- 05.12.2017
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2017, №49 (6 декабрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
«Безнең гәҗит»не даими алып баручы Клара апа булам мин. Чаллы шәһәрендә яшим. Газета хезмәткәрләренә үземнең үпкәләремне җиткерәсем килә. Баштагы елларда бу газета миңа бик ошый иде. Соңгы битен тутырып сериаллар, хикәяләр бирә идегез. Ә хәзер «Безнең гәҗит»нең дәвамы – «Серләр гәҗите», дип язып, ул сериалларны «Безнең гәҗит»тән алдыгыз. «Безнең гәҗит»кә дә, «Серләр гәҗите»нә дә, «Шифалы гәҗит»кә дә языла башласаң, без пенсионерларның акчасы җитмәячәк бит. Инде болай да бар нәрсә бик кыйммәтләнде. Даруларга гына да әллә ничаклы акча китә.
Аннан сез биргән программаны да лупа белән укырга кирәк. Аптырагач, урамдагы киосктан башкасын чыгып алам. Өч гәҗитегезнең дә соңгы битен сканворд белән тутырасыз. Олы яшьтәге кешеләргә ник кирәк ул? Тел, тел дип, дүрт-биш номер рәттән яздыгыз. Гел бер нәрсәне күпме язарга була инде?
Минем сезгә берничә киңәш бирәсем килә. Беренчедән, язучыларның хикәяләре, сериаллары, шигырьләре күбрәк булсын;
икенчедән, программаны эрерәк хәрефләр белән бирегез;
өченчедән, яңалыклар күренми башлады. Илфат Фәйзрахманов бик үтемле яза иде;
дүртенчедән, сканвордны һәр сан саен түгел, берничә санга берне генә бирсәгез яхшы булыр иде.
Клара ШАКИРОВА,
Чаллы шәһәре
Безнең өчен һәр укучыбызның фикере, хәтта тәнкыйте дә үтә мөһим. Клара апаның хатын да, укучыларыбыз белән бергәләп фикерләшик, дип газетабызга тәкъдим итәргә булдым. Дөрес, кайбер дәгъвалар аңлашып җитмәде. Әйтик, сериал битенең беркайчан да беткәне юк. Укучыларыбызның мавыктыргыч хикәя-повестьлары редакциябез папкасында үз чиратын көтеп тора. Безнең үрнәктә, башка газеталар да шундый хикәяләр бастыра бүген. Дөрес, гаилә хәлләре, ир-хатын мөнәсәбәтләре турында сөйләүче «Имәндә икән чикләвек» сәхифәсе сирәгәйде. Чөнки аңа хатлар азайды. Ә үз журналистларыбыз бу темага җәелеп китеп яза алмыйлар, гаилә мөнәсәбәтләре үзенчәлекле бит ул. Аның каравы аның урынына «Яралы язмышлар» сәхифәсе уңыш белән эшли башлады.
Газетабыз укучыларыннан көн саен дистәләп хат ала. Алар төрле темага. Анда гыйбрәтле язмышлар да, вәзгыятькә фикер-карашлар да. Аеруча туган телебез турында борчылып язучылар күп. Кызганычка каршы, укучыларыбызның хатлары «Безнең гәҗит»кә генә сыешмый. Шунлыктан «Серләр гәҗите» барлыкка килде. Анда «Безнең гәҗит»кә күләме белән туры килмәгән (һәр газетаның үз стандартлары бар) хикәя-повестьлар урын ала. «Шифалы гәҗит» сәламәтлек, йорт-көнкүреш темаларын киңрәк яктырта. «Безнең гәҗит»тә ничек кенә теләсәк тә, без аңа 1 биттән дә артык урын бирә алмыйбыз. Татарстанда меңнән артык исемдә газета нәшер ителә, шуларның өчесе безнеке. Барысына да язылып, укып бетереп булмый. Укучыларыбыз сайлап ала ала…
Без һаман эзләнүдә. Әйтик, газетабызда «Могҗизалы дөнья» сәхифәсе бар иде. Заманында популяр булып, аерым газетасын да булдырдык. Әмма ул акрынлап төшеп калды. Газетасының да кирәге калмады. «Безнең гәҗит»тә дә укучыларыбызның хатлары бу сәхифәгә килми башлады.
Ә телепрограмма мәсьәләсенә килгәндә, аны бөтенләй бирмәүне сораучылар бар. Шулай ук Сезнең кебек кирәксенүчеләр дә җитәрлек. Кыскартып карадык, дәгъвалар китте. Без аңа 2 бит урын бирәбез, дөресен әйткәндә, мин шәхсән, аңа урын әрәмсенәм. Чөнки бүген бар телеканаллар да тапшырулар челтәре белән эшли, һәр тапшыруның үз вакыты. Хәрефләрнең вак булуы укучыларыбызны кызыксындырган телеканалларның күп булуына бәйле. Ә инде сканвордларга килгәндә, монда да каршылыклы фикерләр. Кемдер иң элек шул сканвордны чишә.
Мин үзем дә аз язмыйм кебек…
Кыскасы, бүген 15 меңләп укучыбыз бар. Бер санны берничә кеше укый дип алсак, ничә фикер булачак?! Шул фикерләрне барлар өчен бүген газетабызда анкета урнаштырабыз. Шул фикерләр нигезендә, киләсе елда газетабызда үзгәрешләр ясарга ниятлибез. Бу үзенә күрә конкурс та булачак. Хатлар 31нче декабрьгә кадәр почтага, яки безнең электрон адреска җибәрелергә тиеш. Яңа ел каникулыннан соң нәтиҗә ясалачак. Конкурсның төп соравы – 2018нче елның беренче яртысына «Безнең гәҗит»нең тиражы күпме булачак. Иң төгәлрәк санны, һәм анкета сорауларына тулы, тәфсилле җаваплар язган 3 укучыбызны редакциядән истәлекле бүләкләр көтә. Әйдәгез, газетабызны бергәләп үзгәртик.
Берочтан искәртәбез, бары 10нчы декабрьгә кадәр генә газеталарыбызга ташламалы язылып калып була.
Татарстандагы «Безнең гәҗит»кә 2018нче елның беренче 6 аена язылу хакы шушы вакытта гына 571 сум 50 тиен булачак. Башка вакытта ул 648 сум, димәк 76 сум 50 тиен акчагызны янга калдыра аласыз. «Шифалы гәҗит», «Серләр гәҗите» газеталарына 6 айга язылу хакы 207 сум 60 тиен буласы. Башка вакытта 234 сум. Димәк бу газеталарга да шул ункөнлектә язылып, 26 сум 40 тиен отасыз.
Русиядә тарала торган «Безнең гәҗит»кә «Русия» сүзе дә өстәлә. Почтада аны үз төбәгегездәге «Подписные издания официальный каталог Почты России» китабыннан «Безнең гәҗит Россия» дип сорагыз. ИНДЕКСЫ П3320. ташламалы бәяләрне үз почтагыздан белешегез.
«Шифалы гәҗит» айга бер тапкыр 16 битле булып чыга. Анда ничек сәламәт булырга, авырганда нишләргә, халык медицинасы, дару үләннәре һәм башка шундый йорт-җир, яшәеш өчен кирәкле киңәшләр бирелә. «Шифалы гәҗит»нең язылу индексы П3321.
Укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьлар, аларның эч серләре, гыйбрәтле язмышлар турында сөйләүче сердәш булырлык басма – «Серләр гәҗите»нең индексы – П3322.
«Безнең гәҗит»нең ташламалы индексы П2559.
Айга бер тапкыр чыгучы газеталар «Безнең гәҗит»не алыштырмый, аның дәвамы буларак, махсуслашып, аерым темаларны гына яктырта.
Арзан чакны кулдан ычкындырмагыз!
Язылу буенча почталарда проблемалар туса, редакциянең 2390353 телефонына (Казандагы өй телефоннарыннан), яисә кесә телефоны 8-9270390353 номерына шалтыратыгыз.
Интернетта «Безнең гәҗит»нең интернет сәхифәсе http://beznen.ru аша да язылырга мөмкин.
АНКЕТА СОРАУЛАРЫ
- 2018нче елны 1 яртысына «Безнең гәҗит»нең Татарстанда һәм Русиядә гомуми тиражы күпме булачак? (Конкурс соравы)
- «Безнең гәҗит»тәге нинди сәхифәләр ошый? (санап китегез)
- «Безнең гәҗит»тәге нинди сәхифәләр ошамый? (санап китегез)
- Кайсы авторларның язмалары ошый? (исегездә калганнарны санагыз. Журналистлар гына түгел, укучыларыбыз арасыннан да әйтегез)
- Телепрогамма кирәкме?
- Сканворд кирәкме?
- «Шифалы гәҗит», «Серләр гәҗите»н укыганыгыз бармы? Нинди теләк-тәкъдимнәрегез бар?
- «Безнең гәҗит»не кайчаннан алдырасыз? Ничек таныштыгыз?
- «Безнең гәҗит»кә киләсе ел өчен язылдыгызмы? Язылмасагыз, ни өчен, кайсы газетага алыштырдыгыз?
- «Безнең гәҗит» бүген 16 битле, А3 форматында төсле булып чыга. Ярты елга бер тапкыр 24 битле булып ала. Бәлкем газетаны 32 битле, ләкин А4 форматында чыгарыргадыр. (Бүгенге газетаны урталай бөкләсәң, шул форманы ала).
- Киңәшләрегез, тәнкыйтегез: (ирекле рәвештә, тулырак итеп)
Җавап бирәсе килмәгән сорауларны үткәрергә мөмкин. Сорау саннарын гына куеп аерым биткә язсагыз, тагын да яхшырак. Тәфсилле җаваплар көтәбез. Җавапларны bezmem@mail.ru . 4200666 Казан-66 а/я 141. адресына юллагыз. Анкета-конкурс, дияргә онытмагыз.

Комментарии