Заманча яңа әкият

Заманча яңа әкият

Әкиятләр укырга яратасызмы? Әйе, мин дә яратам әкиятләр укырга. Аеруча, тылсымлы әкиятләрне. Күпме ашаса да, мәңге туймас әллә ничә башлы Аждаһа турында язылган татар халык әкиятләрен. Әкиятләрнең ахыры аеруча күңелле: күпме халыкны зар елаткан, күпме чибәр кызларның башына җиткән залимнән коткаручы бер баһадир табыла бит барыбер.

Ә сез беләсезме соң, ул әкиятләрдәге аждаһа безнең көннәргә исән-сау килеп җиткән бит. Тик ул хәзер танымаслык булып үзгәргән. Аждаһа дип түгел, ТКХ дип атала ул хәзер. Күптән инде суда яшәми, матур кызларны да кабып йотмый, аның хәзер аппетиты күпкә үскән. Башларын да санап бетереп булмый, чөнки әледән-әле яңалары үсеп чыгып тора...

Ышанмасагыз, ай саен килә торган түләү кәгазьләренә карагыз. Ничә пункт (баш) санадыгыз? Шулай шул. Һәр башны туендырып торыр өчен һәр фатирдан күпме акча түләнә? Аңа карап, краннардан шампан шәрабе агамы? Яки подъездларда картиналар галереясе урнаштырылганмы?

Ул түләү кәгазьләрендәге пунктларның кайберләреннән көлеп үләрсең. Ярар, фатирларны җылыту өчен түләүне квадрат метрдан алсыннар ди. Ә лифтта квадрат метрлар йөриме?

Мәсәлән, күп кенә подъездларда почта әрҗәләре җимерек хәлдә. Без үрнәк алырга, тәҗрибә уртаклашабыз дигән сылтау белән ял итеп кайтырга яраткан чит илләрдә шундый почта әрҗәләре бармы икән? Яки пыяласы ватылган тәрәзәгә кагып куелган фанер кисәге?

Ул подъездларны ремонтлаганда кулланыла торган буяулар – аерым тарих! Сыйфаты ташка үлчим булып, артларыннан ук коелып баруы җитмәгән, исе ашказанына төшеп утырып, айлар буе җәфалый. Беләсе иде, кайсы «идән асты» лабораторияләрендә җитештерәләр дә, кайлардан эзләп табалар ремонт ясаучылар. Чөнки бер генә кибеттә дә андый сасы һәм сыйфатсыз буяу юк. Ремонт өлкәсенә дә инде күптән цивилизация килеп җитте һәм төзелеш материалларының чыдамлылары, матурлары сатуга чыкты. Кызганыч, әлеге дә баягы торак-коммуналь хуҗалыгы гына бу хакта белми.

Ә дератизация дигәне? Санэпидемстанция сиптереп киткән агудан соң тараканнар бер атна туй ясый.

«Агымдагы һәм капиталь ремонт» дигән пунктлар турында язып та тормыйм, югыйсә, бар белгән сүгенү сүзләре искә төшә. Ә хатын-кызларга ямьсез сүзләр әйтү түгел, уйларга да ярамый.

Мәзәкләрдә, без, хатын-кызлардан көлеп, аларның аппетитлары тула да белми, туя да белми, дигән булалар. Әнә, ТКХ хатын-кызга караганда күпкә нәфеслерәк. Инде ничә ел туйдырырга маташабыз, тик әле һаман җитми. Ел саен бәяләр артып, өстәмә пунктлар чыгып кына тора. Болай барса, киләчәктә эш хакыбызны алуга, торак-коммуналь хуҗалыгына күчереп кенә куярга калуы бар.

Ә бәлки татар халык әкиятләрендәге кебек, халыкның җелеген суырып ятучы ТКХннан коткаручы берәр баһадир табылыр әле чынлыкта да?..

Илһамия ГАФФАРОВА,

Түбән Кама шәһәре

Комментарии