«Андый сорау бирмә…»

Туган ягым Апас төбәгенә (Иске Әнәлегә) кайткач, авылдашларым, сыйныфташларым белән очрашканда яңалыклар турында үзара сөйләшеп, әңгәмә корабыз. Кызыксынган сорауларым байтак. Шунысы кызганыч: якыннарымның, яшьтәшләремнең бакый дөньяга күчүе күңелне шомландыра. Уңайсыз булып китә…

Сыйныфташым Хәйдәр Мифтахов белән очрашу вакытлары әле дә күз алдында (мәрхүмнең урыны оҗмахта булсын). Ул Казан педагогика институтын тәмамлаганнан соң, озак еллар Апас урта мәктәбендә тарих укытты. «Мин институтта белем алганда, татар халкы тарихын укытмадылар, чын тарихи-мәдәни мирасыбыз турында китапханәләрдә укып булмады, чөнки чын татар милли китаплар, газета һәм журналлар татар халкының үткәне хакында дөреслекне язмыйлар иде. Демократия җилләре исә башлагач, дәресләрдә «Ватаным Татарстан», «Татар иле» газеталарын һәм «Мирас» журналын еш файдаландым. Тарихыбызга ихтирам, үзаң тәрбияләү өчен, укучы балаларны Шәһри Болгарга өч тапкыр алып бардым. Ул турыда районыбызның «Йолдыз» газетасында мәкаләләрем дә басылды», – дип әйткән Хәйдәрнең сүзләрен һич онытасым юк. Мин сыйныфташымның фикере белән тулысынча килешәм. Татарның чын тарихын мәктәпләрдә дә, институтларда да укытмадылар шул.

Апас урта мәктәбендә безне тарихтан Мәсрура апа Госманова укытты. Ул чакта дәреслекләр юк иде, аның сөйләгәннәрен без язып бардык, дәресләренә бик әзерләнеп укып килә идек. Мин тарихи сораулар бирергә ярата идем. Бер дәрестә укытучыбызга шундый сорау бирдем: «Мәсрура апа, сез һаман урыс халкы тарихын, аларның патшалары турында гына сөйлисез, бер дә татарларны искә алмыйсыз. Бабаларыбызның да тарихы бар бит. Дәү әнием берничә ел инде Идел буендагы Шәһри Болгар дип аталган җиргә бара. Ул аны Изге җир дип атый. Анда баргач, догалар укыйлар икән. Әйтегез әле, Шәһри Болгар нинди җир соң ул? Нигә аны дәү әнием изге җир дип атый икән?» Укытучының җавабы кыска булды: «Андый уйлар белән башыгызны катырмагыз, әзерләнеп килегез», – дип ачуланып та алды. Мәсрура апа күңелебездә сөйкемле, таләпчән укытучы булып сакланып калды, урыны җәннәттә булсын. Сыйныфта бер парта артында утырган дустым Әнвәр Галиәкбәров: «Сәгъдулла, андый сораулар бирмә, һаман сине ачулана бит», – дип кисәтеп тора иде. Күп еллар узса да, сабакташым белән мәктәптә укыган елларны еш искә төшереп елмаеп алабыз.

Хәзер барыбызга да ачык: Русиянең һичкайчан тарихы булмаган һәм хәзер дә юк. Бу хакта язучы кешеләр чын тарихны сәяси коралга әверелдерделәр. 1917нче елгы инкыйлабка кадәр дә шулай булган. Русиянең дөньяда иң артта калган дәүләт икәнлеген Алтын Урдага бәйләп аңлаталар иде. Алай димәс идем, беренчедән, үзәкләштерелгән урыс дәүләтен төзүдә Алтын Урданың әһәмияте зур булды. Икенчедән, Алтын Урда дәүләтенең яшәүдән туктавына да 500 елдан артык вакыт үтте, ә Русия һаман хәерче!

Татар халкының чын тарихын язарга омтылыш булганда, совет хөкүмәте тарафыннан басым ясалды. ВКП(б) Үзәк комитетының 1944нче елның 9нчы августында «Татарстан партия оешмасында масса-сәяси һәм идеология эшенең торышы һәм аны яхшырту чаралары турында»гы карар кабул итүе моңа бер генә мисал. Бу документта кайбер совет тарихчыларының татар халкы тарихын яктыртудагы аерым хаталары күрсәтелә. Чынлыкта исә бернинди хаталар булмаган.

Игълан ителгән әлеге карарда «Идегәй» дастанына «Ханнар һәм феодаллар эпосы» дигән тискәре бәя бирелгән. Нахакка җәберләнгән бу рухи җәүһәр узган гасырның 90нчы елларында гына халкыбызга кабат әйләнеп кайтты.

Мөхтәрәм галимнәр, тарихчылар, фән эшлеклеләре дә татар халкының тарихын яктыртканны армый-талмый язсыннар иде! Милләтебез моңа бик мохтаҗ…

«Үткәне булмаган халыкның киләчәге юк», – диләр. Шуңа күрә үткәнебезгә генә түгел, киләчәгебезгә дә битараф булмасак иде!..

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,

сугыш һәм хезмәт ветераны.

Апас районы.

Комментарии