«КОРСА» НИ КОРА?

Кайсы авылга барма – зарланалар. Телләрендә – “колхоз бетә, акча түләмиләр, председатель урлый…” Менә районының Урта Корса авылында бөтенесе ал да гөл. Хөкүмәт тә шәп, эшчеләр дә аек, ә хуҗадан да фидакарь кеше юк!

– Аллага шөкер, 800 гектар җирдән 50 центнерга якын ашлык чыгар дип торабыз. Барлыгы 5300 гектар җир бар. Бездә бар да яхшы! Яңгыр да вакытында яуды, җил дә вакытында исте. Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт! – диде “Корса МТСы” ААҖнең җитәкчесе Рәүф Гыйләҗетдинов.

Ышанмавымны күрепме, Рәүф абый кырлар, амбарларны күрсәтергә алып чыгып китте. Берочтан рәиснең көне ничек үтүен аңлармын, дип үзем дә карышмадым.

– Рәүф абый тыйнак кеше ул, мактаганны яратмый. Аның кебек җитәкчеләр күбрәк булса, бүген авыл хуҗалыгы чәчәк атар иде. Бездә кешене эшләтә беләләр. Беренче чиратта, хуҗа кеше акыллы булырга тиеш, начар хуҗа белән беркем дә эшләми, – дип тезеп китте аның йөртүчесе Илгиз.

И, сөбханаллаһ! Җитәкче сүзләренә караганда, “Корса” үз-үзен аклый, табышка эшли. Ә уңыш формуласы – авыл халкының тырышып, армый-талмый эшләве. Рәүф Гыйләҗетдинов дәүләт программаларын да мактап туя алмады.

– Кредитны да авыл халкы бик теләп алды. 50гә 50 программасы буенча 7 миллионлык комбайн алдык әнә. Шуның 3 миллионын – дәүләт, калганын хуҗалык түли. Болай булгач, авылның киләчәге бар. Механизатор белән сыер савучының шундый яхшы йорт салганын кайда күргәнегез бар? – диде ул, күтәрелеп килүче кирпеч йортка төртеп күрсәтеп.

Корсаның усал кигәвеннәреннән тешләтеп көтүлекләрен дә әйләндем. Көнне төнгә ялгап эшләүче хезмәткәрләр белән аралашырга да җай чыкты. Бөтенесе эшләреннән канәгать, бер зарлары да юк. Рәүф абыйның сөт бәясе түбән булуга гына эче поша икән. Өстәвенә, итнең килограммы да 75тән 64 сумга тәгәрәгән.

– Сөтне 6 сумга алып, 26 сумга саталар. Монда кем байый: колхозмы, бездән алып сатучымы? 10 ел элек тә, хәзер дә шул ук бәядән җибәрәбез. Ә кибеттә хакы көннән-көн арта. Бәяне ничек телиләр, шулай куялар бит. Бернинди чикләү юк! Сөтнең литрын кимендә 12, итнең килограммын 90-100 сумнан алырга тиешләр, дип саныйм. Чит илдән мал-туар ташуны да хупламыйм. Үзебезнең сыерлар да бер дигән, яхшылап ашатырга гына кирәк, – диде Рәүф абый.

Биредәге колхоз алты авылны үз эченә ала. Барысы 346 хуҗалык исәпләнә. “Корса”да да уфтанырлык түгел, уртача – 6200 сум. Кризис булуга карамастан, айныкын айга түләп баралар. Быел 4 миллионлык комбайн алулары да яхшы күрсәткечләрен дәлилләп тора. Әйтергә онытканмын: Рәүф Гыйләҗетдинов инде 20 елдан артык рәис булып эшли. Аңарчы 3 ел шушында зоотехник булган. Шундый тәҗрибәле, үз хезмәтен белеп башкарган җитәкчене авыл халкының хөрмәт итүенә гаҗәпләнерлек тә түгел.

– Техникасы-мазары, төзү материаллары кирәк булса, аңардан беркайчан “юк” сүзен ишетмәссең. Программаларга кертергә, йорт төзергә булыша. Аек, эшләгән кеше сораса, әлбәттә. Һәрчак кулыннан килгәнчә ярдәм итә, рәхмәт, – диеште аның кул астында эшләүчеләр.

Менә шулай көне буе Арча һавасы иснәп, комбайнчылар белән сөйләшеп, иген басуын аркылыга-буйга иңләп йөрдем. Кичкә таба маңгай тирләремне кул белән сөртеп:

– Рәүф абый, җайлы да икән эшегез. Көне буе машинага утырып, кеше эшләгәнне рәхәтләнеп тикшереп йөрисез, – дидем елмаеп.

– Әйе инде, рәхәт булмыйча, начар җирдән качалар бит, – диде җитәкче, уенын-чынын кушып.

“Корса” бу кадәр кормаса нәрсә үзгәрер иде дисезме? Эшсезләр, бәхетсезләр саны арткан булыр иде. Халык инвесторның түләмәвенә, авылның бетүенә, эшсезлеккә борчылган заманда шаулап-гөрләп эшләүче колхозларга карап сөенәсе генә кала.

Диләрә АЛМАЗОВА.

– Арча – Урта Корса –

Комментарии