Командировка

Командировка

1969нчы ел. Май урталары. Саба СХТ управляющие Фәргать Нуруллович Шаһивәлиев дәшеп алды да: «Мәгъданур, мин Казандагы җитәкчеләремә кеше таба алам дип сүз бирдем. Син ай ярымга Ростов Комбайн заводына барып эшләп кайт әле», – дип тәкъдим ясады.

– Ю-ю-юк, бармыйм. Сабантуйга өйләнәм. Сөйләшенгән, килешенгән, – минем җавап шундый булды.

– Тыңла әле, – ди, Фәргать Нуруллович, – безнең республика Ростов Комбайн заводыннан 350 борчак ургыч сорый. «Җитешә алмыйбыз, токарь-сварщиклар җибәрә алмыйсызмы», – дигәннәр. Казандагы СТХ җитәкчелеге 150 белгечне туплап, җибәрергә килеште. Өйләнүне соңрак та өйләнеп була, әгәр бара калсаң, мин сиңа фатир бирәм. Әйдә, хәзер үк, миңа фатир бирүегезне сорыйм, дип, гариза язып бир. Гариза алдан кирәк ул, – дип, мине тәмам җайлады. Бу тәкъдим республика күләмендә булганга да, аннары, фатир да бит әле, шунда ук ризалашып, җыенып чыгып киттем.

Майның 20се иде. Безне Морозовск шәһәренә алып килеп тупладылар. Заводның ургычлар ясый торган филиалы бу. Кунакханәләр тулды, безне – дүрт кешене (икебез Арчадан, беребез Апастан, мин Сабадан) конторда эшләүче бер апа алып кайтып, зур гына җимеш бакчаларының дача йортына урнаштырды. Алдан әйтеп куйыйм әле, безнең бу йорт хуҗабикәсе булган апаебыз татарларны бик ошатып, яратып калды, бик җайлы, тәртипле кешеләр икән сез, диде.

Эшли башладык. Җайлашабыз, көйләнәбез. Эшләр бара акрынлап. Үзебездә Сабантуе вакытлары. Төнлә йоклар алдыннан туган якларны сагынып, сөйләшеп ятабыз. Мала-а-ай, бервакыт тальян гармунда урам көен уйнап киләләр бит! Шулкадәрле сагынылган, без дүртебез дә йөгереп чыгып, теге кеше алдына килеп бастык. «Тимәгез, мин сезгә начарлык эшләмәдем бит», – дип, җиргә утырды. Бер-беребезне аңлашып, тальян гармун белән озак кына моңланып утырдык. Кырым татары иде ул. Көйләре дә безнең көйләргә тартым, бик тырышсаң, сөйләшүләрен дә чамалап була.

Вакыт кайту ягына таба китте. Эшебезне бик ошаттылар. Барыбызны да бергә җыйнап, сигез кешегә грамота бирделәр. Шуның берсе миңа булды бит! 150 кеше арасыннан грамота алу үзе бер дәрәҗә! Сабага кайткач, Фәргать Нуруллович грамотаны күтәреп, бөтен бүлмәләр буйлап күрсәтеп йөрде.

Кайту юлында Волгоград шәһәрендә туктап, мемориаль комплексны тамаша кылып йөрдек. Эшләнеп җитешкән еллары гына иде әле. Искитмәле! Аны сөйләп бетереп булмый, барып күрергә кирәк. Идел елгасы буйлап сузылган урам чиксез матур. 25 чакрымга сузылган урам, дигәч, «О-о-о!» дигән идек, хәзер укыйм: 85 километр озынлыкка җиткән инде.

Имин генә кайтып җиттем. Өйләндем. Фатир ачкычын кулыма тоттырды бит Фәргать Нуруллович, яңа тормыш корганнардан бер минем гаилә фатирлы булды. Шөкер Аллаһыма, ике егет үстердек. Хәзер икесенең дә үз гаиләләре бар, безгә оныклар, туруннар бүләк иттеләр. Аларга гел хәер-догада без.

Сөбханаллаһ, 2019нчы елны 50 ел пар канатлы булып яшәгәнебезне билгеләп үттек. И Раббым, киләчәктә дә рәхмәтеңнән ташлама.

Өстәп шуны дә әйтим әле. Мамай курганында йөргәндә фотога төшкән идек. 1 ай вакыт үттеме икән, гафу үтенеп, хат килеп төште. Пленка брак булган дип, акчасын почта аша кире җибәрделәр. 3 сум 80 тиенгә төшкән идек, почта чыгымын алып калып, 3 сум 60 тиен акча килде. Совет иленең тәрбиясенә исләрең китәрлек!

Мәгъданур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии