Яктылык өләшүчеләр

Адәм баласы бу тормышта сәламәт булып, бәхеттә-шатлыкта яшәргә өметләнә. Барлык әгъзалар да төгәл һәм дөрес эшли икән, ул бу дөньяның матурлыгын тоя ала. Әмма, ни кызганыч, сәламәтлек бар кешегә дә тигез бирелмәгән. Кайсыбер кеше туганда ук авыру булып туа, кайберләре сабый чакта чиргә юлыга. Мин үзем дә дүрт-биш яшемдә тиф белән авырып, үлеп терелгәнмен. Аннары да Аллаһы Тәгалә күп мәртәбәләр сынады. Гомер узган саен, әгъзалар туза, кан басымы күтәрелә, гомумән, яшәүгә өмет кими башлый. Әмма якты дөньядан берәүнең дә китәсе килми. Кеше гомере болай да кыска гына, шушы кыска гына гомерләрне дә үз аягыңда йөреп, сәламәт килеш яшисе килә шул.

Аллага шөкер, яшем зур булса да (84 яшь) әле праваны тагын алыштырып кайттым. Ходай гомер бирсә, балаларың, якыннарың янына үзең рульдә йөр генә инде. Ләкин соңгы вакытта күз начаррак күрә башлады. Балалар сүзен тыңлап, күз табибына күренергә булдым. Беренче эш итеп, Азнакайга барып, офтольмолог Ирек Газизуллинга күрендем. Ул озак еллар эшләгән тәҗрибәле доктор. Диагноз куеп, мине Әлмәткә операция ясатырга җибәрде. Кабат якты дөньяларның матурлыгын күрү мөмкинлеген биргән өчен, мин Ирек Канәгатовичка бик тә рәхмәтле, Аллаһы Тәгалә аның үзенә дә сәламәтлек бирсен.

Операциягә дигәч, башта куркып калган идем. «Бу бабайга ни кирәк инде?» – димәсләрме икән дип тә шикләндем. Әмма юкка шикләнгәнмен. Әлмәтнең Үзәк район больницасында миңа катлаулы операция ясадылар. Уңышлы чыкты. Бөтен куркуларым артта калды. Моңарчы якты дөньяның яктылыгын гына күргән бабай хәзер бөтен җиһанның матурлыгын да күрә. Нинди бәхет! Озак елларга барсын инде бу бәхет. Рәхмәтемнең иң зурысы табибларга. Ак халатлы табибларны, шәфкать туташларын ак фәрештәләр дип атар идем мин. Коллективның шулай бер гаилә булып яшәве, эшләве баш табиб Айрат Гыйльфановның тырышлыгы нәтиҗәсе. Ул чын мәгънәсендә үз эшенең остасы. Табиблардан аеруча Камалова Альфисаны аерып әйтәсем килә. Бигрәк ягымлы, игътибарлы. Гомумән, монда эшләүче һәркем мактауга бик лаек. Авыруларга тизрәк терелеп чыгу өчен бөтен шартлар тудырылган, аш-суларга кадәр тәмле, бер дә больница ризыгы димәссең. Бөтен коллективка чын күңелемнән рәхмәт әйтәм, эшләрендә уңышлар, гаилә бәхете, сәламәтлек теләп калам.

Мизхат ТАЛИБУЛЛИН,

Сарман районы, Иске Минзәләбаш авылы

Комментарии