- 05.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Гомумбелем мәктәпләрен оптимальләштерү нәрсәгә юнәлтелгән? Бөтенрусия күләмендә югалып бара торган, авыллар ике өч балалы, ишелер алдында торган мәктәпләр өчен, «Образование» программасы дөрестәдер кебек, әмма гөрләп торган татар авыллары өчен, балалар саны аз диеп, авыл мәктәпләрен бетерү сәясәте кемгә кагыла икән дә, кемне генә бетерүгә юнәлтелгән икән?
Бер авыл мисалында бу сәясәтнең ничек эшләгәнен карыйк.
Татарстан Республикасы Кайбыч районындагы Иске Чәчкаб авылы район үзәгеннән 6 чакрым ераклыкта урнашкан. Көнбатышта, көньяк-көнбатышта рус авыллары урнашкан. Төньяктагы рус авылы күчеп бетте. Иске Чәчкаб бер утрау уртасында кебек утыра. 1997 елда безнең авылда тарихта беренче тапкыр ике катлы урта мәктәп ачылды. Бу авыл өчен куаныч кына түгел, авылның киләчәге барлыгына өметләр өстәде. Балалар саны артты. Бөтенрусия буенча демографик кризис барганда, безнең авылда бу кризис икәне сизелми дә. 2001 елдан 2010 елга кадәр кеше саны 461 дән 442 гә кадәр кимегән, йортлар саны 4 кә кимегән. Әгәр дә район үзәгенә күчеп киткән яшь гаиләләрне исәпләсәк, ул кимемәгән дә булып чыга.
Хәзер килеп туган вазгыять! 2011 елның гыйнвар аенда район депутатлары бертавыштан муниципаль программа кабул иттеләр. Шул программа буенча районда 4 база мәктәбе калачак. Шул мәктәпнең икесе – рус мәктәбе, берсе – керәшен авылында, анда рус телендә укытыла, берсе – район үзәгендә, рус-татар катнаш мәктәп. 10-11 сыйныфларда барлык дәресләрдә рус телендә алып барыла. Шулай итеп, район тулысынча рус теленә күчәчәк. Хәер, Чуашстан чигендә Чүти авылында ( Шәкүр карак шул авылдан) татар мәктәбе бар, әле калырга мөмкин, кем белә, ул бездән 35 чакрым ераклыкта. 10 чакрым ераклыкта Кошман, 15 чакрым Мөрәле мәктәпләре – чын милли рухлы татар мәктәпләре. Аларга бетү яный. Быелга – төп мәктәп, киләсе елга башлангыч статусында калачак. Мәктәбе булмаган авылның киләчәге бик шикле. Бөтенләй үк бетмәсә дә, үсеше аның тоткарланачак. Берникадәр белеме булган, киләчәк турында уйлаган яшь кеше авылда калмаска тырышачак. Әле быел җәен инглиз теле белгечлеге буенча педагогик белемле ике кыз авылдан күчеп китте. Биш гаилә әле чыныгып бетмәгән япь-яшь балаларын 9 еллык белеме белән ирексездән район үзәгендәге мәктәпкә бирергә теләмичә читкә чыгарып җибәрделәр. Бу балалар, белем алгач, үзләрен мәче балаларыдай чыгарып ташлаган авылга өйләнеп кайтачаклармы? Кайтсалар да, бик азы гына. Кеше гомеренә җитәрлек нинди уй- тойгылар калыр икән мәктәптән, туган авылдан. Никадәр битарафлык, никадәр кеше гомере, тормышы турында уйламау. Нинди гаделсезлек, хокук бозу, кеше тормышы, кеше язмышы белән уйнау.
2011 елның 24 июлендә ата-аналар таләбе буенча җыелыш ясалды. Шул җыелышта ата-аналар бертавыштан (район депутатлары кебек) бу карарга каршы төштеләр, һәм мәхкамәгә барырга, хакимият башлыгына мөрәҗәгать белән чыктылар, хәтта кеше хокуклары буенча комиссия әгъзасына Сәрия Сабурскаяга да мөрәҗәгать интернет аша китте. Нинди нәтиҗә дип уйлыйсыз? Юк шул инде, кемгә кирәк татар авылы, кемгә кирәк кеше кайгысы, халык мәнфәгатьләре. Чәчкаб халкы бөтен дөньяга кычкырып әйтсә дә, авазын ишетүче юк, булмас та, ахры. Ник дигәндә Русия сәясәтенә карап тора безнең җитәкчеләр, югарыдан нәрсә әйтелсә, шуны арттырып үтәргә, ничек булса да ярарга тырышалар. Бетсә-бетсен инде мәктәпләре, русча барсын, русча укысыннар. Бердәм Дәүләт имтиханнары бирәсе бар бит. Кеше яраклаша, яшәргә тырыша, күрәсең. Ни өчен соң татар мәктәбенә, авылына карата Бөекруссия карашлары. Бәлки, ничектер тигез карарга буладыр бу оптимальләштерү программасы таләпләренә. Урындагы җитәкчеләр кабул иткән карарлар никадәр дәрәҗәдә тарихта эз калдыруын бик яхшы аңлыйлардыр, югыйсә. Татарстанда яшәп, ни өчен тигез күләмдә калмый ул мәктәпләр. Ике дәүләт теле булуга карамастан, татар теле дәрес дәрәҗәсендә генә калачакмыни?! Нинди милли тәрбия, милли рух алачак ул балалар. Аларның ничәсе «Mин – татар!» – дип горурланачак, ничәсе татарлыгын киләчәккә тапшырачак. Азмыни вата-җимерә русча сөйләшеп, татарлыгыннан оялып, кимсенеп яшәүче халык? Әле күпме булачак! Бу мәктәпләрне берләштерү сәясәте совет чорында безнең баштан узды бит инде. Күпме кеше язмышы, татар язмышы бозылган ул вакытта. Шул чор балалары, хәзер сәрхүшлек белән мавыгып, авылда өйләнмичә, татар яшәү рәвешен, милли үзәген югалткан кешеләр. Кемне тәрбияләде рус-совет мәктәбе? Яңадан шул ук хаталарны ясыйбыз. Яңадан мәктәпләрне берләштерәбез, зурайтабыз. Ни өчен? Идарә итәргә җиңел булсын өчен микән? Русия кешеләре тәрбияләү өчен микән? Нинди идеология кереп килә кеше тормышына? Ни өчен милли идеяләр торган саен азрак яңгырый, куркабыз нигәдер милли тәрбиядән, гомумән, «милләт» сүзеннән. Чыннан да бит, аннан ниндидер куркыныч яный кебек. Милләт, сүзе, бәлки кемнедер кимсетер, дип тоябыз, уйлыйбыз. Бик кызганыч!
Иске Чәчкаб авылындагы мәктәптә бүгенге көнгә кадәр 62 бала тәрбия, белем алды. 9 сыйныфтагы 8 укучының бишесе читкә китте, 10 сыйныфтан 4 укучыдан 1 кыз бала читкә китте. Мәктәп кыскармаса, физик яктан да психик яктан да әле формалашып бетмәгән балаларны әти-әниләре чыгарып җибәрер идеме? Базалы район мәктәбе абруйлы булса, ата –ана балаларын шәһәргә озатыр идеме? Милләт язмышы хәл ителә бу карарлар, бу эшләр белән, дусларым! Кемгә иярә алар, кем була киләчәктә, язмышның ачы җилләренә сыгылмыйча, сынмыйча түзәрләрме алар? Нинди язмыш көтә бу егет-кызларны. Татар гаиләләрен корып, татарча яшәрләрме, нинди фикерләр сеңәр яшь башларга. Уйлыйлармы икән түрәләр бу турыда? Уйлыйлардыр мөгаен! Мәктәп ремонтлыйм, дип ничек кесә калынайтырга…
Тагын бер гаделсезлек! Нинди мәктәп калырга тиеш. Юлсыз! Юл ясыйбыз алдан, аннары бетерәбез. Мәктәбе беткәч, авылы кими. Бетү ягындагы авылларга юлның нигә кирәге бар? Бар икән, күрәсең. Юллы булып калабыз бит! Халыкка файда!!!
Җитәкчеләр шул авыллардан! Ничек инде, иске булсын, спортзалы булмасын, балалар саны аз булсын, әһәмиятле түгел. Калсын әйдә! Менә бит Чәчкабта балалар саны 100гә җитми, аны бетерәбез. Әһәмиятле түгел, яңа ике катлы заманча төзелгән булса да, спортзалы, бәдрәфләре бинада булса да, балалар бакчасы шул бинада булса да. Аңа таба асфальт юл бар. Вакытында мәктәп төзелгәндә авыл юллы булып калды. Хәер инде аңа – 14 ел, ремонт ватыла да башлады. Таштан ясалган иске шоссе нигезендә булганга күрә тора дип уйлыйм. 108 балага исәпләнгән 14 ел таш мәктәп өчен вакытмыни ул?
«В связи с уменьшением количества детей реорганизовать Чечкабскую среднюю школу путем пребразования в основную…», – дип ничек итеп башкарма комитеты карарга язган.
Балалар саны, гомумән, авылда кимеми, киресенчә, арта гына бара. Быел укырга 1 сыйныфка 9 бала керә. Киләсе елга да кимеми. Авыл кимүгә таба бармый – ике ел эчендә генә 140 хуҗалыклы авылда 5 йорт салынды. Яңа гаилә, балалар арта дигән сүз. Кайдан алып язалар ул карарны? Эш шунда ки, мәктәп кыскартылу сәбәпле, укучыларның берникадәре барыбер читкә китәчәк, дип уйланып язылган карар. Кимеми хәле юк. Әлегә кадәр 9 сыйныфтан мәктәпне ташлап китүче, гомумән, юк иде. Хәтта мәктәп үзгәрешсез калса, яңадан авылга кайтабыз, диюче укучылар, ата-аналар бар!
Кем санаша ата-ана фикере белән, теләге белән? Ата-аналарның нинди хокуклары бар икән соң? Юк булып чыга. Балаларын, үзләрен яклый алмыйлар! Бу демократия төзүче дәүләт гамәле түгелдер.
10 яше тулган бала үзенә кагылышлы мәсьәләләр чишелгәндә, фикерен җиткерергә хокуклы, дип аңлыйбыз балалар хокукы конвенциясеннән. Русия законнары укыту учреждениесен, укыту формаларын сайларга хокукыбыз бар, дип аңлата. Тагын бик күп законнар бозыла мәктәпне кыскартканда. Русиянең программасы, яки җирле программа законнан югарырак булып чыга. Халык өчен түгел ул законнар!!! Фемиданың бер күзе Казыйны күзәтә кебек тоела. Бу җәмгыятьтә ни өчендер бу бик җитди мәсьәләләр, яшерен, кешегә җиткермичә генә, халык фикерен исәпләп тормыйча гына башкарыла. Район Советы карарын халык белми, район гәҗитендә басылмаган, аңлатылмый. Халык җәйге мәшәкатьләр чорында карар чыгарыла. Чакырылып та, ата-аналар янына килеп аңлатма бирүче район җитәкчесе юк. Нигә, шулай булырга тиеш икән ул? Кем өчен хезмәт итә җитәкче түрәләр.
Бюджет акчаларын экономиялибез! Татар мәктәпләрен кыскартып, иске рус мәктәпләренә елдан-ел күп чыгымнар тотып ремонтлар ясап, яңартабыз. Анда зур мәктәпләр инде Совет чорында ук төзелгән. 14 еллык мәктәпнең икенче катын ябып, нәрсә экономияләп була икән соң? Башка экономия урыннарын табып булмыймы икән? Халыктан сорасалар, алар кайдан экономия ясап булачагын, чын кирәклектән чыгып әйтәчәк. Әмма мәктәп кыскартып, экономиягә ирешеп булмый, минемчә, бары тик халыкның рәнҗешен, бәддогасын гына аласың. Кем уйлый ул хакта, беркем. Әйтелгән икән эшлибез, кыскартабыз и все, каршы фикерләр булырга тиеш түгел, янәсе!
6 баланы6 кмга автобус белән йөртү экономик яктан отышлы микән? Русия юллары никадәр фаҗигале һәм начар икәнлеге турында уйлаучы аз, күрәсең? Никадәр юл һәлакәте була ул юлларда. Кем иминлеккә гарантия бирә? Кем генә? Нинди генә халәттә, ничек кенә йөрми ул юлларда? Кем ул автобус ватылмый, кышын проблемасыз кабына, дип гарантия бирә? Автобус килми калса бала нишли? Кайтармаса, тукталышта басып узган машина тотарга тиеш микән, әллә җәяү атлап кайтыргадыр. Ә нишлисең – йөрисең ничек кирәк шулай!
Район мәктәбендә уку барышында, 2 елга исәпләнгән капиталь ремонт бару сәбәпле, ике смена укытырга җыеналар, бу кемгә файдалы? Балалар сәламәтлегенәме? Чит авылдан килгән бала түгәрәкләргә, өстәмә дәресләргә йөриячәкме? Ике смена укытылгач, бу гамәл ничек башкарыла икән соң? Күп мәктәптән җыелган балалар саны белән мәктәп бинасын җылытырга җыеналардыр. Кышларын бу бинада салкын була. Ни дәрәҗәдә бала турында уйланып эшләнә икән бу эшләр? Балалар хөкүмәт өчен билгеле бер кыйммәткә ия түгел, ә ниндидер акча янга калдыру коралы булып кала.
Зур мәктәпкә килеп бала сыйфатлырак белем алырга тиеш була бит инде?! Сыйфатсыз булган очракта, аларга сылтау бар. Менә башка авыллардан надан балалар килде, шуңа күрә, сыйфат түбән. Аз комплектлы татар авылларында уку сыйфаты югары икәнлеген исәпкә алучы юк. 14-20 бала булган сыйныфта көнгә ничә тапкыр укучы җавап бирә? Нинди шартлар тудырыла аңа? Башка мәктәпне кыскартып, физика, химия кабинеты җиһазландырыла микән? Барыбер ул җиһазлар балаларга тиешле файда китермәячәк! Нигә җиһазландырылган мәктәп яхшырак санда, сыйфатлы укытыла торган мәктәп реорганизацияләнә икән?
Зур мәктәптә һәрвакыт балалар арасында низаглар булып тора. Төрле авыллардан килгән балаларны төп авыл кабул итми. Бу фактлар, һичшиксез, тәртипсезлеккә китерәчәк. Без бу турыда беләбез, күрше рус авылына3 кмйөреп укыдык. Шул мәктәптә салкын тидереп, гомергә буыннар сызлаучан булып калды.
Бөтен көчен, белемен, үз вакытын санамыйча, балаларга белем бирүче укытучы кая бара? Күрше авылгамы, ике-өч авылга йөреп укытыргамы? Никадәр дәрәҗәдә укытучыга карата гаделсезлек. Ул укытучы нинди фикерләр белән дәрескә бара? Яшьрәк чагында укытучы беркайчан да эшсез калыр, дип уйламый идем. Хөкүмәт укытучы, бала турында кайгыртмаса, бу фаҗига – милләт фаҗигасы. Татар авылының киләчәге мәктәп белән, балалар, укытучы белән бик нык бәйле. Авыл ликбез мәктәбе дәрәҗәсендә калачак, ә бу прогресска этәрми, өметсезлеккә, дәүләт законнарына, сәясәтенә ышанмау, ризасызлык тудыра. Бәлки Русиянең юлы шулдыр. Белемсез, телсез, милләтсез халык белән идарә итүе җиңелрәктер, күрәсең.
Шулай да без бирешергә тиеш түгелбез, көрәшергә, үз хокукларыбызны, мәктәбебезне саклап калырга тиешбез! Балаларыбыз өчен, киләчәк өчен, авылның йөзек кашы булган , яраткан мәктәбебезне югалтсак, безне балаларыбыз, оныкларыбыз кичермәячәк! «Нинди чаралар күрик икән? Кемгә языйк, кем алдына барыйк, ничек тә җибәрмисе иде бит балаларны күрше авылга?» – ата-аналар телендә шул сүзләр бүген. Дөреслек эзләү юлында…
Кайбыч районы Иске Чәчкаб авылы.
Иске Чәчкаб авылы мәктәбен ниләр көтә?,

Комментарии