- 06.11.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Соңгы елларда коррупция дигән сүз еш ишетелә. Һәр кеше бу сүзне үзенчә аңлый. Корру́пция, латинчадан тәрҗемә иткәндә, сатып алу, бозу дигәнне аңлата. Ул, гадәттә, кешенең үз вазыйфа урыныннан шәхси максатларыннан куллану дигәнне аңлата.
Коррупцияне сез ничек аңлыйсыз? Шундый сорауга җавап табу максатыннан, башкала халкы арасында социаль сораштыру уздырылган. Аларның 64 проценты хезмәт урыныннан үз мәнфәгатьләре өчен файдалануны, 54 проценты ришвәт алу яки бирүне, 33 проценты бюджет акчаларын урлауны (үзләштерү), 15 проценты исә үз вазыйфаларын тиешенчә үтәмәүне атаган.
Балтач муниципаль районында коррупциягә каршы бик күп чаралар уздырыла икән. Район җитәкчесе Рамил Нотфуллин әйтеп үткәнчә, аларда басым муниципаль хезмәткәрләрнең бурычларын һәм хокукларын өйрәтүгә, аңлатуга ясала. Алар өчен хәтта бу хокук һәм бурычларны аңлата торган махсус көн дә уздыралар икән. Моннан тыш, балтачлыларның җәмәгать урыннарында коррупцияне булдырмауга өндәгән язулар эленгән. Акцияләр вакытында халыкка ришвәтчелек, ришвәт биргән яки алган очракта нинди җәза бирелүе хакында мәгълүмат язылган листовкалар да таратыла. Коррупциягә каршы уздырылган операция вакытында Балтач районында 200дән артык акт төзелгән, әмма коррупция очрагы теркәлмәгән. Барлык чаралар һәм акцияләр өстенә бу районда коррупциягә каршы эшләүче берләшмә дә оештырылган, аны район җитәкчесе үзе җитәкли.
Мондый «идеаль» районның «гөнаһ»лары табылган табылуын. Мисал өчен, мәктәп ашханәсендә балаларга менюда булмаган ризык, төгәлрәге, башка төрле консерва ашатканнар! Шулай ук йөзем белән дә «проблема» килеп чыккан.
Ә мөслимлеләр бу мәсьәләне чишү юлын тапкан! Алар ай буена мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү һәм мәктәпләр өчен бер төрле меню төзегәннәр! Балаларның иртәгә нәрсә ашаячагын Мөслим муниципаль районы башлыгы Рамил Муллин хәтта үзе дә белә икән! Ул шәхсән коррупция мәсьәләсен хәл итүгә системалы рәвештә якын килергә кирәк дип саный. «Ниндидер акцияләр, чаралар үткәреп кенә бу мәсьәләне чишү мөмкин түгел. Бу бер шәһәр, бер дәүләт һәм безнең заман мәсьәләсе генә түгел, әлеге проблема башка гасырларда, башка дәүләтләрдә дә булган һәм булачак. Шул ук вакытта, бу мәсьәләне чишү өчен, хакимиятнең нәрсә эшләвен халыкка аңлатырга, ә җитәкчеләр исә халыкка нәрсә кирәген аңлау өстендә эш алып барырга тиеш, – ди җитәкче. – Законнарның ачык, үтә күренмәле булуы, җәмәгатьчелек белән эшләүче кадрларның халыкка барысын да ачык җиткерә алуы да коррупциягә каршы эшләүче системаның аерылгысыз өлеше».
Мөслимлеләр яшь гаиләләргә торак булдыру өчен бирелә торган сертификатларны да хәтта җәмәгать комиссиясе нәтиҗәсе белән бүләләр. Комиссия исә ачык аудитория каршында фикер алыша. Фикер алышуда сертификат алырга теләүчеләр үзләре дә, аларның җитәкчеләре дә катнаша алуын белдерде Р. Муллин. Димәк, тораклы булу өчен дәүләт ярдәмен алучыларга ришвәт бирү турында уйларга да урын калмый.
Мөслимдә ел дәвамында ришвәтчелекнең бер генә очрагы теркәлгән.
Казанда да бу өлкәдә күп эшләр башкарыла. Бу хакта «Татмедиа»да узган брифингта Казан каласы башкарма комитеты җитәкчесенең икътисад, транспорт, җир һәм милек мәсьәләләре буенча беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин хәбәр итте. Быел 400 муниципаль хезмәткәр һәм шундый эшкә урнашырга ниятләүчеләр полиграф, русча итеп әйткәндә, «детектор лжи» аша үткән. Бу да мондый хезмәт урыннарын биләүчеләрнең үз вазыйфаларын ни дәрәҗәдә намуслы башкаруларын тикшерү максатыннан эшләнелгән.
Җитәкчеләр сүзләренә караганда, безнең башкалабызда да, Татарстан районнарында да коррупциянең «исе дә килми». Ә чынлыкта хәлләр ничек? Эчке эшләр министрлыгы хисапларын тыңласаң, ришвәтчелекнең исәбе-хисабы юк. Хәер, бу хакта телевизордан да көн саен сөйләп, күрсәтеп торалар. Коррупциянең тамыры тирән, аны корыту бер дә җиңел дип булмый. Бәлки, бу мөмкин эш тә түгелдер…
Сәлимә ЗАРИФ.

Комментарии