АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

АЛЛО, «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»МЕ?

ДИВАРЫНДА ЧИРКӘҮ КАЛГАНМЫ?

«Безнең гәҗит»тә Чаллы шәһәренең 2нче татар гимназиясе диварында чиркәү рәсемнәре төшерелгән булуы хакында язма чыккан иде («Татар республикасында яшибез түгелме соң?..», БГ, №45, 11 ноябрь, 2015). Бу сурәтләр кем кушуы буенча ясалды икән? Гимназия җитәкчеләре моңа ничек барган? Әлеге сурәтләр дивардан чистартылдымы? Сездән татарны мәсхәрә итүче бу гамәлләрне ачыклап, гимназия директоры җавабын ишеттерүегезне сорыйм.

Рифат ҖАМАЛ,

Казан шәһәре

Кызганыч, без шалтыраткан көнне Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиясе директоры Фирдүсә Фәнәвис кызы урынында юк иде. Җавапны белем йортының завучы Энҗе Мирзанур кызы Харисова бирде:

– Безнең монда бернинди катнашыбыз да юк. 90нчы елларда ук ясалган рәсемнәр ул, алар без бу бинага күчеп килгәндә үк бар иде инде. Ул чиркәү рәсемнәренең эчтәлеге татарны мәсхәрә итү түгел, биредә тарихи вакыйгалар турында сүз бара иде. Болгар чоры белән бәйле иде алар. Рәсемнәрне юк иттек – өстеннән буяу белән буяп куйдык. Ышанмасагыз, килеп карагыз, – диде җитәкче урынбасары.

ДИН ТАПШЫРУЫ БЕТТЕМЕНИ?

Без татар программаларын яратып карыйбыз. Элек ТНВ телеканалыннан атнага өч тапкыр «Җомга вәгазе» күрсәтәләр иде. Тапшырулар программасында 5 минут бара дип язган булсалар да, ул 3-4 минут кына иде. Аңа да риза идек әле. Халыкка бик кирәк иде мондый тапшыру. Анда сөйләнгән вәгазьләр колакка керә иде. Хәзер бөтенләй күрсәтелми башлады бит! Әллә бетерделәрме икән?

Сөембикә ШӘМСЕТДИНОВА,

Арча районы Кәче авылы

Яңа сезонда ТНВ каналында «Вызов 112» дигән яңа тапшыру ачылды. Ул тапшыруда криминаль характердагы, һәлакәтләр турындагы, суд залларыннан яңалыклар урын ала. Тапшыру урыс телендә генә чыгачак, татар телендәге варианты каралмаган. Теләсә нинди яңа тапшыру ачканда, акча мәсьәләсе килеп баса. «Бизнес онлайн» газетасы фаразлавынча, бу рус тапшыруының матди ягын татар телле тапшыруларны ябып куеп булдырганнар. Чөнки яңа сезоннан «Мәдәният дөньясында», «Яшьләр онлайн», «Җомга вәгазе» кебек тапшырулар чыкмый башлаячак. «Күрәсең, татар телевидениесенә татар тапшырулары кирәкми», – дип яза чыганак. «Вызов 112» тапшыруының эфирга чыга башлавы уңаеннан «Бизнес онлайн»да газетабыз мөхәррире Илфат Фәйзрахмановның фикере дә урын алган иде. «Мин экран аша үтереш һәм һәлакәтләр күрсәтелүгә, криминаль телевидениегә каршы. Телевидение кешене тәрбияләргә тиеш. Тормыш болай да авыр, мондый тапшырулар белән аны тагын да катлауландырыргамы? ТНВ бит үзен позитив телевидение буларак игълан иткән иде, ул шундый булып калырга тиеш булгандыр да. «Вызов 112» тапшыруы бу концепциягә каршы килә», – дип белдерде ул.

«Б.Г.» УФАДА «АДАША»

Газетагызны бик яратып укыйм. Тик минем кулга искереп беткәч кенә килеп эләгә ул. Менә мәсәлән 33нче саныгыз 17нче августта чыккан, ә мин ул газетаны 26сы көнне генә алдым. Тугыз көнгә бер гәҗит килә димени! Кайда йөри икән бу вакыт эчендә минем газеталарым?

Гөлсинә ГАЗИЗОВА

Уфа шәһәре

Мәсьәләгә ачыклык кертү өчен, Уфа шәһәренең 17нче почта бүлекчәсенә шалтыраттым. Сезнең соравыгызга җавап табу өчен ике көн кирәк булды, беренче көнне почта бүлекчәсе җитәкчесе ялда булу сәбәпле, хат ташучы Мария Григорьевна белән аралаштык, ул газеталарның ни өчен соңга калуын аңлатып бирә алмады. «Безгә ул газета сирәк килә бит, андый газета бармыни ул?» дигән аңлатма тузга язмаганрак сүз кебек тоелганга күрә, икенче көнне почта җитәкчесе урынбасары белән сөйләштек.

– Газетагызның 33нче саны 17се чыккан булган, безгә 20нче августта килде. Ни өчен абунәчегә ул 27нче август көнне генә тапшырылгандыр, аңламыйм. Шалтыратып әйтүегез өчен рәхмәт, мин моны үз күзәтчелегемә алдым, хат ташучыга да кисәтү ясадым, мондый хәл башка килеп чыкмас дип ышанам, – диде урынбасар.

МӘКТӘП ЮК – ПРОБЛЕМА ДА ЮК…

Телевидение тапшыруларыннан, газеталардан күренгәнчә, татарлар күпләп яши торган Төмән, Оренбург һәм башка өлкәләрдә, шул исәптән Татарстанда да, төрле сәбәпләр табып, татар мәктәпләрен бетерү юнәлешен алдылар. Мәктәп булмагач, проблема да юк бит. Республика җитәкчеләре Мәскәү ягыннан искән җилне сизеп кенә эш итәләр кебек. Милли университет ачу мәсьәләсен кыюрак тормышка ашырсалар, милләтебез өчен бик файдалы гамәл булыр иде.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Казан шәһәре

«ЯКЛАСА – ШУЛ ЯКЛАР»…

Сәламәтлегем бетте. Күршеләр белән өй кырындагы җирне бүлешә алмыйбыз. Өем янына ук диярлек терәп, гараж китереп салган иде инде. Арада кечкенә генә бушлык калган иде, хәзер шунда койма тотты. Районга барып күпме зарланып йөрсәм дә, җитәкчелек аларны гына яклый. Чыдый торган түгел. Инде хәзер бөтен өмет депутатларда. 26нчы округтан депутатлыкка кандидат буларак Ирек Мортазин бара. Минем кебек рәнҗетелгән кешеләргә аны сайларга тәкъдим итәр идем. Ул да минем кебек рәнҗетелгән кеше, безне, якласа, шулар яклый!

Дәбирә РӘХИМОВА,

Актаныш районы, Кормаш авылы

ХАТАГЫЗНЫ ӘЙТӘМ

Мин татар мәктәбендә яхшы билгеләргә укыдым. Күптән түгел сезнең гәҗитне ала башладык. Бик ошый, тик язмаларда ялгышлар бар. Әйтик, «0,5 литрга су коябыз» дигәнсез. Татарда 0,5 литр димиләр, ярты литр диләр. Суны коймыйлар: салалар, яки агызалар. Сез шуны гына белергә тиеш бит. Күңелгә рәхәт түгел хаталы әйбер укыганда, ә болай газетагызны яратып укый башлаган идем. Аннары күптән түгел бер язмада «ялган бал, чын бал» дигәнсез. Бал ялган була алмый. Ул чиста була, йә чиста булмый.

 Асия ВӘЛИЕВА

Казан шәһәре

АДРЕСЫБЫЗ ГАЗЕТАБЫЗНЫҢ СОҢГЫ БИТЕНДӘ

Хатларны ничек җибәрәсе. Шигырьләр бастырасызмы?

Насрулла ФАХРУЛЛИН,

 Түбән Кама районы, Шәнгәлче авылы

Газетабызның соңгы битендә күрсәтелгән адресның «хатлар язу өчен» дигәненә саласы. 420066, Казан–66, а/я 141.

Ә шигырьләргә килгәндә, бездә махсус шигъри сәхифәләр юк. Ләкин темасына карап аз-азлап куябыз. Әлбәттә, сыйфатына карап.

ГАЗЕТА КИЛМӘСӘ

Бу ярты еллыкта «Серләр гәҗит»енә язылган идем. 6нчы саны килмәде. 7нчесен генә алдым.

Илсояр КИРИЕВА, Чирмешан авылы

Газета килмәгәндә почта бүлекчәләреннән таптырырга кирәк. Эшләмәсәләр, редакциягә шалтыратыгыз. Тиздән бу санны редакция үзе сезгә җибәрер.

ӘЙЛӘНДЕРӘСЕМЕ, ЮКМЫ?

«Безнең гәҗит»не күп еллардан бирле яратып укыйм. Мөселманнарда кер югач сул якка әйләндереп киптерү гадәте бар.

Рафинә СӘЛИХОВА,

 Ижау шәһәре

Укучыбыз баш казый Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВтан җавап ишетергә теләде. Хәзрәт бу эшнең бары тик ырым гына икәнен искәртте. Ә мин үзем исә дин белән кагылышлы булмаган киңәшемне генә әйтә алам. Хәзер автоматлар гына юа бит керне. Ә ул кием-салымны әйләндерми. Керне машинага салганчы, йә булмаса, юганнан соң элгәнче, селкеп алсаң, аңа ябышкан чүпләр коелыр иде.

***

Бу атнада укучыларыбыздан шундый шалтыратулар кабул иттек. Алга таба да «кайнар элемтә»гә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша, киңәш сорый яки фикерләрегезне җиткерә аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии