Татар яшьләре русиядәге антидемократик шаукымга каршы

IV Бөтендөнья яшьләре форумы тыныч үтте. Гадәткә кергәнчә, гаеплене читтән эзләү, яканы тоткан Мәскәүне тәнкыйтьләү белән шөгыльләнү булмады диярлек, булса да, ул яшертен пәрдәләр аркылы бәян итүгә генә кайтып калды. Иң беренче чиратта, гаепне үзеңнән, үзебезнең өлгермәвебез, берләшмәвебездән күрделәр. Чыгыш ясаган күпчелек делегатлар: “Көчле, бердәм булсак, безне беркем сындыра алмас”, – дип еш кабатлады һәм шул фәлсәфәгә тугры калырга өндәде. Күрәсең, бүген яшьләре дә татарны үзе сакламаса, Мәскәүдән дә, бернинди дәүләттән дә ярдәм киләчәгенә аз өметләнә.

Шулай да , мәгарифтән милли компонентны юкка чыгаручы 309 канун, Президент исемен саклау кебек сәяси мәсьәләләрдә татар яшьләренең фикере анык иде: Русиядә хөкем сөргән антидемократик тенденцияләргә юл куймау.

Форумда делегатлар галимнәр һәм җәмәгать эшлеклеләре белән төрле секцияләргә бүленеп, аерым алганда, бердәм татар мәгълүмати кырын булдыру, глобальләшү чорында милли үзенчәлекләрне саклау мәсьәләсе, татар яшьләре оешмаларын матди яктан тәэмин итү юлларын эзләү, милли үзенчәлекләрне саклауда дини кыйммәтләр урыны, яңа татар элитасын булдыру, күпмилләтле илдә милли мәгариф киләчәге турында фикер алышты.

Изображение удалено.

БЕЛӘН ҖАНИСӘП

Быелгы форум барлык мөселманнар өчен дә изге Рамазан аенда һәм Татарстанның дәүләт бәйсезлеге декларациясен кабул итүгә 20 еллык юбилей көннәрендә узды. Шуңа да ураза тотучы яшьләргә махсус ифтар ашлары оештырылды, 550 делегатның 60тан артыгы ураза тота икән. Ә суверенлык декларациясе уңаеннан, “” милли-мәдәни үзәге янында концерт һәм чыгышлар белән үрелеп баручы кичә узды.

Форумның пленар утырышында суверенитет турында телгә алсалар да, аны тарих буларак кына искә төшерделәр. Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин суверенитет турындагы декларацияне, аның Конституциясенең дә, Мәскәү белән төзелгән 2 шартнамәнең дә нигезе булуын әйтте. Чыгыш ясаучылар суверенитет көнен Республика көненә әйләндерүне хуплапмы, белмичәме, әллә махсус рәвештә, суверенитет төшенчәсенә караганда республика сүзенә күбрәк игътибар бирде. Шулай да Татар конгрессы матбугат үзәге белдергәнчә, татар халкының яшь буыны суверенитет көнен үз бәйрәме дип хис итә, шуңа да аларның бу тантананың ничек үтүен күрәсе килгән.

Форум аерым игътибарны 2010 елда Русиядә үтәчәк җанисәп алуга һәм бердәм татар халкын саклау мәсьәләсенә юнәлтте. “Җанисәптә “татарин”, “татарка” дип язылуны таләп итегез, бу эштә максимум көч куегыз. Аерылганны аю, бүленгәнне бүре ашар”, – дип мөрәҗәгать итте татар яшьләренә форум рәисе Руслан Айсин.

Фәрит Мөхәммәтшин сүзләренчә, татар халкы сан буенча Русиядә икенче урынны ала икән, димәк федераль үзәк, төбәк җитәкчеләре дә моны истә тотып эшләргә, үз сәясәтен корырга тиеш була. “Халык санын алу социаль мәгънәгә генә түгел, ул сәяси әһәмияткә дә ия. Илдә татар санын киметү өчен шартлар тудырылган. Халкыбыз җан исәбен алуга битараф калмыйча, үзен “татар” дип яздырсын иде. Бу – һәр вәкиленең гражданлык бурычы һәм халык язмышы өчен җаваплылык тотуы”, – диде ул.

309 канунга татар яшьләренең карашы бер, аңа каршы килү булса да (резолюциядә дә шулай кабул ителде. – А.Ш.), дәүләт эшлеклеләре бу хакта артык сүз сөйләп тормады, әлеге дә баягы үз сәясәтен – туган телне гаиләдә тәрбияләргә кирәклеген ассызыклады.

РУСЧА ЧЫГЫШЛАРГА КАНӘГАТЬСЕЗЛЕК

Форумның ачылышыннан башлап, ахырга кадәр татар яшьләре русча чыгышларга канәгатьсезлек белдерде. Фәрит Мөхәммәтшин дә, Руслан Айсин да ничек кенә русча-татарча сөйләмәсен, милли мәсьәләләргә артык керми, спорт һәм гомум яшьләр проблемасына басым ясаган спорт һәм яшьләр эшләре министры Рәфис Борһановның: “Бүген татар форумы булганга, – дәүләт телен истә тотып, чыгышымны татарча сөйләргә булдым”, – диюгә, күп алкышларга күмелде. Әле күптән түгел генә билгеләнгән министр форумны киләчәктә “Идел” яшьләр үзәге оештырган Татар яшьләре көне белән бергә үткәрергә кирәк, дигән тәкъдимен дә кертте.

Ләкин бу залда утыручыларның татарча чыгыш ясаучыларга уңай хис, русчага канәгатьсезлек белдерүләренең башы гына булган икән. Гомумән, форумда татарча сөйләшү, татарча эшләү каралган иде. Пленар утырышның икенче көнендә чыгыш ясаучы делегатлар, “залдагыларның бер өлеше татарча аңламый, шуңа үз чыгышымны русча сөйләргә мәҗбүрмен”, дип әллә чынлап, әллә хәйлә белән үзләренең татарча белмәүләрен яшерде. Мәсәлән, Үзбәкстан татар яшьләре лидеры Нариман Кәримов нәкъ шушы сәбәп белән русча сөйләвен белдерсә дә, залдагылар “татарча сөйлә, аңлыйбыз” дигән кебек алкышлап, 3-4 мәртәбә Нариманны бүлдерде.

ДИН ТАТАРНЫ САКЛЫЙМЫ?

“Милли үзенчәлекләрне саклауда дини кыйммәтләр әһәмияте” секциясе, үз чиратында, татарның һаман да традицион дини юнәлештән хәрәкәт итмәвен күрсәтте. Татар форумына килеп тә, милләтне инкарь итүче ислам тарафдарлары җитәрлек иде.

Бу утырышта ислам һәм милли үзенчәлек, традицион ислам, хәләл индустрия проблемалары каралды. Көчле дискуссиядән соң, татар яшьләре арасында икегә бүленгән каршы яклар хасил булды. Бер якта дини милләтчеләр, икенче якта милләтне инкарь итүче дини яшьләр. Кем әйтмешли, милләтне инкарь иткәч, нигә татар форумына килергә? Күп кенә төпченүләр традицион исламга кайтып калды. фикеренчә, исламда татарны милләт итеп хәнәфи мәзһәбе генә саклап кала ала. Моның белән берникадәр кеше килешмәсә дә, резолюциядә нәкъ менә хәнәфичелеккә, читтән кергән ят дини юнәлешләргә каршы булырга кирәклеге ассызыкланды.

Алып баручылар секцияне рус телендә алып барганлыктан татар яшьләре берникадәр моңа да каршылык белдерде, ә чит илләрдән килгән милләттәшләребез секциягә протест белдереп, утырыштан чыгып китәргә мәҗбүр булды. Моннан соң да татарча сөйләү ике чыгыш белән генә чикләнде. Дин эшләре идарәсе рәисе Ринат Вәлиуллин әйткәнчә, татар җыенында да татарча сөйләмәгәч, бу безнең фаҗига. “Моны без кайгыртмасак, башкалар безнең өчен эшләмәячәк. Татар мәчетләрендә татар теле кими. Татарстанда 3 мәчеттә вәгазьләр сөйләнә, ә читтә татар мәчетләре Урта Азия мөселманнары кулына күчә бара. Русиядә исламда татар факторы көннән-көн кими”, – дип ачынды Ринат әфәнде. Рустелле алып баручы Рөстәм Батров исламда татарлыкны рус теле басып китте дип саный. “Без хәзер Коръәннең рустелле тәфсирләрен 20ләп саный алабыз, ә татарчаны күпме? Дини татар китаплары аз чыга, көчлеләре рус телендә. Татар телле исламлык өчен бөтенләй берни эшләнми диярлек”, – диде Рөстәм хәзрәт. Ләкин проблеманы бәян итүгә карамастан, чишү юлларын күрсәтүче табылмады, күрәсең, әле моңа җәмәгатьчелек өлгермәгән.

МИЛЛӘТНЕ НӘРСӘ САКЛЫЙ?

Форумның традициясенә үрелгәнчә, һәр елны татар яшьләре белән берәр темага дискуссия оештыру каралган. “XXI гасырда татар милләтенең саклану юллары” дип аталды. Биредә кайбер фикерләрне тәкъдим итәбез.

Рафаил Мөхәммәтдинов, тарихчы

Татарның берләшүенә нәрсә комачаулый? Этник мәсьәләдә бездә бердәмлек бар, этник төркемнәргә бүленеп язылучылар күп түгел, мисал өчен, узган 2002 елгы җанисәп вакытында керәшеннәр 18 мең булды. Социаль мәсьәләдә, бездә байлар, хәерчеләр бар, хәзер урта хәллеләр барлыкка килә, монда да әллә ни таркаулык күрмим. Мәдәни (тарих, тел, дин һ.б.) мәсьәләдә, ул үз эченә татарча белгән татарларны, татарча белмәгән, әмма өйрәнергә теләгән татарларны һәм татарча белмәгән, белергә теләмәгән татарларны ала. Без – татарлар хәзер менә шул соңгысында, татарча белмәгән, белергә теләмәгәннәр рәтендә, шул безнең берләшүгә комачаулый.

Безгә баерга, үрчергә, катнаш никахларны киметергә, татар мәдәниятенә ябышып ятарга кирәк.

Илфат Фәйзрахманов

Әгәр татар язма телсез кала икән, икенче-өченче буынга инде телсез калу куркынычы яный. Татар газеталарын ни өчен укымыйлар, дип делегатларга сорау бирелде (төгәл җавап табып булмады, күп очракта битарафлыкка кайтып калды. – А.Ш.), ләкин үзебезнең татар матбугатында да гаеп бар. Рус матбугаты безгә караганда күпкә өлгеррәк.

Хәзер безне Тишковлар белән генә түгел, милләтне инкарь итүче ят ислам белән дә таркаталар. Башкортлаштыру һәм башка сәяси басымнарга каршы тора белергә кирәк.

Фәрит Уразаев

Милләт яшәсен өчен шәһәр һәм авыл мәдәнияте булырга тиеш. Бүген татарның 75%ы шәһәрдә, 25%ы авылда көн күрә. 100 гаиләнең бүген 75е таркала. Нәтиҗәне һәркем үзе ясасын.

Гамирҗан Дәүләтшин, тарихчы

Алтын Урда тарихы безнең татарны берләштерә. Кыпчак, Болгар, Алтын Урда – күп тамырлы булуыбыз, бәлки, безне саклап калуда зур роль уйнагандыр да.

Романтикадан чынбарлыкка күчәргә, безгә көнлек кара эш турында уйларга кирәк.

Фәнзил Әхмәтшин, башкорт корылтае вәкиле

Сез-татарларга бернинди дәрес сабак булмаган икән. Зал иртә белән тулы иде, инде хәзер бушады. Сөйләшү уенга борыла. Дәүләтегез бар. Президентыгыз бар. Парламентыгыз бар. 6 млннан артык халкыгыз бар. Русиядә татар факторы бар иде, Русиядә сәясәтне сез үзгәртә ала идегез, ә сез уенга борасыз.

АТАМАЛАР АЛМАША

Татар яшьләренең бер өлеше “форум” сүзеннән баш тартырга, ә үзебезнең “җыен” сүзенә күчәргә тәкъдим итте. Залда бу фикерне хуплап утырганнар хәтта тавышка да куюны таләп итте. Әлеге инициатива белән чыккан актанышлы Рөстәм Мусин, без 3-4 (башка милләт вәкилләре – кунаклар. – А.Ш.) кешене хөрмәт итәбез дибез, үзебезне кайчан хөрмәт итәргә өйрәнәбез? 2 ел эчендә кытай, гарәп телен дә өйрәнәләр, ә сез үз телегезне өйрәнә алмыйсыз, дип белдерде. Күп кенә бәхәсләрдән соң, тавыш бирү нәтиҗәсендә форум татарча җыен булып калды, ә русча элеккечә форум дип аталачак. Бу карарга килгәнче Руслан Айсин “бюро”ны “координацион советка” үзгәртергә чакырган иде, әлеге тәкъдим дә бер тавыштан кабул ителде.

ҖЫЕН ТӘМАМ, БУРЫЧ МИЛЛИ МӘГАРИФНЕ ТОРГЫЗУ

Татар яшьләре җыенын киләсе ике еллыкта да Руслан Айсин җитәкләячәк. Аның урынбасарлары итеп Тәбрис Яруллин белән Гөлназ Бәдретдинованы сайладылар. Киләсе ике еллык җиңелләрдән булмаячак, төп басымны “Милли мәгарифне торгызу”га бирергә, күбрәк шул юнәлештә эшләргә тәкъдим ителде. Аерым алганда, төбәкләрендә уңышлы эшләүче татар этно-мәдәни компонентлы мәктәпләрнең эш тәҗрибәсен өйрәнергә һәм кулланырга, балаларны милли мәгариф системасына җәлеп итү, якшәмбе мәктәпләре, татар телен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары ачу максатыннан, ата-аналар белән һәрдаим аңлату эшләре алып барырга, Онлайн татар теле курсларын киңәйтергә сөйләшенде. Шулай ук Каталония тәҗрибәсен (20 ел элек Испаниядә халыкның 75%ы басклар телен белмәгән, дәүләтнең сәясәте һәм каралган махсус чаралары ярдәмендә хәзер 80% баск телендә сөйләшә. – А.Ш.) өйрәнергә, шуннан чыгып сәяси норматив документлар булдырырга, Мәскәү белән сөйләшүләр алып барырга дигән тәкъдим кертелде.

Айзат ШӘЙМӘРДӘН

Комментарии