Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

ИКМӘКНЕҢ КАДЕРЕ ЮК

Мине күптәннән бик нык борчыган мәсьәлә бар. Тиздән урак өсте җитә, комбайннар белән суктыра башлыйлар. Авыл хуҗалыгы министрлыгы игътибар итсен иде: ул комбайннар игеннәрне урганда әкренрәк йөрепме, икмәкне калдырмасыннар иде. Алай бит чәчелгәнгә караганда да күбрәк – гектарына бер 6-7 центнер ашлык җирдә кала. Бу бит инде җирдән көлү! Элек пологлар җәеп, комбайнны шунда кертеп, бастырып, суктырып, контроль суктыру дигән нәрсә бар иде. Хәзер ул юк. Чит ил техникасы алай калдырмый, дип ышандырмакчы булалар. Алар артыннан йөгереп тә җитешеп булмый, андый тизлектә ул, әлбәттә, суктырып бетерә алмый. Әкренрәк йөрсә, уңышы да күбрәк була аның, бункеры да тиз тула.

Фәнил САЛИХОВ,

Минзәлә районы, Усай авылы

ИКЕ ТЕЛДӘ ДӘ БУЛСЫН!

Татарстанда җитештерелгән һәм төргәкләнгән ашамлык, көнкүреш продукциясендә исемнәре һәм составлары фәкать урыс телендә генә язылган. Хәтта урыс телендә дә тулы мәгълүмат юк. Әйтик, күптән түгел генә Россельхознадзор идарәсе Русия сәүдә нокталарына чыгарылган сөттә, судан башка, сода, крахмал, акбур, известь, гипс, бор яки салицил кислотасы барлыгын ачыклаган.

1990нчы елларда Татарстан Конституциясе кабул ителгәннән соң җитештерелгән кайбер продукциянең исемнәре ике дәүләт телендә языла башлаган иде. Бу күренеш 10 еллар чамасы гына дәвам итте. Хәзер товар җитештерүчеләр бу мәсьәләгә игътибар бирми, ягъни татар теленең дәүләт теле икәнлеген инкарь итәләр. Республиканың Министрлар Кабинетында татар теленең кулланылышын һәм аны гамәлгә ашыруны күзәтеп тору мәсьәләсе көн кадагыннан төшәргә тиеш түгел. Үзебездә җитештерелгән продукция Татарстанныкы икәне тышыннан ук күренеп торсын иде. Татар телен, дәүләт теле буларак, һәрчак гамәлдә куллансыннар һәм беркайчан да онытмасыннар!

 Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

Казан шәһәре

ДЕПУТАТЛАР БУТЫЙ

Телевизордан депутатларның сөйләшкәнен тыңлап утырдым. Ул көнне Дәүләт Советында сугыш вакытында әти-әнисе үлеп, ятим калган балаларга аерым ярдәм күрсәтүне күздә тоткан закон проекты тикшерелде. Депутатлар «сугыш чоры балалары» дип сөйләшәләр, ләкин бу дөрес түгел. Алай дигәч, ул сугыш вакытында туган барлык кешеләргә дә туры килә бит инде. «Сугыш чоры балалары» түгел, «сугыш чоры ятимнәре» дигән атаманы кулланырга кирәк бу очракта. Әллә наданлыкмы бу, әллә инде махсус халыкны бутар өчен шулай эшлиләрме? Югыйсә, парламентта язучылар да, шагыйрьләр дә утыра.

Юныс ЗАКИРОВ,

Яшел Үзән районы, Зур Яке авылы

ЮЛ БУЙЛАРЫ ЧИСТА ТҮГЕЛ

Чаллы-Ижау тимер юлы буенда күпме корыган куак, агач ботаклары… Тугайлар да чиста түгел. Кама буендагы диңгез кебек чиге күренмәгән тугайларга иген чәчелмәгән. Ул урман-кырларның хуҗалары бардыр. Ник карамыйлар шуны? Үзләре яшеллек үстерәбез, урман чистартабыз, дип мактана. Бәлки, Казанны карыйлардыр, ә республика башкала белән генә чикләнми ич. Казаннан поезд белән кайтканда да бик күп наратлар корыган. Мөгаен, ашлама сибүдән зыян күргәннәрдер. Ә яшьрәкләрендә үлән яндырудан аскы ылыслары тәмам саргаеп беткән. Бер дә матур түгел, күңелем сыкрый.

Тәслимә ГАЛИЕВА,

Әгерҗе шәһәре

ТАБИПНЫ ЭЗЛИМ

Минем 3 яшьлек оныгым бик каты тотлыга башлады. Теле ачылгач, шундый оста сөйләшә иде, хәзер юк. Әллә ничә җиргә алып барып, муллаларга да өшкертеп карадык – ярдәме тимәде. Менә Казанда Фоат исемле халык табибы бар, шундый очракларда булыша, дип ишеткән идем. Элегрәк аның янына үземнең дә барган бар, башым нык авыртканда. Тик фамилиясе төгәл истә түгел – Хөснетдинов бугай. Аны белүче юкмы икән, дип, сезнең газетага мөрәҗәгать итәргә булдым.

Теләче районыннан

исемен әйтмәгән бер ханым

РЕДАКЦИЯДӘН: Укучыбыз элемтә өчен үзенең телефонын да калдырды. Әлеге халык табибы контактларын редакциягә шалтыратып калдырырга мөмкин.

ГӘҖИТСЕЗ КАЛДЫМ

Йөри торгач, «Безнең гәҗит»кә язылырга өлгерми калдым. Инде нишләргә?

Миңнурый ХАРИСОВА,

Мамадыш шәһәре

Борчылмагыз, айның 15енә кадәр язылырга өлгерсәгез, газета августтан килә башлар. «Безнең гәҗит»нең индексы икәү: 16299, яисә П2559. Бер айга язылу хакы 85 сум 82 тиен.

ИСКӘРТӘБЕЗ: ТАТАРСТАННАН ЧИТТӘ ТАРАЛУЧЫ «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»НЕҢ ИСЕМЕ ҮЗГӘРӘК. «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ РОССИЯ» ДИП АТАЛА, почтада шулай дип сорагыз. Индексы 60074. Ул Татарстанда таралучы газета кебек үк. «Безнең гәҗит Россия» газетасына Татарстанда язылып булмый.

«Безнең гәҗит» газетасы тәкъдим итә торган тагын 2 газета бар: укучыларыбыз тарафыннан иҗат ителгән мавыктыргыч хикәя-повестьлар, гыйбрәт алырлык тарихлар тәкъдим итүче «СЕРЛӘР ГӘҖИТЕ» (индексы 16109) һәм ничек сәламәт булырга, авырганда нишләргә, халык медицинасы, дару үләннәре һәм башка шундый йорт-җир, яшәеш өчен кирәкле киңәшләр бирүче «ШИФАЛЫ ГӘҖИТ» (индексы 16080).

16 битле булып ай саен чыгучы әлеге 2 газета да МАП каталогында 52нче биттә. 1 айга язылу хакы 24 сум 28 тиен.

Почта бүлекчәләрендә бүгенге бәяләрдән киләсе 2017нче ел өчен алдан язылу кампаниясе дә башланды. Ул август ахырында төгәлләнә. Ә сентябрьдән бәяләр тагын артачак.

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый сораулар һәм фикерләр кабул иттек. Исегезгә төшерәбез: һәр чәршәмбе 10-13 сәгать аралыгында «Безнең гәҗит» журналистлары белән үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.

Мансур ХАФИЗОВ

Комментарии