«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

АЛЫШТЫРЫП БУЛАМЫ?

Туган көнемә биргән акчага үземә бүләк – сызгыра торган чәйнек алып кайттым. Өйгә кайткач, чәйнекне кайнатып карадым – сызгырмый да, тоткасы да начар. Үзем дә гаепле, яхшылап карап алмаганмын. Өченче көнгә алыштырырга дип кибеткә бардым, ләкин «сез кайнаткансыз бит инде, акчаны кире кайтара алмыйбыз», – диделәр. Миңа аның акчасы кирәкми, мин сызгыра торган берәр чәйнеккә алыштырырга теләгән идем. Бу мөмкинме икән?

Исемем редакция өчен генә,

Балтач районы

Сезнең соравыгыз буенча Татарстан дәүләт алкоголь инспекциясенең Казан территориаль органына мөрәҗәгать иттек. Анда безгә болай дип җавап бирделәр:

– Русия Федерациясенең «Кулланучы хокукын яклау турында»гы Законның 18нче маддәсе нигезендә, сатып алучы алган товарны алыштырырга яки түләнгән акчаны кире кайтарырга хокуклы. Моның өчен сезгә ике нөсхәдә шикаять язарга кирәк. Анда товарның кайчан һәм кайдан сатып алынуы турында мәгълүмат һәм товардагы кимчелекләр күрсәтелә. Шикаятьнең бер нөсхәсен кибеткә илтеп бирәсез, икенчесен үзегездә калдырасыз, ләкин раслатып алырга кирәк. Әгәр кабул итмәсәләр (закон бозу булса да, алай да була), кибетнең юридик адресын язып алып, хатка опись язып почта аша заказлы итеп җибәрергә. Әлбәттә копиясе үзегездә кала.

ОНЫТЫЛМАС КӨННӘР

Һәр кешенең гомерендә шатлыклы һәм кайгылы көннәре була. Ул хатирәләр йөрәктә озак саклана. Үзем белән булганнарның берничәсен генә әйтеп үтим әле. 1945нче елның 5нче августында әтием сугыштан исән-сау килеш авылга кайтты. Бу безнең өчен иң шатлыклы көн. 1949нчы елның 15нче июнендә әти-әниемне биш баласы белән Себергә сөргенгә озаттылар. Бу – иң кайгылы көн. 1955нче елның март аенда туган җиребез Татарстанга кайттык. 40 елдан соң әтиемнең һәм аның гаиләсен Амур өлкәсенә сөргенгә җибәрү дәлилсез дигән, прокуратура тарафыннан имзаланган документ бирделәр. Әтием генә күрергә өлгермәде. Яхшылык белән яманлык гомер буе бергә үрелеп бара. Хәзерге тормышта яхшылык күбрәк дигән өметтә калам.

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ДӨРЕС ЭШЛӘМӘДЕ

Хөкүмәт җирләрне шәхси кулларга биреп бер дә дөрес эшләмәде. Хәзер Русиядә эшкәртелмәгән күпме җир ята. Татарстанда ярый әле. Башка өлкәләрне карасак, анда күпме чүп үләне үсә. Эшкәртелмәгән җир – чүп үләне питомнигы. Элек колхозлар вакытында уч төбе кадәрле җир дә эшкәртелмичә калмый иде. Халык контроле бар иде, колхоз саен тикшереп йөриләр иде. Кыргый балтырган дигән нәрсә бөтенләй юк иде. 70-80нче еллардагы кебек тәртип булса, коронавирус дигән афәт тә булмас иде.

Әхәт САБИРОВ,

Кама Тамагы районы

НИГӘ КУЙМАДЫЛАР?

Яшел Үзән районы Усаклык бистәсендә өйгә керә торган утның электр счетчигын урамга баганага куйдылар. Бөтен урамда шулай урнаштырып бетерделәр, ә Тынычлык урамында счетчик куелмады. Ни сәбәпле куелмады икән?

Бер бабай,

Яшел Үзән районы, Усаклык бистәсе

Сезнең соравыгыз буенча Усаклык бистәсенең җирлек башлыгы Сәлимов Альберт Юныс улына шалтыраттык.

– Без район кушканны гына үтибез. Ул урамның генераль планга кертелү-кертелмәве турында да белмибез. Тынычлык урамына кайчан керәчәкне райондагы электр станциясе хәл итә. Башка урамнарга кергәч, бераздан анда да килеп җитәр. Районнан килеп, авыл халкы белән күрешеп, сөйләшеп башкарыла торган эш бу, – дип җавап бирде башлык.

ТАТАРСТАНДА БЕТКӘНМЕ?

28нче июль көнне «Яңалыклар»да алтын медаль тапшыруларын күрсәттеләр. Бик ныгытып тыңлап тордым: механизаторлар, терлекчеләр, сыер савучылар, гомумән, авыл җиреннән бер генә кешене дә атамадылар. Авыл халкы эшләмәсә, итен, сөтен, маен, йомыркасын биреп тормаса, ул медальләр кайдан килер иде икән?! Татарстанда кеше беткән кебек, Башкортстаннан бер ханымга медаль бирделәр. Республикабызда да яхшы эшләүчеләр юк түгелдер.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

ИҢ ЯРДӘМЧЕЛ КЕШЕ

Көтмәгәндә авырып киттем. Ишек бикле, эчтә ялгыз калдым. Шул арада телефон шалтырый – Казандагы туганым Фәния икән. «Авырыйм, сөйләшә алмыйм», дип кенә әйтә алдым. Ул бөтен туганнарга, авылдагы фельдшерга шалтыраткан. Эскәмиягә тотынып барып кына ишекне ачтым. Фельдшер килеп тә җитте. Кан басымы 200дән артык. Районга барып уколлар, дарулар алып кайтты. Һәр көнне, һәр төнне янымда булды. Миндә әз генә алга китеш күрсә дә, чын йөрәгеннән шатланды. Төнлә тәрәзәңә ут төшәме, өй яныннан дөбердәп узып китәләрме, ул – кешеләргә беренче ярдәм күрсәтүче, ике бала анасы, мотоциклда очучы безнең авыл фельдшеры Вәсилә Мөхәммәтшина була. Без аңа бөтен авыл исеменнән газетабыз аша рәхмәт әйтәбез.

Флера СӘЙФЕТДИНОВА,

Спас район, Янбакты авылы

МИЛЛИ ГОРУРЛЫКНЫ ЮГАЛТТЫК

Июль аенда телевизордан ике самолет күрсәттеләр. Берсенә кечкенә хәрефләр белән «им. Джалиль» дип язып куелган, икенчесенә зур итеп «Алексей Маресьев» дип язылган. Шунда да без түбәнчелек белән кечкенә хәрефләрдән язылганбыз. Кайда безнең милли горурлык? Бөтен дөньяга танылган Муса Җәлил исемен зур хәрефләр белән, бөтен кеше күрерлек итеп язып куярга кирәк. Кайчан югалттык икән үзебезнең милли горурлыкны?!

Әнәс ФӘХРИЕВ,

Минзәлә районы

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА кабул итеп алды

Комментарии