- 06.03.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №9 (7 март)
- Рубрика: Тормыш сулышы
…Сүзем үзем турында булмаса да, кыскача гына әйтеп үтү зыян итмәс дип уйлыйм. Үземне белә башлаганнан бирле авыр физик хезмәттән баш тартмадым. Колхозыбызның чөгендер басуында, дуңгызчылыкта, тегермәндә дә эшләдем һәм бүген дә хезмәтемне шунда дәвам итәм. Хатын-кыз өчен бу эш җиңелләрдән саналмый. Айның 30-31 көнендә алсыз-ялсыз тир түгеп, тузан йотып, кышын үзәкләргә үтәрлек зәмһәрир суыкларда 70 килолы капчыкларны күтәрү-төшерү уен түгел. Һәркөнне ничәшәр тонна иген тарттыру, капчыкларга тутырып урнаштыру, кул хезмәте белән ташу, кайбер ир-егетләрнең дә гайрәтен чигерә, нәтиҗәдә алар моңа кул селтәргә мәҗбүр була.
Эш хакы вакытында түләнсә бер хәер! Мисалга ерак барасы түгел. Узган елның ноябрь ае өчен 1 мең 950 сум акча һәм 1 капчык шикәр комы бирелде. Шуңа ничек яшәргә? Утка-газга кайдан алып түләргә? Салкын шартларда эшләсәк тә, елга бер мәртәбә дә итек, халат, өс киеме, 15 сумлык бишбармак та бирелгәне юк. Ул гынамы!? Эш урыныбызда бер лампочка да юк. Яңгыр булса, тегермәннең тишек түбәсеннән өстебезгә яңгыр коя. Кыш көне кар бөртекләре битебезне «иркәли». Шундый шартларда хезмәт итәбез. Бүгенге матавыклы, кризислы заманда шул акчадан аша-эч, киен, утка-газга да түлә, йорт-җиреңне дә кара, балаңа да ярдәм ит.
Берьялгызым ир бала тәрбияләп үстердем. 2010 елның октябрь аенда балама эш, торыр урын сорап, «Татарстан» күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәнил Ибраһимовка мөрәҗәгать иттек. Улымның инде үз гаиләсе һәм яшь баласы булуга карамастан, аңа эш тә, торыр урын да бирмәделәр. Шулай ук, ярдәм сорап, авылыбызның җирле үзидарә депутаты Мәүлет Сәитовка да берничә мәртәбә барырга туры килде. Әмма аларның төп бурычы үзен шушы җаваплы урынга сайлап куйган халкына ярдәм итү түгел, ахры.
Күмәк хуҗалык икътисадчысы Фәрит Әбделвәлиев та балык кебек эндәшмәс булды. Яшь балалы гаиләгә ярдәм кулы сузу аларның башына да кереп карамады. Ярдәм итәргә уйласалар, мөмкинлек тә юк түгел – авылыбызда хуҗалык карамагында булган ике йорт та бар иде бит. Тәрәзәсе ватык, ярым җимерек, эчендә җил уйнап, миче ишелү алдында торган өй дә жәл булды ятим үскән балама.
Шабашникларны хуҗалар ипи-тоз белән диярлек кочак җәеп каршы ала. Үзләре эзләп алып кайткан шабашникларга ашы да, эше дә бар. Бөтен уңайлыклары, газ плитәсе, уты, электры булган йортка да урнаштыралар. Гомер-гомергә шушы төбәктә яшәп, бил бөккән әти-әни, әби-бабабыз гореф-гадәтләрен, нәсел-ыруын дәвам итүче бала-оныкларына эш, торак урыны булмау оят, хурлыклы кара тап дип саныйм. Боларның барысы да җитәкчелекнең яшьләргә, аларның гаилә проблемаларына төкереп карауларыннан килә.
Соңгы арада хуҗалык йортлары белән кызыклы хәлләр була башлады. Колхозга һич катнашы булмаган бер пенсионер ханым Ульян шәһәреннән кайтып шунда урнашты. Җәй буе рәхәтләнеп яшәде, ә хәзер йорт йозакта. Икенче йортны исә, Апас ягыннан килгән, җиңел тормыш белән типтереп яшәүче, алты балалы «күке» Ф.га бирделәр. Ул, мәчет кебек нык йортны сүткәләп, адәм карамаслык пычракка батырып, фәхешханәгә әйләндерде дә, кире Апас ягына китеп барды.
Ниһаять, минем балама да 31 декабрьдә эш бирделәр. 2012 елның гыйнварында ук, чатнама суыкта, мәсхәрә итеп, фәхешханәгә әйләндерелгән йортны да тәкъдим иттеләр. Шул ук көнне килгән керәшен ир-атын, уты, җылылыгы булган йортка урнаштырдылар.
Күмәк хуҗалык җитәкчеләренең үз вазифаларына салкын, җавапсыз каравы аркасында, улымның гаиләсе балага тиешле пособиене дә ала алмады. Оныгыма декабрьдә 2 яшь тулды. Төпле эш урыны булмагач, сабыйга 1 елдан бирле пособие түләмәделәр. Колхоз эш бирмәгәнгә сабый бала гаепле түгелдер бит?! Җирле үзидарәгә ике мәртәбә мөрәҗәгать итсәк тә, Маштыева Эльмираның җавабы бер булды: «Ир кеше табарга тиеш!» Шулай, бәлки, без сансыз гаиләдер…
2011 елның 20 сентябрендә колхоз бөтен эшчеләргә он өләште. Югыйсә, мин дә ике капчык он яздырган идем. Нигәдер колхоз җитәкчеләре миңа ике капчык түгел, 2 кг да он бирмәде. Яңа елга исә бөтен эшчеләргә акчалата премия, тортлар, төрле тәм-том, шампан шәраблары бирелде. Нигәдер безнең тегермәнчеләр анда да читтә калды. Он тузаны йотып, бер көн ял итмичә эшләсәм дә, миңа бер тиен дә премия булмады.
Җаваплы урынны биләүчеләр хезмәт хакын да вакытында кесә тутырып ала, ике-өч урында хан сарае кебек әллә ничә катлы йорт-җире дә бар, төрле маркадагы машиналары ыжгырып тора.
Электр белән газына
Түләр идем, акча юк!
Әмма безнең түрәләрнең
Өсте бөтен – тамак тук!
Фирдәвес ГАЛИӘКБӘРОВА.
Тәтеш районы, Кече Тархан авылы.
Олы Тархан авылы җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Наил Маштыев белән әлеге мәсьәлә буенча элемтәгә кердек. Ул хатта язылганнарга ачыклык кертте:
– Фирдәвес ханым безгә бу мәсьәлә буенча кереп, төпләп мөрәҗәгать итмәде. Күптән түгел аның әнисе вафат булгач, җирләргә барган идем. Шунда гына Фирдәвеснең улының өйләнгәнлеген һәм фатир белән проблемалар булуын белдем.
Аның улы 5 чакрым ераклыктагы күрше авылдан өйләнеп кайтты. Дөресрәге, без аны өйләнгән дип тә белми идек. Берәр җилбәзәк кыз белән йөргәндер дә, шул авылда яшәп калгандыр, балалары тугандыр дип уйладык. Колхозга кайтканын да белмәдек.
– Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү программасы буенча, аларны чиратка бастырып булмыймы соң?
– Була, ләкин бу программа хәзер элеккеге кебек яхшы эшләми шул. Шушы программа нигезендә безнең авыл җирлегендә генә дә моннан берничә ел элек 15 йорт тапшырдык. Узган елны исә нибары бер гаиләгә генә фатирлы булу бәхете тиде. Финанслау юк дип әйтсәм генә инде… Шушы программа нигезендә тораклы булырга теләүче яшь гаиләләр бар, тик мөмкинлек юк. Тора-бара, бәлки, булып та куяр. Социаль программаларның үтәлеше авыл җирлегеннән генә тормый бит. Ветераннарга фатир бирү программасы кузгалгач, безнең авыл җирлегенә караган 2 авылдан гына да 56 кеше фатирлы булды. Хәзер менә әфганчыларның да торак шартларын яхшырту өчен материаллар җыябыз.
– Фирдәвес апаның улының гаиләсе хәзер кайда яши?
– Колхозга кайткач, аңа бер йорт бирелде бугай. Әйе, ул йорт бик үк төзек хәлдә түгел, анда кыш көне барып урнашып булмый. Хәзергә ул бабасы янында яши, ә хатыны баласы белән үз авылында көн итә дип беләм.
– Депутат Мәүлит Сәетовка да мөрәҗәгать итүе турында яза Фирдәвес апа…
– И сеңлем, авыл җирлеге депутаты бу очракта нишли ала соң? Кайдан алсын ул аңа фатир?
«Татарстан» күмәк хуҗалык җитәкчесе Фәнил Ибраһимовны табу җиңел булмады. Күмәк хуҗалык идарәсенә шалтыраткач, аны, ялга китте, диделәр. Җавап итеп, өендәге телефон номерын сорадым. Элемтәнең теге ягындагы хатын, бик озак икеләнгәннән соң, бер номер әйтте… Соңыннан ачыкланганча, ул бөтенләй чит кешенеке булып чыкты. Тагын берничә йортка шалтыратып, күмәк хуҗалык рәисен эзләтергә туры килде. Атнага якын телефон төбендә утыра торгач, ниһаять, зур «батырлык» эшләнде – аның телефон номеры ачыкланды.
Фәнил Ибраһимовка хат эчтәлеген җиткергәннән соң, сорауларымны тезәргә тотындым.
– Тегермәндә эшләүчеләр күпме хезмәт хакы алганын әйтә алмассыз микән? Бер капчык шикәр комы белән 2 мең сум тирәсе акча өчен бер көн ял итмичә эшләүләренә ышана алмыйм.
– Окладлары 5 мең сум. Әгәр хезмәт хакы шулай гына булган икән, ул, бәлки, эшкә чыкмагандыр?! Һәрхәлдә, бу мәсьәлә белән шәхсән үземә мөрәҗәгать иткәннәре булмады, шуңа күрә хәзер генә, бернинди документларсыз бу фактның дөреслеген раслый алмыйм. Аны нишләп минем үземнән сорамыйлар икән соң? Нигә аны газета аша соратырга?
– Сентябрь аенда колхоз бөтен кешегә он өләшкән. Шунда Фирдәвес ханым да үзенә ике капчык он яздырган булган, ләкин ни сәбәпледер аңа бу онны бирмәгәнсез икән. Бу ни өчен шулай килеп чыкты?
– Без колхозга арзанрак бәядән, ягъни 500 сумнан югары сортлы он кайтарткан идек. Теләүче кешеләр хезмәт хакы исәбеннән ала алды. Ул он әле дә тора, киләсе дә аласы.
– Яңа елга бар кешегә дә премия бирелгән, ә Фирдәвес ханым тагын читтә калган. Җитмәсә, бүләк тә бирмәгәнсез икән.
– Күмәк хуҗалыкта бер көн дә ял итми торган хезмәткәрләр бар. Менә шундый хезмәткәрләргә, 1-2 гыйнвар көнендә дә эшләүчеләргә, азмы-күпме күңелләре булсын дип, бүләк өләшкән идек. Бәлки, ул көннәрдә Фирдәвес ханым эшләмәгәндер, шуңа бүләксез калгандыр. Ә менә премиягә килгәндә, анысы бар кешегә дә бирелде.
– Фирдәвес апаның улы өйләнгәнен һәм аның баласы барлыгын беләсездер. Балага пособиенең 3-4 айга соңарып алынуында күмәк хуҗалыкның ни гаебе бар, шуны да аңлатсагыз иде.
– Бернинди гаебе дә юк! Хатыны да, үзе дә безнең колхозда эшләгән кешеләр түгел. Алар чит колхоздан күчеп килде. Фирдәвес ханымның малае бездә эшли башлаганга ике ай тулды микән әле?! Ул әлегә сынау срогын гына үтә, терлекчелектә эшли. Инде хәзердән үк аның турында тискәре бәяләмә бирүчеләр бар. Алга таба эшлиме ул бездә, юкмы – монысы билгеле түгел. Теге колхоздан да гаугалы булганга киткән, дигән сүзләр ишетелгән иде… Эшли башламас борын ничек итеп үз хокукларыңны даулап йөри башларга мөмкин?! Сез минем хәлгә кереп карагыз әле. Алар гыйнварда миннән йорт сорап килгәч, каршы килмәдем. Эшли башламас борын акча сорады – бирдем. Он да алды. Дуңгыз ите яратам, дигәч, дуңгызын да алды.
– Йорт дигәннән, ул бит яшәргә яраклы хәлдә түгел. Шул ук вакытта икенче бер эшчегә җылы йортны биргәнсез икән…
– Безнең колхоз исәбендә, килгән-киткән эшчеләр шунда торыр дип, сатып алынган ике йорт бар. Узган елны Самара ягыннанмы бер хатын күчеп кайтты. Шул йортларның берсе аның туган нигезе булып чыкты. Без аны бу хатынның туганнарыннан сатып алган идек, ул аның сатылуын белми калган. Ялварып сорагач, аны туган йортына кертми булдыра алмадым. Шул хатын урынына үзегезне куеп карагыз да аңларга тырышыгыз. Икенчесенә чыгышы белән шушы авылдан булган бер ир күчеп кайтты. Апас ягында өйләнгән. Алар эчкечеләр булып чыкты. Йортны таушалдырып бетереп киттеләр. Мич ягып җылытыла торган йорт ул. Узган елны да буш торгач, аңа ремонт кирәк, әлбәттә. Әле күптән түгел генә сез әйткән ирне күрдем, шунда да йорт турында авыз ачып бер сүз әйтмәде. Яхшылап сораган булса, төзүчеләр бригадасын да бирә идем. Ярдәм сораган кешегә булышабыз бит. Үзенә ни кирәген белмәүче кешеләрне аңламыйм. Җәйгә кадәр генә әнисе янында яшәп торса ни була?!
Бу хатка нәтиҗә ясап, Фәнил әфәндене тозлап-борычлап сүгәрмен дип шалтыраткан идем дә, ахыр чиктә уйга калдым әле. Кайсы колхозда үз хезмәткәрләренә йорт бирү йоласы әлегәчә яши икән? Булса да, алар бик сирәктер. Әзергә бәзер булып яши, китереп биргәнне көтеп утыра торган заман түгел хәзер. Һәркем булдыра алганча тормыш тарта. Колхозлар бушка йорт өләшсә, мин дә авылга гына кайтыр идем, бәлки.
Эльвира ФАТЫЙХОВА.
«Улыма фатир бирмиләр!» ,

Комментарии