«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

Спорт турындагы тапшырулар кемгә кирәк?

ТНВ планетадан хоккей белән футбол бирә башладылар. Татар телен үстерәбез, дип татарча эшли башладылармы. Без пенсионерларга ул спорт кирәкми бит. Күпме тапшырулар алына, күчерелә. Әйтик, «Таяну ноктасы», «Халкым минем» тапшыруларын төнгә күчерәләр. Ул вакытта шуны карап утырабызмы инде. Кем карый икән аларны?! Тел өчен сүз киткәч, шулай эшли башладылармы? Спорт бар кешегә дә кызык түгел бит. Аннан соң кабатлаулар бик күп. Артистлар белән очрашулар була торган иде. Хәзер, булса да төнлә була. Бу хакта уйласыннар иде ТНВда. «Мәйдан»да да кабатлаулар бик күп. Карап торган бердәнбер телеканалыбыз. Башкасы юк бездә.

Азат ХӨСНУЛЛИН

Чаллы шәһәре

Редакциядән: телевидениедән спорт тамашаларын караучы юк, дигән сүз белән килешмим. Һәр тапшыруның үз тамашачысы. Хәтта «Безнең гәҗит»тә дә спорт турында аз язуны тәнкыйтьләүче укучыларыбыз бар. «ТНВ-Планета» телеканалында спорт ярышларын татарча трансляцияләү миңа ошады, алып баручылар югары профессиональ дәрәҗәдә сөйли. Кызганыч, татарча аерым спорт каналы булса, бик яхшы булыр иде дә бит… Татар телендә эшләүче балалар телеканалы булмавы да үзен сиздерә. Ул чагында һәркем яраткан тапшыруларын карарга өлгерер иде.

ЯЛГАН АЛДЫНГЫЛАР

Хикмәткә юлыктым бит әле, дөресрәге күзәтүче булдым. 69нчы елда агрономия институтын тәмамлап, беркадәр агроном булып эшләгәч, хуҗалык рәисе булдым. Районда уңыш арттыру буенча «приписка» хикмәтләре бетте, дип йөри идем. Мин эшләгәндә дә кушалар иде, андый юлга бармый идем. Шул «приписка» белән алдынгылыкта йөриләр. Аннан котылырга уйлап йөриләр кебек иде. Менә Казаннан Авыл хуҗалыгы министрлыгы вәкиле килеп шундый ялган күрсәткечле берәүгә президент бүләген биреп китте. Аның мең ярымлап га җире чәчелмәгән – кылган үсә, әле урып суктырмаган җире дә 500ләп гектар калган. Уңышы да ташка үлчим генә. Бу дөресме инде…

РЕДАКЦИЯДӘН: без әлегә бу хәбәр иясен дә, районны да күрсәтмәскә булды. Якын арада тикшереп, язма тәкъдим итәчәкбез.

КАДЕРСЕЗ БУЛЫП КАЛДЫК

88 яшем тула «Нефтяной»да оператор булып эшләп пенсиягә чыктым. Бер эш тә калмады. Кирка белән җир казыдык. Авылда 7 бала ач калдык. Әти бронь бирсәләр дә, үзе теләп китте сугышка. Абыйны басудан алып киттеләр. 17 яше тулмаган иде әле. Апаем син олы булып әни янында каласың, сиңа бик авыр булыр, дип китте. Китте дә югалды. Абыебызның кайда икәнен белмибез. Башы яраланып дәвалангач, кабат сугышка керде. Шуннан 3 хат язган, бәхилләшкән. Әнием аның үлгәненә ышанмады: улым исәндер дип көтеп үлде. Әти кайтып берничә җирдә эшләде. 1984нче елда 20 сум пенсия белән, ветераннарга күрсәтелгән кадер хөрмәтне күрергә өлгерми китеп барды. Менә шулай яшәп тә, хәзер дә берни юк.

2013нче елда хакимият башлыгына бардым. 1нче катта яшибез. Аска су тула. Аякларым өши. Тәрәзәне алыштырырга ярдәм иттеләр, рәхмәт аның өчен. Ремонт ясатасым килә. Кая гына бармадым акча юк, диләр. Тәрәзә төбенә машина куялар. Тавышына йоклый да алмыйбыз.

«Безнең гәҗит»не көтеп алып укып чыкмый йокламыйм. Борчылып яшим. Татарлар буенча ник шундый хәлгә калдык. «7 дней» тапшыруы татарча да булсын иде ул. Паспортларны гына карыйк. Анда ничә тәре?! Алыштырганда ук күздә тотканнар инде, телсез динсез калдырырга. Үзебез йомшак без. Безнең подьезда бер марҗа яши. Чыга да «Здраствуйте» ди, әбиләр «здрастуй» дип торалар. Мин ул әбигә, гомер буе татарлар белән яшисең, «Исәнмесез»не генә әйтә аласың бит инде, дим. Татарларны хөрмәт итмисең, дим. «Не привыкла» дигән була. Гомерең буе татарлар янында яшә дә, не привык булсын. Татарча мәҗбүри сөйләшергә кирәк. Ник үзебезне таптатабыз.

Кичә республикаларны кушмакчы булалар, дип сөйләделәр. Аңа төн буе йокламадым. Нигә Казан гына булып кала алмыйбызмыни?!

Мәдинә СИЛИВАНОВА

Азнакай шәһәре

Мәдинә апа белән мин таныш. Азнакайга укучылар белән очрашырга баргач, яныма килде ул. Иңенә ак шәл ябынган бу әбидә мин әнием чалымнарын күргән идем. Әле дә күз алдымда тора. Рәхмәт җылы сүзләрегезгә. Бүгенге вәзгыятькә җан атуыгыз өчен дә рәхмәт. Гаделсезлекләр күп шул хәзер.

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13 сәгатькә кадәр аралашабыз. ИГЪТИБАР! «Летай» компаниясенә карган яңа телефоныбызның начар эшләвенә зарланулар күп булу сәбәпле, редакция тагын яңа телефон булдырды. Казандагы өй телефоннарыннан (шулай ук кесәнекеннән дә) 2390353, кесә телефоныннан 89270390353 телефонына («мегафон» операторы) шалтыратыгыз. Шулай ук әлегә элеккеге номерлар да гамәлдә: 8 (843)711-22-30 номерына (Казаннан шалтыратучыларга бушлай) яки 8-902-711-22-30 номерлы кесә телефонына шалтыратырга кирәк. Сорауларыгыз, кызыклы тәкъдимнәрегез һәм темаларыгыз булса, безнең белән элемтәгә керегез.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии