Хәтерле булырга кирәк

Хәтерле булырга кирәк

Татарстан Җөмһүрияты Президенты

Р.Н.Миңнехановка

АЧЫК ХАТ

Хөрмәтле әфәнде!

22 ел инде 15 октябрь көнне татар халкы үзенең мәркәзе Казанда зур җыен үткәрә. халык татар дәүләте өчен сугышып шәһит булган бабайларыбызны искә ала. Кызганычка каршы, бу истәлекле көн 1992нче елның 19нчы февралендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында истәлекле һәм бәйрәм көннәре турында»гы Татарстан Канунына кертелмәгән. Әмма ләкин халык татар дәүләтенең бәйсезлеген яклап һәлак булган каһарманнарны искә алу өчен ел да җыела. Бу хәтта бездән меңнәр чакрым еракта булган Австралия календарена Казан ханлыгын бетерү көне дип кертелгән.

Бу фаҗигале көнне рәсми истәлек көне итү халыклар арасында киеренкелек тудырачак, дип уйлаучылар бардыр. Әмма ләкин татар халкының, башка халыклар кебек, үзенең фаҗигале тарихын белергә һәм онытмаска тулы хокукы бар. Бу көнне онытырга теләүчеләргә безнең борынгы бабайлар алдында оят булырга тиеш. Үзенең тарихын онытканнар милләт исемен йөртергә лаеклымы соң? Татарстан хакимиятенең бу истәлекле көнне ничек билгеләп үтүе милләтебез өчен бик әһәмиятле. Кичектермичә Хәтер көнен рәсмиләштереп, 1992нче елның 19нчы февралендә кабул ителгән «Татарстан Республикасында истәлекле һәм бәйрәм көннәре турында»гы ТР Канунына үзгәрешләр кертергә кирәк. Без һәр елны бу хакта мөрәҗәгать итәбез. Нигә бу мәсъәлә 22 ел буена хәл ителми?! Бу мөһим мәсъәләгә кичектергесез игътибар итүегезне сорыйбыз.

Казан шәһәре башлыгының 1999нчы елның 20нче мартында кабул ителгән № 494нче карары нигезендә, 2002 елда Казанда 1552 елда шәһит булган каһарманнарга һәйкәл куелырга тиеш иде. Шундый ук карарны Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты да кабул иткән иде. Бу карарны үтәү өчен махсус фонд оештырылырга һәм конкурс үткәрелергә тиеш булды. Ләкин болар берсе дә үтәлмәде. Татар иҗтимагый үзәге тарафыннан куелган ташны да кемнәрдер урыныннан берничә кат күчерде. 2010нче елның декабрендә Татар иҗтимагый үзәге Татарстан Президентына бу мәсьәлә турында хат язган иде, ләкин бу хат Мәдәният министрлыгына төшерелде һәм аннан чираттагы мәгънәсез «җавап» алынды. Янәсе, проектка «үзгәрешләр кертү» кирәк. Вакыт үтте, эш әле урыныннан кузгалмаган. Гомумән, Мәдәният министрлыгы һәйкәл куюны күп еллар инде «суза» һәм «күмәргә» тели.

Хөрмәтле Президент! Татарстан хөкүмәте тарафыннан Хәтер көнен рәсмиләштерү һәм һәйкәл куелу бөтен дөньяга таралган татар милләтенә данлы һәм фаҗигале тарихын хәтерләтеп, аның рухын күтәрер иде. 2010нчы елда Польша Президенты, бөтен дөньяга хәбәр итеп, тантаналы рәвештә татар каһарманнарына һәйкәл ачты. Бу вакыйга бөтен дөнья татарларында горурлык хисләре уятты. Сез дә Казанда татар каһарманнарына һәйкәл ачучы булып тарихка керерсез, дип ышанып калабыз.

Бөтентатар иҗтимагый үзәге Президиумы рәисе Г.З.Нуриәхмәт

Хәтерле булырга кирәк , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии