Казанда татарны кыйныйлар

Бу вакыйга турында телевизордан сөйләмәячәкләре көн кебек ачык. Әле газета-журналларның да, күп дигәндә, ике-өче генә бу хакта язачак. Чөнки биредә русларны оккупант дип атамаганнар, биредә татар кешесен «грязный татарин» дигән сүзләр белән кыйнаганнар гына. Әллә кая читтә дә түгел, башкаласы шәһәренең үзәгендә.

Әгәр «Азатлык» татар яшьләре берлеге Бауман урамына пикетка чыкмаган булса, әлеге мәхшәр хакында без дә белми калыр идек. Нибары җиде-сигез кеше, шигарьләр язып, Бауман урамындагы Шаляпин һәйкәле каршында җыелды һәм шушы гамәле белән азмы-күпме кешенең игътибарын җәлеп итте. «22 сентябрьдә Казан үзәгендә «чурка», «грязный татарин» сүзләре белән Казан дәүләт технология университеты доценты Рифат Шәриповны кыйнаганнар», «Татар мәккәсе – Казанда татар булганы өчен татарны кыйныйлар! «Барып җиттек», дип атала бу…», «Прокуратура, ЭЭМ, пора остановить фашистский беспредел!» һәм башка шигарьләр бар иде биредә. Шуларның берсен – 2007нче елда Питерда үтерелгән татар егете Дамирны да искә төшерде алар. Чиратта кем? Алга таба нәрсә булачак?

«Азатлык» татар яшьләре берлеге бу вакыйгаларны мисалга китереп, җәмгыятьтә милләтара җәнҗал тудырырга тырышучылар барлыгын ассызыклый. «Фашистлык хәрәкәте шул ук мәгариф системасыннан килмиме», – дигән сорауны куя алар. Әйтик, Русия тарихы дәреслегендә татарларның кеше ашаучы буларак сурәтләнүе шул фашистлыкка таба бер этәргеч түгелмени? Иң беренче чиратта, Русия Федерациясе Мәгариф министрлыгы тарафыннан тәкъдим ителгән дәреслекләрне тикшерергә кирәк дип саный «Азатлык» берлеге яшьләре. Милләтара тынычлык булдыру өчен, фашизмны бетереп, аны пропагандалаучыларны җавапка тартырга кирәк – әлеге пикетның төп идеяләренең берсе шул.

Пикет вакытында, узып баручы ике егет туктап, бу вакыйгаларга карата үз мөнәсәбәтен белдергәч, хәлебезнең ни дәрәҗәдә җитди булуын аңладым: «Күптән түгел генә үземә дә шундый сүз әйттеләр», – диде берсе. «Миңа да андый мөнәсәбәт белән очрашырга туры килде, тик үземне яклый алдым», – диде икенчесе.

Рифат үзе бу вакыйгада катнашмаса да, аның дусты аркылы вакыйгаларның чынлыкта ничек булганын бераз ачыклый алдык.

– Рифат урамнан үтеп барганда, ике кавказлыга рус егетләренең бәйләнүен күреп ала. Аларны якларга тырыша, тик шул вакытта шул егетләр белән беррәттән аны да кыйный башлыйлар. Рифатның: «Мин – татар кешесе, миңа тимәгез!» – дигән сүзләре дә егетләрне туктатмый. Алар аны «грязный татарин» дигән сүзләр белән типкәләргә тотына, – дип сөйләде Рифатның дусты.

Рифатның үзе белән дә элемтәгә кереп, очрашырга сүз куешкан идек, ләкин күрешергә берничә сәгать кала, ул үзе шалтыратып, очрашудан баш тартты.

– Югары уку йортында доцент булгач, әлеге хәлләрнең андый киң җәмәгатьчелеккә таралуын теләмим. Аннары җитәкчелек тә дөрес кабул итмәс. Үзара тарткалашуны ул кадәр зурга җибәрергә кирәк дип санамыйм, – диде Рифат.

Эх, Рифат, сез бик теләсәгез дә, бу вакыйгаларның киң җәмәгатьчелеккә чыкмаячагын аңламыйсыздыр шул әле? Моны теләсә кайсы матбугат чарасы булдыра алмый. Ярый да, Эльмира Исрафилованың бер «кәкре» сүзен бөтен матбугат чаралары яктыртты. Ни өчен икәне дә аңлашыла. Ә татар кешесе үз Татарстанында кыйналса да, аны киң җәмәгатьчелеккә чыгару өчен, ай-һай, күпме тырышырга кирәк. Бу турыда бер-ике гәҗит кенә язса, ул әле киң җәмәгатьчелек булмаячак. Ә менә сезнең бу вакыйганы йомып калырга тырышуыгыз «мактауга лаек». Йомыйк без андый хәлләрне! Кыйналып яшәүнең ние бар…

.

Комментарии