Балтачта бишек туе

Балтачта бишек туе

Алтын көзнең матур бер көнендә Балтач җирлегендә үтә торган «Бишек туе» бәйрәменә кунакка чакырдылар. Кукмарадан әллә ни ерак булмаса да, Балтачны күргәнем юк иде әле. Ниһаять, күрү бәхетенә ирештем бит.

Дүртенче октябрь көнне «Ак калфак» Татарстан хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының Балтач бүлекчәсендә «Бишек туе» дигән кичә үтте. Шушы җирлектә туып-үскән баш казый Фазлыев Җәлил Васил улы иң беренчеләрдән булып чыгыш ясап, мәгънәле сүзләр әйтте:

– Бала тугач, исем кушканда әти-әни сайлаган исемнәргә өстенлек бирергә, мәгънәле матур исемнәр генә кушарга кирәк. Исем бит кешене гомере буенча озатып барачак, – диде ул.

Бәби кайткан йортка, мең мәшәкать белән бергә бишек җыры да кайта. Бишек җыры тыңлап үскән бала зиһенле, аңлы булып үсә, диләр. Шуңа күрә дә һәр милләт үз халкының бишек җыры белән нәниен йоклатса, аңлы, зиһенле, телен, милләтен яратучы балалар күбрәк буласы.

Сиртмәле бишек – безнең әби-бабаларыбыздан, аларның әти-әниләреннән калган бишек ул. Бала анда астан-өскә, өстән-аска тирбәлеп үсә.

Балалар бакчасына йөрүче балалар, борынгы гореф-гадәтләргә таянып, театральләштерелгән искиткеч матур уеннар өйрәнгәннәр. Аны залда утыручыларга бик матур итеп күрсәтә дә белделәр. Бу уеннарны өйрәтү өчен тәрбиячеләргә күпме көч куярга кирәк булгандыр. Булдырдыгыз, диясем килә аларга.

«Ак калфак» оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова яшь кызларга, булачак әниләргә үзенең бик тә кирәкле фикерен җиткерде. Бала, туганда, үз юлын үтеп туарга тиеш. Ерып алудан (Кесарев кисеме) сак булырга кирәклеген искәртте ул.

Ямьле Шушма буена урнашкан Балтач миңа бик ошады. Искиткеч матур табигате, якты йөзле кунакчыл кешеләре, урамнарның чисталыгы, Нөнәгәр авылында урнашкан мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективының, килгән кунакларны хөрмәт белән каршы алып, үз көчләре белән булдырылган музейларында йөртеп, кунак итеп озатып калулары, күңелемдә аларга карата зур хөрмәт хисләре калдырды.

Изображение удалено.

Изображение удалено.

Балтач – дөньякүләм танылган шәхесләргә дә канат куйган җир бит ул. Атаклы җырчы Альберт Әсадуллин, Римма Ибраһимова, Җәваһирә Сәлахова, татарлардан беренче хатын-кыз режиссер Кәшифә Тумашева – шушы як сандугачлары.

Күпләр Балтачның табигатен Швейцария белән тиңли. Үз күзләрем белән күргәч, мин дә аның шулай икәненә ышандым.

Очрашып торыйк, аралашып яшик, дигән җылы теләкләр белән саубуллаштык без.

Рафилә ФАТТАХОВА,

«Ак калфак» оешмасы әгъзасы,

 Кукмара районы

Комментарии