«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ШАККАТКАН БУЛЫР ИДЕК

Мин Казан шәһәренең 10 подъездлы 10 катлы йортында яшим. Менә почта әрҗәсендә иптәш Фәрит Мөхәммәтшинның хатына тап булдым. Аның эчтәлеге сайлауларга багышланган. Сәясәтче монда «Бердәм Русия» партиясен мактаган. Ләкин анда бер татар сүзе юк. Бу тирәдә тагын шундый ук күпкатлы йортлар. Хат ташучы, бу мөрәҗәгатьне һәрбер йортка да таратып чыгабыз, ди. Нәрсә әйтәсем килә: хәзерге депутатларның һәрберсе дә урыс телле булачак. Ни кызганыч, татар телебезне кискәндә, шундый хатлар тараткан булсалар, шаккаткан булыр идек.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

ТЕЛЛӘР БЕЛГӘН ИЛ АЧАР

Безнең гәҗитнең 29нчы санында (24 июнь, 2019 ел) Илфат Фәйзрахмановның «Татар теле тыелгач бәхетле булган танышым» дип исемләнгән тирән эчтәлекле язмасы басылды. Тормыш иткәндә миңа анда китерелгән фактлар белән шактый очрашырга туры килде. Гомер буе Казанда яшәсә дә, урыслар татар теленә тискәре карашта. Алар белән татарча исәнләшсәң, җавапны урысча гына аласың. Башка телне өйрәнергә теләк кенә кирәк, югыйсә. Моннан 35 еллар элек Литва республикасының Фаланга шәһәрендәге больницада ял иттем. Кыска гына вакыт эчендә литва теленең кулланыла торган 40лап сүзен өйрәндем һәм кулландым. Хәзер дә кайбер сүзләрен хәтерлим. Эшләгәндә вазыйфам буенча Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан, Дагыстан республикаларында булырга туры килде. Алар белән аралашканда урыс сүзләрен кыстырмыйча гына сөйләштем. Туган телебез бай һәм бу телнең вәкиле булуы белән чиксез горурланам.

Сәгъдулла-Шәйхулла ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

КЕМГӘ ШАЛТЫРАТЫЙМ?

Цифрлы телевизор дип күп сөйлиләр. Бөтен матбугат чараларында цифрлы карауга күчү турындагы мәгълүматларны белү өчен 8-800-220-20-02 телефон номерына шалтыратырга була дип язалар. Шул номерга ничә тапкыр шалтыратып карадык, бер үк әйберне кабатлап утыра. Магнитофонга яздырылган тавыштыр, мөгаен. Телевизорыбыз 2014нче елда алынган. Бездә интернет юк, шуңа кирәкле мәгълүматны да таба алмыйбыз. Кирәкле мәгълүмат булмагач, халык цифрлы телевидениегә ничек күчәргә тиеш икән соң?

Резеда ВАФИНА,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: Бөтен сорауларыгызга да җавап табу өчен үзегез әйткән 8 800 220-20-02 бушлай федераль номерына һәм (843) 2000-528 номеры буенча Консультацияләр ярдәме үзәгенә шалтыратырга яки tatarstan@rtrn.ru электрон адресына язарга мөмкин. Телефон артында яздырылган тавышны тыңлап бетермичә сүндерергә ашыкмагыз. Яхшылап тыңлап, анда әйтелгәнчә эшләсәгез, сезне кирәкле кешегә тоташтырачаклар.

ИСКӘ АЛМЫЙЛАР

Миңа быел 85 яшь тулды. Артист булсам, минем турыда әллә кайчан телевизордан да сөйләрләр иде, искә алмый калмаслар иде. Ә гади кешене бар дип тә белмиләр. Бүген миңа булышучы да юк. Без 12 яшьтән үк колхозда эшләгән кызлар. Мин заводта да 26 ел эшләдем. Рәхмәт яугыры, андагылар мине онытмады. Җиңү көне алдыннан да бәйрәм оештырдылар. Мине такси килеп алды, кайтарып куйды. Шунда утыным юк, утын кирәк дидем. Икенче көнне үк утын китерделәр, ярып та бирделәр. Безнең яшьтәгеләрне искә алмыйлар шул.

Зөфәрия СИБГАТУЛЛИНА,

Казан шәһәре, Карьер бистәсе

ЭШТӘН КУАЛАРМЫ?

Дәүләт эшендә эшләгән кеше күп еллардан соң группага чыкса, аны эштән куа алалармы?

Исемем редакция өчен генә,

Алабуга шәһәре

Сезнең соравыгыз буенча Алабуга шәһәренең социаль яклау бүлегенә шалтыраттык һәм мондый җавап алдык:

– Хәзер дәүләт эшенә сәламәтлеге буенча группада торган кешене алмыйлар. Алсалар да, бик сирәк очракта гына. 2019нчы елдагы Хезмәт кодексы буенча, дәүләт эшендә эшләүче хезмәткәр эш башкару сәләтен югалтса (83 матдә, 5 пункт), җитди авыру аркасында башка эшкә күчерүдән баш тартса, (77 матдә, 8 пункт), авыруга бәйле рәвештә эш башкара алмаса, эш бирүче аны эшеннән куарга мөмкин.

СЫНАП КАРАДЫМ

«Безнең гәҗит»нең 27нче санында (10 июнь, 2019 ел) Мамадыш шәһәрендә яшәүче Тәскирә Гыйльметдинова бакчамны эт эчәгесе басты, аннан ничек котылырга була дип, киңәш сорап язган иде. Бу чүп үләнен Фарсель Зыятдинов әйткәнчә бетерергә мөмкин. Бу ысулны үзебез дә кулланып карадык һәм ул ярдәм итте. Моның өчен эт эчәгесен тамыры белән йолкырга кирәк. Бу үләннең тамыры күп булгач, ул янә чыга. Һәр чыкканын тамыры белән йолкып барасың. Трактор җирне сукалаганда да, җир өстенә чыккан һәр тамырны җыеп бардык. Ярдәме тиде. Аннары, мал чөгендерен куе итеп чәчү дә эт эчәгесен киметә, чөнки ул җирнең көчен ала һәм аңа үсәргә юл куймый.

Хәнәфи ӘХМӘТОВ,

Казан шәһәре

УКЫТУЧЫМНЫ ЭЗЛИМ

Мине 1974нче елда Әгерҗе районында Рәсимә Моратова пекарняда ипи пешерергә укытты. Шуны бик тә күрәсем килә. Рәхәтләнеп сөйләшер идек. Хәзер Мәскәүдә яшим. Элек Нурания Сираҗиева идем, хәзер Кәлимуллина фамилиясен йөртәм. Тел. 89151408201

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз, сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне кабул итеп алабыз. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии