иде бит. Сынау рәвешендә татарлар күп яшәгән районнарда үткәреп тә карадылар әле аны. Аннары… районнар үзләре баш тартты татарча имтихан бирүдән. Янәсе, мәшәкате күп. Әнә хәзер мәшәкатьсез генә татар мәктәпләрендә урыс телендә укытып, урысча БДИ тапшырып йөрибез.
«ТАТАР ТЕЛЕНДӘ УКЫТЫРГА КУРКАЛАР»
КМТТУ (элеккеге КХТИ) һәм КАИда татар телендә укыта торган бүлекләр бетерелде инде. Архитектура-төзелеш университетында калды да, КФУда калды. Алары да үлем хәлендә. Ник дигәндә, КФУның Лобачевский исемендәге математика һәм механика институтына быел татар төркеме өчен урыннар бирелмәде. Физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов бу хакта «Азатлык» радиосында да чыгыш ясаган иде инде. КФУ җитәкчелеге акча юклыкка сылтаган, «безгә барлыгы 25 урын гына бирелде, аны татар бүлегенә бирсәк, нәрсә була?» – дип җаваплаган. Ә Мәскәү? Әйткәнемчә, «үзегезгә карагыз» дигән. Укытмагыз, димәгән. Әнис әфәнде чутлап та чыгарган: татар бүлегендә биш курс тоту өчен елына 5 млн сум акча кирәк, ди. Татарстан өчен күпме бу? Һәрхәлдә, мәгариф һәм фән министрлыгы да «булыр» дип ышандырудан ары уза алмаган.
Шулай итеп, математика һәм механика институтында татар бүлегендә бүген дүрт курс бар. Алар шул килеш укып бетерер инде. Менә беренче курска киләсе елга урын бирелерме-юкмы – анысы билгесез. Әнис әфәнде әйтүенчә, аларның укытырга дигән лицензиясе бар. Анда «татар телендә белем бирү» дип язылмаган (бездә татар дигән сүздән куркалар бит, ди галим), «билингваль мохиттә математика һәм информатика укыту» дип күрсәтелгән. Документ бар, урыннар юк.
– Институтта татарча укыту өчен ничә кеше көрәшә, – дип сорыйм Әнис әфәндедән.
– Бүлек җитәкчесе белән икебез йөрибез. Татар телендә белем бирә алырдай укытучылар тагын бар, тик алар пассив, – ди галим.
Татарча югары белем турында сүз чыккач, түрә-караның (ә аларның фатихасын алмый булмый – алар бит акча бирүче): «Татар телендә белем алган кеше кайда эшли ала соң?» – дип сорый торган гадәте бар. Моңа да җавабы әзер Әнис Галимҗановның: «Бөтен җирдә эшли алалар! Белем – нинди телдә алуга карамастан, белем ул. Фәнен туган телендә аңлата алган кешене генә чын белгеч дип саныйм мин. Ә безне тәмамлаганнар татар телендә дә, урыс телендә дә укыта алалар. Узган ел безнең бүлекне тәмамлаган студентларның күпчелеге урысча укыта икән! Мин бит сезне татарча укытырга өйрәттем, дим. Татарчага күчәргә куркалар. Авылларда укытучы бер каршы сүз әйтсә, хәзер куып чыгаралар. Берничә авылга бер мәктәп, кая бара ул яшь белгеч?»
ТАТАР ТЕЛЕ БУЕНЧА, ЛӘКИН ТАТАРЧА ТҮГЕЛ
Мәгариф һәм фән өчен җавап бирергә тиеш булса да, министрлык бүген күбесенчә мәктәпләр белән шөгыльләнә. Анда да хәлләр шәптән түгел, әлбәттә. Тик татарча югары белемнең хәле бөтенләй хөрти. Хәер, түгәрәк утырышта шунысы аңлашылды: галим-голамә җитәкчелекнең бусагасын таптаудан арыган инде. Стенага борчак белән бәргән күк бит – барыбер нәтиҗәсе юк. Хәзер беравыздан татар фәнен торгызуның башка юлларын эзләргә кирәклеген әйтәләр. Нәрсә булыр ул?
Архитектура-төзелеш университеты галиме Рәшит Шакирҗанов әйтүенчә, аларның уку йортында 85 ел элек үк төзүчеләргә кайбер фәннәрне татар телендә укыта торган булганнар. Сугыш башлангач кына онытылган ул. Инде әйтелгәнчә, 91нче елда иң беренче аларда татар бүлеге торгызылган. Бүген исә уку йортында бер төркем калган. Беренче-икенче курста татарча укыйлар да, аннары урысчага күчәләр икән. Ике телле белгечләр әзерлиләр – начармыни?
Татар телендәге фәнгә бармак аша карауларының тагын бер мисалы: 17 ел буе чыгып килгән «Фән һәм тел» журналы да, финанс булмау сәбәпле, 2013нче елда эшен туктатты. Рәшит әфәнде әйтүенчә, министрлыкка әзерләп тапшырган татарча политехник сүзлек тә кайчаннан бирле басыла алмый ята икән.
Төгәл фәннәрне түгел, татар тарихын да татарча укыту калмады инде бүген. Татар филологиясе һәм тарихы факультеты филология һәм мәдәниятара багланышлар институты тарафыннан «йотылды». Татарны өйрәнү кафедрасы мөдире Искәндәр Гыйләҗев белдергәнчә, алар контракт нигезендә 30 баланы укырга алганнар. Күбесе – Русия төбәкләреннән, чит илләрдән килгән студентлар. Шул сәбәпле укыту да урысча алып барыла башлаган. Татар тарихын – татарча, урысныкын урысча укыган заманнар артта калган. «Университетта бу мәсьәләгә караш тискәре. Без – федераль уку йорты, ди җитәкчелек», – ди Искәндәр әфәнде.
Хәтта татар теле һәм әдәбияты буенча диссертацияләр дә татар телендә языла һәм яклана алмый бүген. Шулай булгач, аспирантлар фәнни хезмәтләрен урыс телендә яза. Чөнки татар телендәге хезмәтләре исәпкә алынмаячак. Вакытын һәм көчен әрәм итеп нәрсәгә язып торсын ул аны? Идея өчен яши торган заманмыни?!
Фәннәр академиясе яшь галимнәрне кызыксындыру чарасын тапкан. Татар телендә оригиналь хезмәтләр язган (тәрҗемә түгел!) белгечләргә грант бирү системасын тәкъдим иткәннәр. Хәзер проект каралу дәрәҗәсендә. Ул гамәлгә керә калса, яшь галимнәргә стимул булыр иде. Диңгездә бер тамчы бу, шулай да тик тору түгел инде.
«ГЫЙЛЕМ» ОНЛАЙН УНИВЕРСИТЕТ БУЛЫРМЫ?
Түгәрәк өстәлдә катнашкан галимнәр бер-бер артлы: «Татар фәненең киләчәге энтузиастлар кулында», – дигән фикерне белдерде. Бар андый милли җанлы яшьләребез. Мәсәлән, 2014нче елда Актаныштагы сәләтле балалар укый торган гимназиядә «Гыйлем» проекты старт алган иде. Нигез салучылары – Ленар Хөсәенов һәм аның укучысы Айдар Шәйхин. Егетләр татар телендәге фәнне популярлаштыру эшенә алынды. Бу башлангычны республика җитәкчелеге дә хуплады: 2014нче елның декабрендә «Гыйлем» «ТР өчен 50 инновацион идея» бәйгесендә җиңү яулады. Айдар Шәйхин әйтүенчә, анда откан 150 мең сумга сайтны яңартканнар һәм Актанышта сугыш ветераны турында документаль фильм төшергәннәр.
Бүген «Гыйлем» проекты татар телендәге фәнни-популяр сайт рәвешендә яшәп килә. Теләгән кеше аны интернетта табып, мәгълүматларыннан бушка файдалана ала. Төрлесеннән бар анда: мәкалә, фәнни китаплардан өзек, видео һәм аудиоматериал, инфографика. Хәзер инде КФУның беренче курс студенты булган Айдар Шәйхин әйтүенчә, теләктәшлек белдерүчеләр, ярдәм кулы сузучылар шактый икән. Болар – фән докторлары һәм кандидатлары, аспирантлар, укытучылар, студентлар. Сайтның кулланучылары да җитәрлек. Санап чыгарганнар: Татарстаннан гына түгел, 21 илдән керәләр, ди. Ике категория күпчелекне тәшкил итә: беренчесе – 18-23 яшьлекләр, икенчесе – 45 яшьтән өлкәнрәкләр. Хәзер проект авторлары мәктәп укучыларын җәлеп итү, димәк, аларга яраклы һәм кызыклы булган материаллар туплау белән мәшгуль.
Фәнни-популяр мәгълүмати сайт буларак эшләгән «Гыйлем»нең максаты зурдан. Киләчәктә аның базасында онлайн лицей һәм университет төзергә тели проект авторлары. Өйдән чыкмый гына татар телендә белем алып булачак, дигән сүз бу. Галимнәрнең күпчелеге бу идеяне хуплады. «Безнең бөтен нәрсәбез әзер, татарча әсбапларның электрон вариантлары бар», – ди алар. Университетта укыту белән бергә татар энциклопедиясе институты директоры да булган Искәндәр Гыйләҗев татарча онлайн энциклопедия ресурсы булдыру идеясе барлыгын җиткерде. «Гыйлем» белән бергәләп эшләргә дә каршы түгел. Алайса татар галимнәре еш кына Крыловның «Аккош, чуртан һәм кысла» мәсәле каһарманнарына әйләнеп куя: берсе – бер, икенчесе икенче якка өстери башлый. Бәлки, берләшеп эшләүнең нәтиҗәлерәк икәнлеген аңлый торган буын үсеп җиткәндер инде?..
Филология фәннәре докторы Фәнүзә Нуриева исә: «Хәзердән үк онлайн университет төзү турындагы максат кую дөрес булмас. Аның фәнни нигезен, системасын булдырырга кирәк», – дип белдерде. Ә нигез бар кебек инде. Мәрхүм Туфан ага Миңнуллин 90нчы еллар ахырында ук онлайн университет булдыру идеясен киң җәмәгатьчелеккә җиткергән иде. XX гасыр башына була, дип йөрде. Кызганыч, тик һаман күренми әле. Бирсен Ходай, «Гыйлем» проекты авторлары куйган максатларына ирешсен. Аларның да, татар җанлы галим-голамәнең дә эше күп әле. Фәнни-методик әсбаплар булдыру түгел – анысы җитәрлек. Ихтыяҗ булса, тагын язылыр. Кеше балалар бакчасыннан алып магистратурага кадәр туган телендә белем алганда гына нәтиҗәле була – халыкка шуны аңлатырга кирәк. Иң зур эш – менә шул.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии