- 06.04.2020
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2020, №13 (1 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Мин сугыш ятиме. Тик мондый сүзләр инде күп язылды, яңалык түгел. Кайберәүләр сугыштан кайткан кешеләрнең авылда бик күп гаделсезлекләр эшләгәнен яза. Андый кешеләр сугыш авырлыкларын күрде микән, ышанасы килми. Мин Пучы авылында үстем. Бик зур авыл ул. Вакытында бер авылда ике колхоз булды. Безнең авылның яртысында колхоз рәисе булып Шәймиев Шәрип абый эшләде (урыны җәннәттә булсын). Минтимер Шәймиевнең атасы. Шәрип абый чынлыкта чын кеше булды. Эшләгән кешеләрне хөрмәт итте, эш сөймәүчеләрне яратмады. 11-13 яшьлек балалар ул вакытта сабан сөрде, басу тырмалады, фермада маллар карады. Шәрип абыйның кешелеклелеген бер мисал белән язып үтәсем килә. Абыем 11-12 яшендә иртән иртүк басуга тырмага китеп, өйлә вакытында атын ял иттерергә дип туктый да, үзе дә арып йокыга китә. Шунда берәү аркасыннан сөеп: «Улым, тор инде, атың да ял иткән, үзең дә ял иткәнсең», – дип уята. Башка берәү булса, ник көндез йоклап ятасың дип сүгеп, сугып җибәргән булыр иде. Ә Шәрип абый алай итмәгән.
Шушы гәҗит аша Минтимер Шәймиевкә дә авылдашларым исеменнән рәхмәт әйтәсем килә. Ул безне газлы итте. Без Үзбәкстанда яшәп, монда кайттык. Кайткан кешеләрнең, безне кыерсыталар, көн күрсәтмиләр, дип язганы булгалады. Ник алай икән ул? Үзләр гаеплеме, авыл кешеләреме? Минем андыйны күргәнем булмады. Өч балам, ирем белән кайттык, эшкә урнаштык, бернинди проблема килеп чыкмады. Өй дә бирделәр. Яхшы яшәп киттек. Авыл халкы бик җылы каршылады. Күршеләр белән уртак тел табып, дус яшәп ятабыз. Авыл халкына рәхмәтем бик зур.
Гөлсинә СӘЛАХЕТДИНОВА,
Мөслим районы, Тат Бүләр авылы
Комментарии