- 06.08.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №31 (2 август)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мәктәпне тәмамлап, аттестат алучы егет-кызларны күрсәм, үземнең урта мәктәпне тәмамлаган елларым искә төшә.
Апас урта мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлагач, югары уку йортына керергә уйладым. Ә менә өлгергәнлек аттестатын алу өчен «лаеш шулпасын» шактый эчәргә туры килде. 10 кубометр утын әзерләгәч кенә бирделәр аны минем кулыма. Без өчәү – Мансур (Болын Балыкчы авылыннан), Зәки (Апас авылыннан) һәм мин 4 чакрым ераклыктагы урманга барып, 30 кубометр утын әзерләдек. Аны мәктәбебезнең хуҗалык эшләре мөдире килеп кабул итте. Безнең белән бер сыйныфта укыган район башкарма комитеты рәисенең улы Хәйдәр, район прокуроры улы Рифкать һәм башка түрәләрнең уллары утын әзерләмичә генә аттестат алдылар.
Ул елларда авыл малайларына паспортны институтка укырга керсә генә бирәләр иде. Хәрби хезмәткә алынырга тиешле кеше булганга, район хәрби комиссариаты хезмәткәре лейтенант Колесников: «Сине хәрби училищега җибәрәбез», – дип, документ бирмәде. Инде нишләргә? Институт хәрби комиссариаттан белешмә алып килүемне сорый. Казанга баргач, киттем мин шуны юллап. Бер майор кабул итте. Ул Апас районы комиссариатына шалтыратып, кирәкле белешмәне сораткан.
Икенче елны каникул вакытында Апаска кайткач, теге Колесников: «Синең аркада миңа шелтә белдерделәр», – дип, ачуланып та алды.
Әнә шул заманнарда да түрә балаларына ташламалар бар иде. Ә гади кеше баласы үз максатына төрле авырлыклар аша гына ирешә алды.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
Комментарии