Актаныш депутатын суд гадел хөкем иткәнме?..

Актаныш районының экс-депутаты, Актаныш авылы Башкарма комитеты җитәкчесе Риназ Шәрипов кылган җинаять эше судта тикшерелүе турында язган идек инде. Исегезгә төшерәбез: агымдагы елның 17нче июнендә экс-депутат көпә-көндез 24 яшьлек егетне – Раил Харисовны аңын югалтырлык хәлгә килгәнче кыйнаган иде. Ул турыда «Безнең гәҗит»нең 24нче санында (23нче июнь, 2021нче ел) язылды.

Мәгълүм булганча, 15нче октябрьдә Актаныш районы җәмәгать судының икенче утырышы гаепләнүчегә карата «4 айга ирегеннән чикләү җәзасын бирергә» дигән карар чыгарды. Ирегеннән чикләү дигән төшенчәнең асылына өч таләп кертелгән: гаепләнүче Актаныш муниципаль райны территориясеннән читкә чыгарга тиеш түгел; җәза үтәлешен күзәтчелек итүче дәүләт органы рөхсәтеннән башка яшәү урынын үзгәртмәскә; Һәм, өченчесе, җәза үтәлешен күзәтчелек итүче дәүләт органына айга ике тапкыр килеп, теркәлү узарага.

Зыян күргән як, Актаныш районы җәмәгать судының әлеге карары белән килешмичә, Актаныш район судына шикаять бирде.

Вәхшиләрчә кеше кыйнауда гаепләнүче фигурантның экс-депутат, вазыйфаи зат булуын исәпкә алып, әлеге хәл буенча вакыйгалар агышына газета укучыларыбыз, киң җәмәгатьчелек тарафыннан да зур игътибар булуын искәрткән идек инде. Актаныш районы җәмәгать суды карарына нигезләнеп, хәлгә шул рәвешле нокта куелу гаделме? Гаепләнүче экс-депутатка лаеклы җәза бирелгәнме? Әлеге уңайдан укучыларыбыз фикерләрен тәкъдим итәбез:

АКТАНЫШТА ГАДЕЛЛЕК ЮК!

«Безнең гәҗит»нең 41нче санында (20нче октябрь, 2021нче ел) басылган «Актаныш депутатына карата суд дәвам итә» дигән мәкаләгә карата фикеремне белдерәсем килә. Кешене шул чаклы каты кыйнап ташлаган депутатка карата суд гадел җәза бирмәгән. Кая инде ул 4 айга гына иреген чикләү гадел булсын? Актанышта бернинди гаделлек юк ул.

Дәбирә РӘХИМОВА,

Актаныш районы

ГАДЕЛ ХӨКЕМ КИРӘК!

Актаныш депутатына 4 ай иреген чикләү җәзасын бирүне гадел түгел, дип саныйм. Яшь егетне яңак сөякләре сынганчы, аңын җуярлык хәлгә төшергәнче типкәләгән бит. Шул явызлыгы өчен 4 айга иреген чикләү – депутат өчен берни түгел ул. Аны дүр елга утыртып куйсалар да, аз әле. Минем фикерем шундый. Гыйбрәт өчен элек безнең авылда булган бер хәлне бәян итәм. Ике егет бер иптәшне кыйнаган булганнар. Кыйналган егетнең бер җире кырылмаган, имгәнмәгән, күгәргән урыны да булмаган. Икенче көнне үк эшкә чыккан үзе. Ә аның әтисе судка биреп, кыйнаган егетләрне дүртәр елга утыртып куйдылар. Актаныштагы вакыйгада исә, депутатның явызлыгы, кансызлыгы шаккаткыч бит. Ул имгәнгән егетне кызганып өзгәләнәме?! Гадел хөкем булырга тиеш, дип саныйм.

Фәния НАСЫЙБУЛЛИНА,

Алексеевск районы, Әшнәк авылы

БУ ҖӘЗА – КӨЛКЕ БИТ!

Актаныш районы депутаты Риназ Шәрипов шул хәтле каты кыйнап, тәмам имгәтеп ташлаган бит Раил Харисовны. Сәбәбе булганда да, бармак белән дә кагылырга тиеш түгел иде ул. Хәзер ничек җиңел котылмакчы икән? Әгәр киресенчә, депутатны кыйнасалар, тиз генә утыртып куйган булырлар иде. Ничек инде шундый зур җинаять өчен 4 айга иреген чикләү җәзасы гына бирелә? Бу көлке бит. Кем шундый карар чыгарган, ул хөкемдарны да тикшерергә кирәк.

Рашат ГАРИПОВ,

Яшел Үзән шәһәре

«ГАДЕЛЛЕКНЕҢ ЭЗЕ ДӘ, ИСЕ ДӘ ЮК АНДА...»

Сталин чорында кесәсендә яки оек балтырында бер уч ашлык тапсалар да, унар елга сөргенгә җибәргәннәр. Әйе, артык кырыс җәза анысы. Ләкин тәртип тә бар иде... Әле 70-80нче елларда да бит, кешене кыйнау түгел, ялгыш бер төрткән өчен дә, алдан иптәшләр суды комсомолдан, партиядән чыгара. Шәхси эшеңә мәңгелеккә хурлык тамгасы салып куя. Ул кешегә киләчәктә җитәкчелек эшләренә юл ябыла. Инде зыян күрүчедә тән җәрәхәте бар икән, кыйнаучыны, һичшиксез, төрмә көтә иде. Актаныштагы явызлыкка карата суд чыгарган карар нәрсә инде? Бу бит гади халыктан көлү! Гаделлекнең эзе дә, исе дә юк анда.

Әлбәттә, шикаять биреп, алга таба югарырак баскычтагы судта хаклыкны эзләүдән туктамаска кирәк. Җинаятьче лаеклы җәзасын алырга тиеш!

Кыйналган егеткә сәламәтлек, әти-әниләренә түземлек телим. Ихтыяри көчле булып, гадел хөкемне табарга язсын!

Мансур ГАЛИЕВ,

Мамадыш районы

Мөрәҗәгатьләрне Раиф ГЫЙМАДИЕВ кабул итеп алды

Комментарии