Татарча китаплар нигә аз?

Мәхәлләбездә яңа кибете ачылды. укырга яратканга, мин дә бу кибеткә юл тоттым. Уку буенча кирәкле урысча һәм инглиз телендәге китапларны таптым. Шуннан телендәге китаплар куелган киштәне эзләргә тотындым. Баксаң, алар әллә кайда түгел, аяк астында гына икән. Аскы яктан гына: «Без монда…» дип берничә китап «оялып кына» миңа карап тора. Шундый зур кибеттә, нигә соң телендәге китаплар санаулы гына? телен саклап калыр өчен бу гына бик аз! Хәтта китапханәләрдә дә күбесенчә китаплар урыс телендә! Хәтта өйдәге кечкенә генә китапханәмдә дә китаплары бу кибеттәгегә караганда күпкә күбрәк. Алар арасында күбесе – бүләк ителгән китаплар. Кайсы гына редакциягә барсам да, нинди генә конкурста катнашсам да автографлы татарча китаплар алып кайтам. Китап кибетләрендә, китапханәләрдә телендәге китапларны арттырсыннар иде, шәһәр җирендә яшәүче балалары өчен бу бик кирәк дип саныйм. Минем белән килешмәүчеләр дә табылыр. Хәзер компьютер заманы, мәгълүмат интернет аша гына укыла дип әйтүчеләргә, җавабым болайрак булыр: интернеттагы китап – уенчык китап кына, ә чын китапны үз кулыңа тотып уку – үзе бер бәхет! Кулына китап алып укымаган кешегә аңлатып булмас инде…

Эльвира ГАЙНАТУЛЛИНА.

Алабуга шәһәре.

Комментарии