Соң булса да, уң булсын…

Клубсыз-мәктәпсез ятим авыл булсак та, яшәргә тырышабыз: җәй көне балаларга Сабан туе үткәрсәк, кышка керә башлау белән, Яңа ел бәйрәме оештыру эшләре белән мәшгульбез. Моңарчы завклуб эшенә кызыгып карый идем: дискотекалар, төрледән-төрле чаралар уздыру җиңел тоелды. Әмма кеше хәлен үз башыңа төшкәч кенә аңлыйсың икән ул.

Авылда клуб булмау, дөресрәге булып та, аның ябылуы безне кайчан да булса борчыр дип уйламаган идек. Ябылса ябылыр инде, дип карадык. Миллионлаган сумлык ремонт таләп иткән клубка җитәкчелек тә, халык та кул селтәде. Әмма ул чакта башлангыч мәктәп коллективы гаилә бәйрәмнәре, спектакльләр, төрле чаралар оештыра иде. Күп булса 20 кеше сыйдырышлы мәктәпнең бер почмагы күп гаиләләрне үз авылында бәйрәм карау мөмкинлеге белән тәэмин итеп торды. Бу исә озакка бармады: башлангыч мәктәпне дә, әллә нинди сәбәпләр табып, яптылар. Дөрес, аны яңадан ачарга тиешләр иде, әмма безгә: «Тиешле кеше тиешле җиргә ялагайланган, мәктәбегезне ачмаслар шул. Шулай кирәк», – дигән сүз килеп иреште. Менә монысына кул селтәү мөмкин хәл түгел иде. Авылда бернинди дә чара үткәрелмәсә, анда яшәү кызык булмый башлый. Һаман эш белән өй арасында йөгереп йөрүче авыл кешесенә әз генә рухи ял да кирәк бит.

Боларның барысын уйладык та, күрше-тирәдәге 5 гаилә бергәләшеп, эшкә керештек. Җәй вакыты иде, балаларга Сабан туе уздырдык. И сөенделәр дә соң! Кышын Яңа ел бәйрәмен оештырдык.

Узган елгы Сабан туеннан соң ук авылдашлар: «Яңа ел уздырасызмы соң?»– дип борчылып йөри башлады. Әлбәттә! Бер алынгач, шушы яңа дөньяга бер кереп чумгач, аннан арыну мөмкин түгел. Командабыз да гел активлардан тора.

Яңа елны оештыру эшләренә декабрьнең беренче атнасында ук керештек: лотерея билетлары, белдерүләр, спонсорлар эзләү башланды. Иганәчеләр дигәннән, авылдашларыма рәхмәт: һәркем көченнән килгәнчә ярдәм итә. Бу гамәлләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтса иде.

Быел оештырган бәйрәмебез турында район газетасы кыска гына язып чыкты, анда да оештыручылар хакында бер-ике генә җөмлә. Оештыручыга караганда, үз авылы өчен акчага чыгыш ясаган җырчы кызга игътибар күбрәк бирелгән анда. Ә өендә 2 айлык күкрәк баласы булган Люда апаның йөгереп йөрүе хакында да, төнге сменадан эштән кайтып, шулай ук көне буе кибетләрдә бүләк эзләп йөрүче Фәридә апа турында да, колхоз эшеннән арып-талып кайтып та, барысын оештыруда зур көч куючы Рифат абый һәм Гөлүзә апа хакында да, шул вакытта нык авырып йөрсә дә, лотерея билетларын сату белән мәшгуль булган әнием хакында да, көне буе чәчтарашханәдән арып кайтып, кич буе бүләкләрне аралашучы Алия апа хакында да ләм-мим. Ә бит кешегә канат куяр өчен бер җылы сүз җитәр иде! Безнең әлеге командабыз чын күңелдән, авылдашларны ял иттерү максаты белән тырышып йөри. «Үзләренә акча эшлиләр», – дигән авыр сүздән соң да кулларны төшермәдек без, кабат шушы эшкә алындык.

Бәйрәмнең төп бизәге – чыршы. Аны алып кайтып урнаштыру эшен, ул торачак мәйданчыкны чистартуны Фәнис белән Ришат абыйлар башкарды. Ә мәйданчыкны сыннар белән бизәүне исә Ренат белән Рифкать үз өстенә алды. Ул ике егет чатнама суыкта әллә ничә сын һәм тау да ясадылар! Менә кайда ул язарлык материал!

Рифат абый бер дигән сәхнә ясап куйды, ә без, хатын-кызлар исә, аны бизәү эшен үз өстебезгә алдык. Күпме йокысыз төннәр, кибет юлларын таптаулар… Кайвакытта беребезнең дә җае чыкмый: минем сессия чоры, күршеләремнең эшләре уңайсыз булу. Барысына кул селтәрдәй чаклар булды, тик бәйрәм кичендә авылдашларның елмаюлы йөзләрен күрү мизгеле безне гел канатландырып килде.

Авыл советының, хуҗалык рәисенең ярдәмнәреннән ташламаулары да безгә һәрчак терәк булды.

Ник яза бу кыз боларны, диярсез. Минем соң булса да, күршеләрем – Сабировлар, Саттаровлар, Нәфыйковлар, Һадиевлар, Габделбаровлар гаиләсенә һәм әти-әниемә үз исемемнән дә, авылдашларым исеменнән дә олы рәхмәтемне җиткерәсем килә! Бергә булыйк, бердәм булыйк! Сезнең кешелекле булуыгыз сәбәпле, без йоклап баручы авылыбызга елга ике тапкыр «заряд» бирәбез. Көне-төне шушы эш өчен янып йөрүдән тыш, үзебез үк иганәчеләр булып торабыз. Күршеләрем, мин сезгә сокланам! Шулай ук чын күңелдән ярдәм иткән авылдашларыма да тагын бер кат рәхмәт! Күңелегездә шәфкать очкыннары сүнмәсен! Бергәләшеп, җырлап-биеп Яңа Салавычыбызда яшик! Безнең янып-көюләребез бәлки игътибарсыз калмас, клублы да, мәктәпле дә булырбыз, Алла боерса!

Ландыш ГАРИФУЛЛИНА,

КФУ студенты.

Комментарии