«НИГӘ ЯЛА ЯГАСЫЗ?» (№18, 11 май, 2012 ел) язмасына кайтавазлар

Ут төртәбез, дип куркыталар

Илфат энем, безнең авылдагы мәхшәр тагын кайда бар икән? Ике көннең берендә төнлә капкага «листовка» кыстырып китәләр. Менә миңа, 80 яшьне узган карчыкка, җир нигә кирәк? Өч кеше җире белән мин нәрсә эшлим? Аның белән бәрәңге дә утырта алмыйм. Ни җитми аларга? Алар 11-12 кеше. Берсе дә тир түгеп эшләгән кешеләр түгел. Җәүдәт кебек җитәкче бөтен Татарстанда юктыр ул. Ул безнең «»га килгәндә 20 яшендә генә булгандыр. 40 ел гомере безнең авылда үтте. Вакытында акчасын, игенен, печәнен бирә. Тагын ни җитми исерекләргә? Хәтта 10 көн язгы чәчүгә дә ник берсе чыксын. Эшлиләрме, юкмы – аларга 25-30 мең айлык хезмәт хакы кирәк. Ә тирә-як авылларда колхоз байлар кулында. Сентябрь аена да акча күргәннәре юк әле. Ничек яшәргә ул халыкка? Ә бездә уразада авыз ачтыралар, Корбан бәйрәме уздыралар. Кайсы авылның күргәне бар аны? Без, олылар, мәчет картлары, намаз саен Җәүдәтнең коткыларга бирешми эшләвен Ходайдан сорыйбыз. Әнә Шамил Гомәров прораб булып эшләгәндә 4 ызба салды. Ул да үзен лаеклы кеше дип саный микән? Ә Җәүдәтебез булырга аңа яңадан туарга кирәк әле.

Без Җәүдәткә озын гомер, сәламәтлек телибез. Безне шатландырып озак эшләсен. Хатыбызны газетада бастырсагыз, без сезгә бик рәхмәтле булыр идек. «Әгәр Җәүдәтне яклаучы булса, бер шырпы җитә», дигән алар. Безгә нишләргә? Кемгә мөрәҗәгать итәргә? Без, гади халык, кемгә кирәк соң?!

Исемем редакция өчен генә, чөнки монда яшисем дә бар әле.

Баш өстендә козгыннар оча

Элекке елларда Кильдураз авылына Чуашстаннан килеп эшләделәр. халкы эшләргә теләмичә, колхоз бик артта калган иде.

Җитәкче итеп Җәүдәтне билгеләгәч, колхоз көннән-көн алга китте. Ул бар көчен куеп эшкә кереште. Кильдураз халкы да авылда эшли башлады, хезмәт хаклары артты, яшәү шартлары яхшырды.

Заманнар үзгәргәч, колхозны банкротка чыгарып (башка колхозлар кебек), малын үзләштереп китәргә намусы кушмагандыр. Буа районындагы «Татарстан» колхозын, алдынгы рәтләрдә алып баручы Нургали абый Сабирҗанов киткәч үк банкрот ясадылар. Бу колхоз җире турында: «Бер таяк кадасаң, агач үсә», – дип сөйлиләр иде. Авыр заманнарда Ленин ордены белән бүләкләнгән, миллионер колхоз иде. Җитәкчесе шундый булгач, бик тиз юкка чыкты. Ә Җәүдәт кыенлыкларга бирешмәде, эшләде дә эшләде.

Менә шундый колхозны, совет заманыннан калып сакланганы өчен, музей итеп тотар идем, хәлемнән килсә. Җитәкче сәләтле булгач, яхшы оештыргач, совет заманында да, капитализм чорында да яшәтеп була икән. Тирә-яктан килеп карап, күреп сокланып йөрсеннәр иде.

Ә кемнәрнедер аның байлыгы кызыктыра. Куркытып булса да үзләренә алмакчылар. Бер уйласаң, көлке. Икенче уйласаң, мәгънәсе тирәндә ята. Төрле хатлар язып, Җәүдәтнең нервысын ашыйлар, эшләргә комачаулыйлар. Югарыдагылар шуларга нокта куя алмый, кызганыч. Бу вак мәсьәлә түгел. Козгыннар оясын туздырырга кирәк, минемчә. Җәүдәт китсә, колхоз бүленсә, Кильдураз пенсионерларына1 кгда икмәк бирүче булмый бит.

Тирә-яктагы авылларда яшәүче халыктан ишетеп беләсездер инде: алар пай җирләре өчен үзләре акча түлиләр.

Нурания әбекәй! Биш балаң була торып, үзеңнән бөтен Татарстан халкын көлдерәсең. Сез бит сәгать өчтә торып «Коммуна» колхозында, фермада эшләп пенсиягә чыккан Кильдураз кешесе түгел. Кильдураз кибетендә аракы гына сатып пенсиягә чыккан кеше. Шунда сыендырганнарына рәхмәт әйтеп, намаз укып утырасы урынга, кирәкмәгән җирдән гаеп эзләп хатлар яздырасыз. Оят түгелме?

Кильдураз тирәсендә нинди генә тирәнлектә су казысаң да, суны мактарлык түгел. Шуңа күрә Җәүдәт, ерак булуга карамастан, әбиләр тәмле чәй эчсен, гомерләре озынайсын дип, чишмә суы керткән. Бусына да Аллаһның рәхмәте яусын, тынычлап эшлә генә дияргә дә бит…

Урамдагы суны үзең барып ала алмасаң, кеше ялла, пенсияне шуның өчен бирәләр. Балалары карамагач, кеше яллыйлар, картлар йортына илтәләр…

Өй янындагы агачны әллә Җәүдәт белән Мансурдан кистермәкче буласыңмы? Балаларың бар өстеннән. Сез ятим карчык түгел бит.

Шәһәр җирендә чишмә яки «Вамин» суын сатып алып эчәләр. Чишмә суы күп булмый ул. Булганына шөкер итеп, рәхмәт әйтеп эчегез.

Җәүдәт! Гомер буе горур булдың, бирешмә!

Сиңа нык сәламәтлек, нервылар тынычлыгы, озын гомер телим.

Равия апаң.

Казан шәһәре.

Комментарии