Татарстанда иң түбән хезмәт хакы – почтада

Татарстанда иң түбән хезмәт хакы – почтада

Гәҗитләрнең соңгы саннарын август аеның егермеләрендә алдык. Шуннан бирле, бүген инде 18нче сентябрь, безнең гәҗит алган юк. Почта бүлегенең ишегендә йозак эленеп тора, кешеләрдән сорагач, почта эшләми, диделәр, хезмәткәрләр эшләреннән киткәннәр. Сәбәбе – бик түбән хезмәт хакы. Почтальонның хезмәт хакы 4000 сум. Налогын чигергәч, 3500 сумнан кимрәк кала. Мисал өчен, 1нче класска баручы мәктәп баласына аяк киеме бүген 3500 сумнан кыйммәтрәк тора.

Минемчә, «Россия Почтасы»ның җитәкчелеге почта хезмәткәрләренең хезмәт хакын, бигрәк тә эшсезлек хөкем сөргән регионнарда һәм авылларда, халыкның юк кына акчага да эшләргә риза булуын искә алып, булдыра алган кадәр күбрәк кисәргә омтыла. Моның өчен почтальон башкарган эшнең күләме мөмкин кадәр кимрәк күрсәтелә. Әгәр почтальон башкарган эшнең күләмен бер тулы ставкага тигез дип алсак, аның хезмәт хакы кимендә минималь хезмәт хакы (МРОТ) – 11163 сумлык, салымны чигергәннән соң 9712 сум булыр иде (2018нче елның 1нче маеннан Русиядә һәм Татарстанда МРОТ яшәү минимумына тигезләшеп, 11163 сум дип кабул ителде). Безнең очракта почтальон бер ай эчендә башкарган эшнең күләмен 0,35 ставкага «бәяләгәннәр» булып чыга һәм, шуңа карап, хезмәт хакы яшәү минимумыннан 3 тапкыр диярлек кимрәк була.

Безнең Күзкәй авылы – 1866нчы елдан 1930нчы елның 25нче июненә кадәр Минзәлә уезды, якындагы 19 авыл кергән Күзкәй волостының административ үзәге. Авылда почта патша Александр III вакытларыннан башлап, бүгенге көнгә кадәр туктаусыз эшләп килде. Почтальоннар, начармы-түгелме, үзләрен һәм балаларын карарлык, туйдырырлык дәрәҗәдә хезмәт хакы алып килгәннәр дип уйларга кирәк. Бүген авылда 350ләп хуҗалык, урта мәктәп, шифаханә бар. Менә шуларны бер тапкыр әйләнеп чыгу өчен 15 км тирәсе юл үтәргә кирәк. Хат, газета-журналлар, коммуналь түләүләргә квитанция таратудан башка почтальон вазыйфасына сумкага йөзләгән мең суммадагы акча салып, бернинди саксыз пенсия тарату, газета-журналларга яздыру һ.б. керә. Вакыты белән көненә ике, өч тапкыр да чыгарга туры килә, диләр.

Ә менә Мәскәүдә утыра торган «Россия Почтасы»ның начальнигы Дмитрий Страшнов һәм аның ярдәмчеләре аена йөзләгән мең хезмәт хакы өстенә дистәләгән миллион премияләр алып яталар. Нәрсә исәбенә?

Госдумада утыручы депутатларыбыз өчен дә халык «быдло». Алар гади халык мәнфәгатьләренә төкереп карыйлар. Үзләрен илдә иң югары каста дип санаучы, күп меңләгән акчалар алып халык җилкәсендә утыручы бу бәндәләрне бүген инде дуэль кодексы күбрәк борчый. Аларның бер өлеше чит илләрдә яшәүче һәм кире кайтырга теләмәүче («я в Рашку не вернусь) балалары турында, алар янына кайчан чыгып таю турында уйлый. Безнең депутатларыбызга патриот булмасалар да ярый, ә гади халыкка патриот булу мәҗбүри.

Кызганыч, бүген Русиядә шундый чынбарлык, «Россия Почтасы»нда гына түгел. Бәлки, Татарстанга «Россия Почтасы» хезмәтеннән баш тартырга кирәктер? Урлашу азрак булыр иде. Хезмәткәрләрнең тормыш дәрәҗәсе күтәрелер иде

Р.И. СӘГЫЙДУЛЛИН,

Тукай районы, Күзкәй авылы

Комментарии