Намаз мәктәбе ачылды

Намаз мәктәбе ачылды

«Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе Аллаһка якынаерга теләүчеләр өчен менә дигән мөмкинлек!!! Әлеге проектның нияте – намаз укырга өйрәтү, кешегә намазга басарга булышу. Ә намаз кабул булсын өчен госел алу тәртипләрен, камил тәһарәтне белү тиешле.

Мөселман булу нидән башлана? Әлбәттә, шәһадәт кәлимәсеннән! Пәйгамбәребезнең (сгв) кыскача тормыш юлын белмичә мөмкин түгел! Әмма «Ислам. Беренче адымнар» мәктәбе – мәдрәсә дә, уку йорты да түгел, монда кагыйдәләр башка. Без – бер гаилә, апалар да, сеңелләр дә, бабай-әбиләр дә дус яши бездә! Тиешле теманы аңлап бетергәнче, сезнең сорауларга монда 1500 тапкыр җавап бирәчәкләр, аңлатачаклар!

Дәресләр 7 атна буена шимбә көннәрендә узачак. 

1нче дәрес: тәһарәт;

2-4нче дәрес: намаз;

5нче дәрес: иман мәсьәләсе;

6нчы дәрес: ураза, хаҗ, зәкәт;

7нче дәрес: хәләл-хәрам мәсьәләләре;

Укулар 16нчы октябрьдә башлана. Укучыларның яше: 17+
Дәресләр вакыты: шимбә 8:00-13:00 

Уздырылу урыны: Галиев мәчете (Габдулла Тукай урамы, 40нчы йорт).

Язылу +7 (843) 237-86-18 телефоны аша

Дәресләр бушлай!

Комментарии