Студентлар да эшли!

Уку дәверендә бер мәртәбә булса да эзләп карамаган юктыр ул, минемчә. Туган нигездән китеп иреккә чыккач, буш вакыт туганда яки кесә ягы таманрак булган чакта, бераз эшләп алу теләге уяна. Ә эшне кайдан табарга? Әлбәттә инде дуслардан, таныш-белешләрдән сорашасың, киңәш-табыш эзләп интернетка кереп китәсең… Шәхсән мин эшне интернеттан таптым.

Социаль төркемдә СТО (Студенческий Трудовой Отряд) оешмасына тап булгач, кызыксынып күрсәтелгән адрес буенча офиска юнәлдем. Килү белән үк оешма уставы белән таныштырдылар, футболка һәм бейджик биргәч, икенче көнне эшкә чыгарга тиешлегемне әйттеләр. Эш урынын югалтмас өчен атнага өч смена эшләргә кирәк икән…

«БӘХЕТЛЕ»ЛЕЛӘР БӘХЕТЛЕМЕ?!

Беренче эш көннәремне «Бәхетле» гипермаркетында эшләргә туры килде. Тәүге сменада кибеткә керүчеләрнең сумкаларын пакет белән тышлап, махсус җайланма белән ябыштырып тордым. Бер карасаң җиңел генә эш кебек, ләкин тора-бара бил сызлый, аяклар авырта, ялыктыра башлый. Аннан соң һәрбер клиентка ярарга кирәк. Бигрәк тә кич җиткәч. Кеше күбәя башлый, пакет ачып, тышлап өлгер генә! Күбесе эштән кайта, шуңа да кәефләре булмаган абый-апаларга ярарга тырышып, берничә «затлы» сүз дә ишетергә мөмкинсең. Сабыр гына көн азагы җиткәнне көтеп, бар көчеңне биреп елмаеп куясың…

Миңа шулай ук «Бәхетле»нең ашханәсендә дә эшләргә туры килде. Күпләр яраткан өчпочмаклар, кыстыбыйлар һәм тагын бик күп төрле ашамлыклар монда пешерелә. Ашханәдә эшләү күпкә авыррак булып чыкты. Бар савыт-сабаларны юып бетергәч, идәннәрне юарга кала. Ләкин коллектив бик әйбәт, ярдәм итәләр.

Кайсы кибеттә генә эшләсәң дә һәрберсендә бер танылган клиент була. «Бәхетле»дә ул – 70 яшьлек әби. Көн саен диярлек килеп аракы, сыра алып китә. Юк, аны шундый мөшкел хәлгә калган диеп уйламагыз. Улына һәркөнне хәмер ташый ул. Әби гел сумкасын миңа калдырып, акрын гына атлый-атлый кибеткә юнәлә. Аннан, миннән оялыпмы, пакеттан калкып чыккан шешә башларын яшерә-яшерә сумкасын алып чыгып китә. Әбине чын күңелдән кызганып, әнисен шундый хәлгә калдырганы өчен улын тиргәп тә ала хезмәттәшләрем. Ләкин әби сер бирми торган булып чыкты. Һәркөнне хәмер алырга сәбәп таба. «Кунаклар кайткан иде бит әле…», «Яңа гына хастаханәдән чыктым, табибка рәхмәт әйтергә барышым…» һ.б.

«Бәхетле»дә эшләү авыр булса да, миңа ошады.

«ПЯТЕРОЧКА»ГА «БИШ»ЛЕ

«Бәхетле»дән соң миңа «Пятерочка» кибетләрендә дә эшләргә туры килде. Моңарчы эшләгән кибеттән аермалы буларак, монда бәяләр очсызрак. Шуңа да халык күп керә, залны гел күзәтеп торырга кирәк. Кичкә таба касса буенда су буе чират җыела, ризасызлыкларын йөзләренә чыгарып, карап тик торалар. Аннан шуны да әйтим: кайбер клиентлар «без бит эштән кайтабыз» дип «Америка ача». Ә бит кассирларның да эше бик авыр, алар да көне буе эшли дип уйламыйлар, күрәсең.

Кичкә таба бөтенләй икенче атмосфера формалаша. Бу мохит товарның составын җентекләп укый торган әби-чәбиләрне, гел акцияләр хакында сорап-торучы апа-абыйларны кибеттән «куып» чыгарып, бер шешә хәмергә барысын да эшләргә әзер булган апа-абыйларны урамнан безнең янга «өстери». Сакчыларның нервыларын сынап тик йөриләр, тик күп вакыт акчалары булмыйча, берни дә алмыйча чыгып китәләр. Кичке якларда андыйларны кибеткә кертмәскә дә тырышалар.

Кибеттә эшләгәндә, «Пятерочка»ның «йөзе» итеп мин ике кешене таныдым. Беренчесе – күрше йортта гына яшәүче Валентина әби. Ул урысча да, татарча да әйбәт сукалый, төрле цензурасыз такмаклар белән иртә-кич «сөендереп» тора. Әбидән һәрвакыт хәмер исе аңкый, күп очракта акчасы булмый. Бик юмарт көннәре булса, хуҗа «кибетебезнең талисманы» дип аңа бушка да товар биреп чыгара. Әби һәр көнне кибеткә керә, бер шешә аракы алмыйча чыкмый. Берсендә касса янында кич буе такмаклар җырлап торды, аптырагач, берсе акча биреп чыгып китте. Әби шул акчага үзенең көнлек хыялын тормышка ашырды. Кибет тынып калды…

Икенче йөз – Родион исемле ятим малай. Ул әбисе белән генә яши, көн дә кибеткә азык-төлек алырга килә. Берсендә киштәгә яңа килгән ипиләрне тезә идем, җиңемнән берәү тарта. Карасам Родион басып тора.

– Ә сез беләсезме, анда сөт аккан, – ди ул.

Барып карасам, пакеттагы сөт түгелгән. Җыештыручы апа Родионны якалап сүгәргә дә кереште. «Кәрҗин алып йөрергә кирәк», янәсе. Малай аптырап тормыйча ападан «ычкынып», җай гына касса янына барып басты. Тормыш төрле яктан сынаган кешеләр сер бирми торган була дип уйлап куйдым. Родион белән бик тиз дуслашып киттек. Һәр көнне ул кибеткә килгәч, тиешле азык-төлекне алабыз да кассага юнәләбез. Родионга нык ияләшкәнгә күрә, кибеттән аерылырга авыр булды…

«Пятерочка»да азык-төлек сыйфаты яхшы тикшерелә. Һәр көн саен срогы чыккан сөт продуктлары киштәләрдән алына, бозылган продуктларны һәрдаим чистартып торалар. Мин эшләгән чакта, беркемнең дә товарның сыйфатыннан килеп зарланганы булмады. Шуңа күрә «Пятерочка» кибетләр челтәренә «биш»ле куеп булыр иде.

КАССИР БУЛАСЫҢ КИЛСӘ… ТӘМӘКЕ ТАРТЫРГА ӨЙРӘН!

Кайсы кибеттә генә эшләсәм дә, шуңа игътибар бирдем: бөтен кассирлар тәмәке тарта. Аз гына вакыт булдымы, берәм-берәм ишек төбенә юнәлеп, төтенгә уралалар. Бәлки, тартмаган кассирлар да бардыр, килешәм. Ләкин мин эшләгән кибетләрдә барысы да тәмәке тарта иде.

Ни өчен шулай булуы белән дә кызыксындым. Күбесе моны артык нервылануга сылтый. «Коллективта бар кассирлар да тарткач, үзең дә сизмәстән кушылып китәсең», – диючеләр дә бар. Һәр касса өстендә тәмәке тутырган зур кап тора. Күпләр күз алдында торган «байлыкка» каршы тора алмый күрәсең, тарта башлыйлар.

Ә бәлки, кассирларны гаепләп тә булмыйдыр. Читтән карап торганда да һәр клиентка ярар өчен ай-хай күпме нервы кирәк… Кибеткә көненә мең төрле кеше керсә, һәрберсенең үзгә характеры. Һәрберсенә ярарга…

Эш дип әйтү җиңел, ләкин чынлап торып эшли башлагач кына аның ни дәрәҗәдә авыр икәнен аңлыйсың. «Эшнең җиңеле дә, авыры да юк, яратканы һәм яратмаганы бар», – дигән берәүләр. Килешәм.

P.S. Эш барышында төрле катлау кешеләрен күрергә туры килде. Кайбер танышлар кибеттә очрашкач күрмәмешкә салышты. Ләкин мин үкенмим, эшләп мин бик зур тәҗрибә тупладым. Акча кирәк дип ялгыш юлга басмадым. Ә бит күпләр җиңел юл эзли. Тик йөрсен аннан соң ата-ана, кызыбыз укый да, эшли дә бит әле, диеп…

Алсу НУРГАТИНА,

КФУ студенты.

Комментарии