Татарстан Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшинга

Хөрмәтле Фәрит Хәйрулла улы!

2014/2015 уку елында Чаллы шәһәренең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә татар телендә белем бирүне кайтару юнәлешендә эш башланды. Шул вакытта 1нче сыйныфка әзерлек курсларында 18 баладан торган бердәнбер төркем ана телендә укыган иде. Хәзер ул балалар 5нче «В» сыйныфында барлык фәннәрдән дә татар телендә белем ала. Минем улым да әлеге сыйныфта укый.

Мәгариф җитәкчеләренең: «Татарча белем бирә башласак, гимназиянең рейтингы төшәчәк, ата-аналар балаларын монда укырга бирмәячәк», – дигән сүзләре дөрес булып чыкмады. Хәзерге вакытта әзерлек курсларына өч 1нче сыйныф тупларлык бала йөри.

Узган ел август аенда 2нче гимназиягә яңа директор итеп моңа хәтле 4нче мәктәпне җитәкләгән А.Х. Гарифуллинны билгеләделәр. Уку елы башында без, берничә ата-ана, аның кабинетында укуга кагылышлы кайбер мәсьәләләр турында сөйләшү уздырдык. Әңгәмә вакытында директор миңа: «Мозгаңны эшләт азрак», – дип, берничә тапкыр ычкындырды. Шул вакытта күңелдә, үзеннән 20 яшькә олы кешегә шулай җикеренгән директор ничек итеп укучыларга юньле тәрбия бирә алсын, дигән уй туды. Директор вазыйфасын башкарудан тыш, А.Х. Гарифуллин гимназиядә тарих фәненнән белем бирә. 2019нчы елның декабрь аенда ул 5нче «В» сыйныфы укучыларына тарихтагы ниндидер тема турында сөйләгәндә, бер җенестәге кешеләрнең «гаилә» булып бергә яшәве турында мәгълүмат биргән икән. Балалар аны шул көнне үк әти-әниләренә җиткергән. Берсе үзен гимназиядән алырга килгән әтисенә, исе-акылы китеп, директор дәрестә «однополый брак» турында сөйләде, дип белдергән. Икенчесе өйгә кайткач, өстәл артында, ашап утырган җиреннән: «Абыйлар – абыйлар белән, апалар апалар белән яшәгән икән…» – дип сөйләп киткән. «Бу турыда кайда ишеттең?» – дип сорагач, тарих дәресендә укытучы сөйләгәнен әйткән.

11 яшьлек балаларга бер үк җенесле кешеләрнең «өйләнешүе» турында мәгълүмат бирү – бернинди кысаларга сыймый. А.Х. Гарифуллин әлеге гамәле өчен эшеннән алынырга тиеш дип саныйм.

Тәлгать ӘХМӘДИШИН,

Чаллы шәһәре

Изображение удалено.

Комментарии