- 05.06.2014
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2014, №22 (4 июнь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Буа районындагы элеккеге хакимнең ветераннарны алдавы турындагы мәкаләләрне («Пәрәвез йорт», «Ветераннарга «Әбүзәр фатирлары» һ.б.) укыгач та, әйтәсе сүзем калды. Ул исәптән безнең район башлыгы Анатолий Петрович һәр авыл советларын җыеп, барлык ветераннарны барларга кушты. Безнең районда бер ветеран да, ветераннарның тол хатыннары да игътибарсыз калмады. Анысына иманым камил.
Мин күптән түгел Чүпрәле районына бардым. Олег атакайның ярдәме тимәсме дип иптәшкә әйдәделәр. Май ае, бик сазлы вакыт, анда гел яңгыр явып торды. Машинаны юлда калдырып, 500 метр араны саз ерып бардык. Ул авыл Нижнее Чекурское, бирегә бик күп дин әһелләре килә, ярдәме тимәсә, бармаслар иде. Шуны әйтәсе килә: әгәр ул чиркәү Мамадыш районында булса, Анатолий Петрович анда юлны салдырмый калмас иде. Безнең Мамадыш районының кеп-кечкенә авылларына да асфальт юллар салынды.
Бер көнне йомышым төшеп, хакимияткә бардым. Һәр атнаның бер көнендә безнең шикелле гади халыкны кабул итә Анатолий Петрович. Секретарь кыз башта балалы кешеләрне, аннан авыруларны кертә. Һәр кешегә урын тәкъдим итә. Тып-тын гына чират уза, һәркем башлыктан ачылып, шатланып чыга. Бу – юл уңды дигән сүз.
Безнең Мамадыш бик матур җиргә урнашкан, аны тулыландырып, нинди генә чәчәкләр үстермиләр. Ул Нократ буена төшсәң, оҗмах шундый буладыр инде дип уйлыйсың. Бу барысы да Анатолий Петровичның тырышлыгы. Рәхмәт аңа. Мамадышны кечкенә Парижга әйләндерде.
Вера ФЕДОТОВА.
Мамадыш шәһәре.

Комментарии