Бер гасырлык койма

Бер гасырлык койма

Авыллар матурлана. Кая карама, төрле төстәге металл коймалар балкып тора. Күбесе өйләрен дә шуның белән тышлап, түбәләрен дә калай белән япканнар.

Гариф абзый Вахитовның кияве Ирек – алтын куллы оста. Гаражын да салды, йортын да төзекләндереп, курчак өе ясады. Урам яктагы таш коймага гына кагылмады. Гариф абзыйның карчыгы Саимәттәйнең исән чагында: «Бу койманы Гариф абзыеңның атасы ясаган. Йөз елдан артык инде аңа», – дигәне хәтердә. Алар матур пар иде. Бер малай, дүрт кыз тәрбияләп үстерделәр. Оныкларының чуты юк. Үзләре дә, олы уллары да мәрхүмнәр инде, урыннары оҗмахта булсын.

Мәрхүмнәрнең рухы тыныч булыр, төпчек кызлары Кәүсәрия белән кияүләре Ирек төп нигезне карап кына тоталар. Апалары да туган нигезләрен сагынып, гел кайтып тора. Шул йөз еллык койманың рәсемен сезгә дә җибәрәм. Гасырларга бирешмичә, әле дә нык тора ул.

Робирт САФИН,

Азнакай районы, Карамалы авылы

Комментарии