- 06.09.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №35 (6 сентябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
КИРЕ КАЙТАРЫП БУЛЫРМЫ?
Төзелеш материаллары кибетеннән идәнгә җәяр өчен линолеум сатып алган идек. Үлчәтеп алдык. Әмма сарыф ителмәгәне артык күп калды. Аны кире кибеткә кайтарып булмыймы икән?
Рәшидә апагыз,
Казан шәһәре
Редакциядән. «Кулланучылар хокукларын яклау турында»гы 1992нче елның 7нче февралендәге РФ Законының 25нче маддәсендә күрсәтелгән норма нигезендә, товар формасы, габаритлары, фасоны, төсе, зурлыгы яки комплектациясе буенча туры килмәгән очракта, сатып алу көнен исәпкә алмыйча, ундүрт көн дәвамында кулланучы сатып алынган тиешле сыйфаттагы товарны алыштырырга хокуклы. Әгәр күрсәтелгән товар куллануда булмаган булса; аның сыйфаты, куллану үзлекләре, пломбалары, фабрика ярлыклары сакланса; шулай ук товар яисә касса чегы яки товарның түләнгән булуын раслый торган башка төрле документы булса, тиешле сыйфаттагы товар алмаштырылырга тиеш. Кулланучының товар чегы яки касса чегы, яисә товар өчен түләүне раслаучы башка документы булмау аны шаһитлар күрсәтмәләренә таянудан мәхрүм итә алмый. Шул ук вакытта Русия Хөкүмәтенең 2020нче елның 31нче декабрендә чыккан 2463 санлы карары нигезендә тиешле сыйфаттагы, башка зурлыктагы, формадагы, габариттагы, фасондагы, төстәге яисә комплектациядәге шундый ук товарга алмаштырылмый һәм кире кайтарып булмый торган товарлар исемлеге расланган. Әлеге исемлекнең 4 пункты нигезендә төзелеш һәм бизәү материаллары (линолеум, пленка, келәм япмалары һ.б.) һәм бәясе аның метражы өчен билгеләнә торган башка товарлар алмаштырылырга һәм кире кайтарылырга тиеш түгел. Шуңа күрә сезнең очракта товарны кире кайтарып булмаячак
ЯШЬ АНА БӘЙРӘМЕ
Күршемнең кызы бәби алып кайтты. Мин, сакланылган гадәт буенча, яшь ананың хәлен беренче белим дип, кулыма сабын белән кулъяулык кыстырып, күршемә йөгердем. Без яшь чакта әлеге шатлыклы вакыйганы көтеп ала торган идек. Сөенче алыр өчен көтә идек. Яшь ананы күреп, аңа кечкенә бүләк тапшыруны зур савап эшлим дип кабул итә идек. Хәзер әлеге гадәт юкка чыкты. Дөрес, бәби чәе, бәби ашы дигән мәҗлес үткәрәләр анысы, ләкин яшь ананы котлау күренеше турында ишеткәнем юк. Менә бездә, Балык Бистәсендә, саклана әле ул. Бәлки, газета укучылары арасында да әлеге кызык гадәтне хәтерләүчеләр бардыр?
Әлфия ХИСАМОВА,
Балык Бистәсе районы
Фәнзаман яшәгән йортка истәлек тактасы кирәк
Быел язучы Фәнзаман Батталның вафатына сигез ел. 2015нче елның 4нче августында ул безне мәңгелеккә калдырып китте. Без аның белән танышлар идек. Актай елгасында бергә колач салып йөздек. Аннары әни ясаган мәтрүшкәле чәй белән сусавыбызны бастык. Бүген ул елгада су юк инде. Тальян гармуннар, төнге җырлар да үткән гасырда калды.
Фәнзаман да китте. Безгә хатирә булып, язган әсәрләре калды. Казанда ул яшәгән йортка мемориаль такта куелса, шәһәребез өчен горурлык булыр иде.
Әбрар ГАЛИЕВ,
Түбән Кама шәһәре
Өметне өзмибез
Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның «Пар ат» исемле шигырендәге «И Казан! Дәртле Казан! Моңлы Казан! Нурлы Казан!» дигән сүзләре мине Казанга тартты. Башкаланың финанс-икътисад институтын тәмамлаганнан соң, юллама белән биш ел Горький шәһәрендә эшләгән идем. Чит җирләрдә эшләгәндә дә һәрвакыт үзебезнең Татарстаныбыз белән горурландым. Ялларымны Казанда уздыра идем.
Узган гасырдагы берничә вакыйга күңелемдә җуелмас эз калдырды.
Татар халкы Сөембикә манарасына ярымай куелуны түземсезлек белән көтте. Бу изге эштә ул чактагы Татарстан мәдәният министры урынбасары Габбас Мөхәммәтшинның тырышлыгын бәяләргә кирәк. 1990нчы елның 23нче августында куелды ул ярымай. Аны куйганда композитор Мәсгудә Шәмсетдинова тәкбир әйтеп торды. Шул вакытта пыскак яңгыр сибәләп китте... Габбас Мөхәммәтшинның: «Изге эшләр тыныч кына эшләнә», – дип әйткәне истә калды.
Шул ук елның 30нчы августында Ирек мәйданында Татарстан Югары Советында Татарстанның мөстәкыйльлеге турындагы Декларация кабул ителгәнен түземсезлек белән көттек. Шул документтан күренгәнчә, Татарстан РСФСР белән тигез хокук алды. Татар һәм урыс телләренә тигез хокук бирелде.
Тик... Ни кызганыч, хәзер Татарстанның хокуклары автономия булган чордагы кадәр дә юк. Әмма татарлар горур халык. Өметне әле дә өзмибез.
Сугыш һәм хезмәт ветераны,
сәяси репрессияләр корбаны
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Авылда – хәйрия концерты
5нче июль көнне Арча районы Яңа Кенәр авылының Мәдәният йортында Казан артистлары хәйрия концерты куйды. Афишада 16 артистның фотосы бар иде. «Халыкны җыяр өчен генә язганнардыр. Шундый ишле итеп килерләрме?» – дип шикләнде халык. Барысы да килде: Нурзадә, Илсаф, Гөлдания Хәйруллина, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Ядкәр Хәбибуллин, Альфред Якшембетов, Илфат Шәехов, Илназ Бах, Гүзәл Идрисова, Винарис Ильегет, Лилия Хәмитова, Илшат Вәлиев, Эльвира Хамматова, Гөлүсә Ахунова, Динара Шәйдуллина.
Бу артистларны туплап, концертны оештыручы кеше – авылдашыбыз Нурзадә. «Чакырылган артистларның барысы да биредә. Әле, ник безне дә чакырмадың дип үпкәләп калучылар да булды», – диде ул. Залда Украинадан кыска гына вакытлы ялга кайткан егетебез Раил Гыймранов та бар иде. Ул гуманитар ярдәм җибәреп торганнары өчен авылдашларга, якташларга рәхмәт сүзләре җиткезде.
Яңа Кенәр авыл җирлеге гуманитар ярдәм оештыруда бик актив эшләп килә. Инде Украинага тугызынчы тапкыр ярдәм илтергә барырга җыеналар. Хәйрия концертыннан җыелган 63 мең сум акча да шул максатларга тотылачак.
Яңа Кенәр авылы Ветераннар советы рәисе
Габделбәр САБИРОВ,
Арча районы
Махсус шулай эшләнмәде микән?
30нчы август көнне шәһәрдә уздырылган бәйрәм чараларында катнаша алмау сәбәпле, өйдә телевизордан гына булса да карап утырырмын, дигән фикергә килгән идем. Ул көнне нигәдер өйдәге ике телевизорның берсе дә ТНВ каналын күрсәтмәде. Никадәрле эзләсәк тә бәйрәмгә багышлап уздырылган чараларны карау мөмкинлеге булмады. Гадәттә, ТНВ каналы бездә 21нче каналда күрсәтә. Калган бөтен каналлар үз урынында, кирәклесе генә юк. «ТНВ Планета» каналында бәйрәмгә багышланган чаралар күренмәде. Махсус рәвештә шулай эшләнелмәдеме, дигән фикер туды. Шәһәрдә уздырылган бәйрәм чараларыннан кайтышлый безгә кергән оныклар ТНВ каналын 67нче каналда табып бирде.
Бу бәйрәмнең исеме дә хәзер үз исеме белән аталмый. «Республика көне, Казан шәһәре көне» дигән исемнәр тагылып, бу бәйрәмнең әһәмияте юкка чыгарыла башлады. Халыкара экспертлар катнашында Татарстанда үткәрелгән референдум нәтиҗәләре исәпкә алынып, 1998нче елның 30нчы августында Республиканың Дәүләт Советы депутатлары тарафыннан Татарстанның бәйсезлеге турында Декларация кабул ителгән – иң зур бәйрәм көн бит ул.
Референдум нәтиҗәләре юкка чыгарылмаган, андый хокук беркемгә дә бирелмәгән. «Республика, шәһәр көне» дигәннәре нинди законнарга таянып бирелде икән? Бу турыда нинди дә булса указ да булмады бугай.
Хәзерге вакытта, язасы килгән сүзләр күп булса да, андый язулар тыелган. Халык үзе теләмәсә дә, телебезне, миллилегебезне бетерүгә багышлап алып барылган гамәлләрне рәхмәтләр әйтә-әйтә үтәп барырга мәҗбүр ителгән икәнебезне аңлыйбыз. Һәр нәрсәнең ахыры булган кебек, моның ише гаделсезлекләрнең дә ахыры булмый калмас дигән өмет белән яшик әле.
Рәфкать ИБРАҺИМ,
Казан шәһәре
ЮБИЛЕЙ БЕЛӘН КОТЛЫЙБЫЗ!
Август аеның 2нче көнендә Түбән Камада, шәһәр китапханәсендә Түбән Кама аксакаллары бүлегенең 25 еллыгын бәйрәм буларак үткәргән идек. Район башлыгы Рамил Муллинның да катнашуы, үз телебездә ихлас күңелдән тәбрикләве, китапханәче ханымнарның концерт оештырулары мәркәзебез Казан хакимиятенә дә үрнәк итеп куярлык дәрәҗәдә булды. Шул уңайдан «Безнең гәҗит» аркылы да тәбрикләргә иде ниятем.
Хөрмәтле Түбән Кама Аксакаллары! Сезне һәм җитәкчегез Камалов Васыйл Гали улын 25 еллык юбилеегыз белән котлыйбыз.
Ата-бабаларыбыз мирасы булган телебезне, ялгышлыктан һәм гөнаһтан саклаучы динебезне, кендек каныбыз тамган җиребезне, тарихи илебезне, гореф-гадәтләребезне саклауда булган фидакарь хезмәтләрегез өчен чал чәчле башларыбызны иеп, барыгызны да ихлас күңелдән тәбриклибез.
Миллилектән тамырланган оешманың беренче җитәкчесе Азат Зыятдинов, Мәсгут Сибгатовлар васыятенә бүген дә тугры булып калуыгызга олуг хөрмәт вә ихтирам белән:
Татарстан Республикасы Аксакаллар Шурасы һәм Казан бүлеге исеменнән рәис Рәүф ИБРАҺИМОВ
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп
Комментарии