- 05.12.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №48 (6 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
ГЕЛ БЕРТӨРЛЕ
27нче ноябрь көнне «Шаян ТВ» каналына 5 ел тулган икән. Шул уңайдан бик матур тапшыру булды. Олы кеше булсам да, сокланып карап утырдым. Бер мисал китерәм әле: «7 дней» тапшыруын «Яңа гасырда»н – атнага дүрт, ә «ТНВ-Планета»дан өч тапкыр күрсәтәләр. Шуның икесен генә булса да татарча күрсәтеп булмыймы икән, диясем килгән иде. Яшьләр бит аны барыбер карамый. Монысын да Мәскәү хәл итмидер бит инде! Болай да безнең каналлар гел бертөрле, һаман бер үк тамаша күрсәтәләр. Бер җырчының клибын да 15 тапкыр әйләндерәләр...
Мөҗаһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
БЕЗДӘ ГЕНӘ ШУНДЫЙ ХӘЛМЕ?
Миндә – шикәр авыруы. Гомерлек авыру инде бу. Әмма бушлай дарулар алырга дип, ай саен поликлиникадан өч табиб имзасы куелган белешмә сорыйлар. Авыру гомерлек булгач, аның белешмәсе нәрсәгә икән? Бу Русия буенча шулаймы?
89 яшьлек бабай,
Әтнә районы
Редакциядән. Закон нигезендә ташламалы рецептның гамәлдә булу вакыты – 1-2 ай. Сәламәтлек саклау министрлыгының аңлатмалары буенча, пациентның җитди шартлары булган очракта, ташламалы дарулар белән тәэмин ителү рецепты аңа озаккарак бирелергә мөмкин. Әйтик, өлкән яшьтәге кеше берничә айга башка төбәккә яшәргә китә икән, әлеге рецептны 3 айга рәсмиләштерергә була.
Нигә рецептның срогы бар соң? Медицина белгечләре сүзләренчә, авыру кеше даими рәвештә медицина күзәтүенә мохтаҗ. Рецепт артыннан поликлиникага бару формальлек кенә түгел, ә тикшеренү дә. Табиб авыруның хәлен, үсеш динамикасын бәяли ала, препаратның дозасын үзгәртә һ.б. Медицина күрсәтмәләре буенча препаратны алыштыру кирәк булырга мөмкин бит.
ХАК ЮЛДАН БАРЫРГА!
Арча һәм Әтнә районнары буенча хәрби комиссар Алмаз Борһанов эше турында укыгач, халәтем, яшьләр теле белән әйткәндә, «в шоке» иде. Армиядә Ватанны саклаганчы, башта үзеңне сакларга өйрәнергә кирәк бит әле. Алмаз Борһанов яшьләрне шуңа әзерләп җибәрү генә түгел, ата-ананы хәрби частьләр белән элемтәдә дә тота иде бит. 1991-1994нче елларда Солдат әниләре комитеты рәисе буларак, мин моны бик яхшы аңлыйм. Суд утырышларын көтеп алам һәм шул утырышларга йөрүче теләктәшләренә, хезмәттәшләренә рәхмәтләремне ирештерәсем килә. Ислам динендә мондый хәдис тә бар бит: «Дин кардәшенең намусын яклаган кешене Кыямәт көнендә Аллаһ җәһәннәм утыннан яклар». Аннары Рәдиф Гаташның «Ирләр булыйк» дигән шигырен еш кына үзгәртеп, «Ирләр булыгыз әле!» дим. Әлеге сүзләрне суд процессында катнашучы һәркемгә ирештерәсем килә.
Наилә ВИЛДАНОВА,
Чаллы шәһәре
***
Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан-туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.
Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды
Комментарии