Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ҖИР БИРЕЛДЕМЕ?

2018нче елда Диния нәзарәтендә Казан янында бер буш җирдә татар-мөселман авылы төзергә планлаштыру турында сүз чыккан иде. Аңа җир бирелдеме, авыл төзелә башладымы икән?

Тагын бер соравым бар: Казан шәһәрендә Җәмигъ мәчете төзергә планлаштырылган иде. Аның өчен Казан шәһәре хакимияте җир бирдеме?

Расих ҖӘЛӘЛ,

Казан шәһәре

Редакциядән: Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте бүлегендә: «Әлегә бу сорауларга җавап бирә алмыйбыз, мәгълүмат юк», – дип җавап бирделәр.

«ТУГАН ҖИР» ОЗЫН ГОМЕРЛЕ БУЛСЫН!

«Туган җир» тапшыруына – 15 ел. Бу күп тә түгел, аз да түгел. Татарча тапшырулар арасында иң матур, халык яратып карый торганнарның берсе ул. Шушы 15 ел эчендә без Рамил Гарипов белән ике тапкыр очраштык. Аның тапшырулары яңалыкка бай, аңлаешлы, ачык итеп сөйли. Аның белән бергә эшләгән коллективка барысына да исәнлек-саулык, гаилә бәхете теләп калабыз. Эшләрегез уң, «Туган җир» тапшыруы озын гомерле, мәңгелек булсын!

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ҮЗАРА САЛЫМ АКЧАСЫНА – ЭЛЕКТРИК

Авыл җирендә яшәүче һәркем үз җирендә хәзер ИП – «индивидуальный предприниматель». Ни өчен дигәндә, хәзер колхозлар булмагач, авылда электрик та, газовик та юк. Быел февральнең 25ендә газ берничә мәртәбә сүнде. Үзем котелны кабызып эшләтеп торсам да, төнге 2дә бөтенләй сүнде. Минзәләгә газ хезмәтенә шалтыраттым. Бер «выход» – 100 сум, әгәр гаеп котелда булса, тагын түлисегез була, ди. Ярар, минәйтәм, килсеннәр генә. Бик суык, зәһәр җилле көн булса да, өч газовик килеп тикшерде, төтен чыга торган торбаны озайтырга кирәк дип, бер тиен дә акча алмыйча киттеләр. Шулай ук беркөнне өйдә электр уты сүнде. Яңадан кушылыр әле дип көтеп утырсам да кабынмады. Шуннан үзем чыгып карасам, бер автомат кара төтен чыгарып янган. Минзәлә электр челтәренә шалтыраттым. Безнең вазифага керми, диделәр. Үзебезнең Хуҗәмәт подстанциясендәге мастерга шалтыраттым, «без 0,4 киловаттны карамыйбыз» ди. Үземә калды. Автоматны сүтеп җыйдым. Әле ярый заманында 25 ел электрик булып эшләгән кеше мин. Менә шулай итеп, һәркем өендә хәзер ИП. Ә хөкүмәт акча җыючы ролендә генә. Минем бер тәкъдимем бар. Хәзер үзара салым җыялар. Безнең авылда – 500 сум. Авылларда яңартыр әйбер калмады, бөтенесен яхшыртып бетерделәр инде. Шушы үзара салым акчасына авылда берәр электрик тотарга кирәк. Кайбер урамнарда карт-карчыклар гына яши, күп кешенең өендә ир-аты да юк бит. Шундыйларга файдалы булыр иде.

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

БЕЗГӘ ДӘ ҮЗГӘРТЕРГӘ КИРӘК!

Урыс халкы үзен «без дәүләт төзүче халык» диде, Конституциягә үк язып куйдылар. Алай булгач, нигә Татарстан Конституциясенә дә татарларны дәүләт төзүче халык, диннәре – ислам, дип язып куймаска? Бер 5-6 гына җөмлә өстәп яңартырга була бит. Безнең халык бөтенләй юкка чыгып бетмәсен өчен кирәк бу. Әгәр дә безнең Конституциядә шуны күрсәтсәләр, ул күпмедер ышаныч булыр иде.

Рәис КАМАЛИЕВ,

Әгерҗе районы

ЯСАТЫРГА ЯРЫЙМЫ?

Аллергияле кешеләргә коронавирустан вакцина ясатырга ярыймы икән?

Азат МӘХМҮТОВ,

Актаныш районы, Байсар авылы

Русиядә ясалган «Спутник V» вакцинасы инструкциясендә: «Аллергия реакциясе китереп чыгару ихтималлыгы бар», – дип язылган (күпчелек даруга шулай дип языла). Ләкин бу әле нәрсәгәдер аллергиясе булган кешегә вакцина ясатырга ярамый дигән сүз түгел. Аллергиянең төрләре бик күп, җиңел формада уза торганнары да бар. Сезнең аллергия белән коронавирустан вакцина ясатырга ярыймы, әллә тыелып торыргамы – поликлиникада әйтәчәкләр. Прививка ясатыр алдыннан кешене тикшерәләр. Үзегезгә дә табибны аллергиягез булу турында кисәтеп куярга кирәк. Прививка ясалгач, ярты сәгать табиблар күзәтүе астында буласың, аллергия реакциясе башланса, кичекмәстән чарасын күрү өчен шулай эшләнә бу. Гамалея исемендәге үзәк («Спутник V» вакцинасын шунда уйлап таптылар) башлыгы А.Гинцбург прививка ясатыр алдыннан аллергикларга С-реактивлы аксым һәм IgE иммуноглобулиннарына анализ тапшырырга киңәш итә, икесенең дә күрсәткече нормада булса, вакцинаның бер куркынычы да юк, ди. Шулай да башта үзегезнең табиб белән киңәшләшегез.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

Комментарии