«Алло, Безнең гәҗитме?»

«Алло, Безнең гәҗитме?»

ЭШСЕЗЛӘРГӘ ЭШ БИРСЕННӘР!

23нче май санында чыккан «Пенсионерлар картая һәм тагын бер якты киләчәк көтә» дигән язманы укыгач, фикеремне әйтергә булдым. Пенсиягә чыгу яшен арттырабыз, диләр. Ул законнарны кабул итеп утыручы депутатларга 100 яшьтән генә пенсиягә чыксалар да ярый, алар акчага тилмерми. Илдә эшләмәгән кеше күп. Урамда күпме эшсез бар! Алар әле пенсия яшенә җитмәгән. Сүзем алкашлар турында да түгел, алары башка. Болары менә дигән, эшлим дип торган ирләр. Безнең Түбән Камада базар артында өелешеп торалар. Кемгә бакча казыйсы, кемгә бәрәңге утыртасы, кемгә койма тотасы бар – шул эшләрне көтеп, ялланып эшләп йөриләр. Рәсми эшкә бик урнашырлар иде – алмыйлар. Чөнки яшьләре олы. Илне тотучылар менә шундыйларга эш бирсәләр, Пенсия фондына да салым күбрәк керер иде, пенсиягә чыгу яшен дә арттырасы булмас иде. Җитәкчеләр нигә шул турыда уйламый икән әзрәк? Менә шулай итеп хәерчеләр арта инде, хөкүмәт үзе хәерчеләрне арттыра.

Суфия ҖИҺАНШИНА,

Түбән Кама шәһәре

ХЕЗМӘТ ВЕТЕРАНЫ ИСЕМЕ ТИЕШМЕ?

Минем эш стажым – 25 ел. Бер танышым: «Сиңа Хезмәт ветераны исеме тиеш», – диде. Чынлап та бу исемне ала аламмы икән?

Люция НӘБИУЛЛИНА,

Балык Бистәсе районы

Хезмәт ветераны исемен алу өчен, 20-25 еллык эш стажы кирәк. Ләкин бу гына җитми. Закон буенча, Хезмәт ветераны исемен алу өчен, сезгә Русия Федерациясенең дәүләт яки ведомство бүләге (берәү булса да) бирелгән булырга тиеш. Татарстан Республикасы күләмендә бирелгән мактау кәгазе һәм бүләкләр генә саналмый. Әгәр сез Русия Федерациясенең дәүләт яки ведомство бүләге иясе икән, шуны раслый торган документны үзегез яшәгән районның социаль яклау бүлегенә илтәсе.

МИН ИСӘН!

23нче май санында Тәтеш районы, Бакырчы авылыннан Фәния Ваһапова исемле укучыгыз: «1969-1970нче елларда радиодан Зәкия Мәхмүтова дигән җырчы «Тәүге мәхәббәт» дигән җыр җырлый иде. Ул исәнме икән?» («Җырның көен кем урлый?», 23 май, 2018, №21) дип язган иде. Мин үзем Зәкия Мәхмүтова булам, исән-сау Аллаһка шөкер. Олыгайдык инде – 76 яшемдә. Казанда кызым тәрбиясендә яшим, оныклар үстерешәм. Улым аерым тора. Аның кызы – оныгым Әдилә дә җырлый. Быел мәдәният һәм сәнгать университетының беренче курсын тәмамлады. Җырларга яратам, өйдә гел җырлап йөрим. Кызганыч, хәзер чыгып җырлап йөреп булмый инде. Мине онытып бетермәгәннәр икән әле, рәхмәт. Шушы язманы укыгач, шаккаттым, күңелем булды.

ЮЛЛАМАНЫ АЛУ МӘШӘКАТЬЛЕ

Федераль үзәктән инвалид ветераннарга өч елга бер мәртәбә санаторийга юллама бирәләр. Элек аны район үзәгеннән генә барып ала идек, ә хәзер Чаллыга ук барасы. Чаллы безгә нәкъ 150 километр чыга. Ветераннарның төрлесе бар бит: беренче төркем инвалидлар да, бөтенләй йөри алмый торганнары да. Алар Чаллыга хәтле ничек барсын? Паспортын кеше аша биреп җибәреп кенә дә булмый, ветеран юлламаны үзе барып, үз кулын куеп алырга тиеш. Шул юлламаны Мөслимдә генә бирдереп булмый микәнни? Хәл итә алмаслык мәсьәлә түгелдер бит инде бу.

Мөҗаһидан МОРТАЗИН,

Мөслим районы, Исәнсеф авылы

Мөслим районы ветераннар Советы рәисе Илгиз Хафиз улы Низамов белән элемтәгә кердек. «Бу мәсьәләне иң беренче булып мин күтәреп чыктым. Чыннан да, проблема ул. Шул ук Мөҗаһидан абый, мәсәлән, Мөслимнән 40 километр ераклыктагы авылда яши. Аңа башта Мөслимгә киләсе, аннары Чаллыга барасы дигән сүз. Әле Чаллыда ул оешманы (социаль иминиятләштерү фонды) эзләп табасы, анда күпме чират торасы, аннары яңадан Мөслимгә кайтасы… Кыскасы, бик мәшәкатьле. Бу елның февраль аенда ветераннар белән очрашуга социаль иминиятләштерү фондының Чаллы филиалы җитәкчесен чакырдык – безнең Мөслим районы шул зонага карый. Үзебезнең район үзәгендә соцстрахның вәкиллеге генә бар, анда юллама бирмиләр. Җитәкчегә шушы үзебезне борчыган сорауны да бирдек. Ул безне канәгатьләндерерлек бернинди уңай җавап та бирә алмады. Федераль юллама проблемасын Чаллыдагы җирле җитәкче генә хәл итә алмый шул. Район башлыгы да белә бу проблеманы, ләкин ул да бернәрсә дә эшләтә алмый. Аның белән киңәшләшеп, Казандагы социаль иминиятләштерү фондына хат язып җибәрдек, проблеманы тәфсилләп аңлаттык. Хәзер җавап хаты көтәбез», – дип аңлатты ул.

ИЛФАТ ФӘЙЗРАХМАНОВКА НӘРСӘ БУЛГАН?

29нчы май көнне «Эфир» телеканалында «Перехват» тапшыруын карап утыра идем, аптырап киттем – Илфат Фәйзрахмановны күрсәтәләр. Ничек итеп диген бит әле! Алып баручы: «Чик сакчылары көнен бәйрәм иткән, исерек килеш руль артына утырган», – ди. Дөрес күрәмме соң, чыннан да, «Безнең гәҗит»нең баш мөхәррире Илфатмы дип, тапшыруның кабатлап күрсәтелгән чыгарылышын да карадым. Илфат инде! «Мин үземне төшерергә рөхсәт итмим», – дип, машинасына кереп утырды. Илфат Фәйзрахмановны иманлы кеше дип белә идем, ураза тотуы турында да язганы булды. Изге Рамазан аенда шулай итеп эчеп йөри микәнни?

Рәис САТТАРОВ,

Алабуга шәһәре

Бу вакыйга карата Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВның аңлатмасын 2нче биттән укыгыз. Ул аны «Эфир» телеканалы тарафыннан махсус оештырылган ахмаклык, дип бәяли.

***

Узган атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу санда үзегезнең сорауны тапмасагыз, аптырамагыз: димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә иртәнге сәгать 10нан 13.00 сәгатькә кадәр аралашабыз. Сорауларыгызны, фикер-тәкъдимнәрегезне 8 (843) 239-03-53 яки 8 927-039-03-53 номерларына шалтыратып җиткерергә мөмкин. Шушы кесә телефоны номерына СМС итеп тә язып җибәрә аласыз.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии