- 05.05.2023
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2023, №17 (3 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Безнең якларда колхозлашу 1932нче елларда булды, дип сөйләгәне истә калган әнкәйнең. Ул үзе 1896нчы елгы иде. Һәр ир-атлы йортта бер сыер, бер ат, сарык, кош-корт асраганнар. Үзләренең имана җирләре булган. Җирләр ир-атка, малай туса, малайга бирелгән. Хәллерәк кешеләр атны да, сыерны да күпләп асраганнар. Асраулар, хезмәтчеләр дә тотканнар. Хезмәтчеләр өчен, үз йорты булмаганнар өчен ишегалдында яки бакча ягында аерым йорт төзегәннәр. Зур авылларда шундый берничә гаилә булган. Халык аларны хәлле тормышлы, бай дип йөрткән. Советлар җиңгәч, колхозлашу елларында аларга кулак келәймәсе сугылган. Колхоз турындагы әллә нинди уйдырмаларны менә шушы хәлле кешеләр чыгарган, үзләренең куштаннары аша халыкка тараткан. Гәҗит-журналларны да шундый ару тормышлы кешеләр генә район, шәһәрдән сатып алып кайтып укый алган. Ярлы халыкта гәҗит кайгысы булмаган.
Колхоз турындагы уйдырмаларның берсе болай: имеш, колхозлар оешкач, бөтен кеше – ире-хатыны бер зур юрган астында йоклаячак, ир-хатын булмаячак. Кара халык моңа ышана. Ничек инде аның сөекле хатыны, дүрт бала әнисе Әсмабикә сакал-мыегын да кырмый торган, шапшак, ялкау Әшрәфулла белән бер юрган астында ятарга тиеш?
Халыкны гел кәнсәләргә чакыртып, колхозга керергә үгетлиләр. Әткәйне дә кәнсәләргә әллә ничә чакырталар. Районнан вәкил дә килә. Вәкил әткәйдән: «Абзый, син ни атлы?» – дип сорый. «Атлы түгел мин, җәяү генә килдем», – ди әткәй. Авыл җитәкчесе, исемеңне сорый, дип ачыклык кертә. Бу көнне дә әткәй колхозга керергә кул куймыйча кайтып китә. Әткәйнең кайтуын түземсезлек белән көткән әнкәй: «Йә, кул куйдыңмы?» – дип сорый. «Юк, – дип җавап бирә әткәй. – Дүрт сәгать буена үгетләделәр. Куркытып та карадылар, куймадым». Шул елларда халык телендә бер такмаза да бар иде: «Колхоз тарала микән? Колхоз кадала микән?» Әле бу такмаза безнең Сарманның үзендә тумадымы икән? Сарман халкы «з» урынына «д» дип сөйләшә бит. Бер җор адәм шулай такмаклап йөри торгач, авылның куштаны моны барып әләкләгән. Чакыртканнар абзыйны. Ә ул: «Мин бит «колхоз тары ала микән, колхоз каз ала микән», дидем», – дип котылган. Моны бик каты кисәтеп кайтарып җибәргәннәр. Абзый шул хуттан кәнсәләргә барып, колхозга керергә кул да куеп кайткан, имеш.
Атларны-сыерларны җыеп алып, ашык-пошык әтмәлләнгән утарларга ябалар. Колхозчылар инде шушы фермаларда эшли башлый. Эшкә килүгә, һәркем башта үз аты, үз сыеры янына ашыга. Кесәсенә тыгып килгән бер телем кара ипиен каптыра, муен астын кашып, күз яшьләрен сөртеп ала. Инде халык күнегеп кенә килгәндә, аяз көнне яшен суккандай, Сталинның «Головокружение от успехов» дигән мәкаләсе дөнья күрә. Тарала колхоз. Бик күбесе үзенең сыерын, атын кире җитәкләп алып кайтып китә. Тик озакка түгел. Кабат колхозлашу башлана.
Мин үзем белгәндә, сугыштан соңгы елларда колхоз бик көчле иде. Укымышлы, тәҗрибәле агрономнар, колхоз җитәкчеләре дә, әллә-ни белемнәре булмаса да, курсларда белем алып кайтып, эшне бик әйбәт оештырдылар. Башта колхозлар бик бәләкәй авылларда да һәр авылның үзенеке иде. Үзем эшләгән Александровкага карый торган 28 хуҗалыклы Кызыл Ялан авылы да үзе бер колхоз булган. Үзем юллама белән Александровкага почтага эшкә килгәч, әле Карамалы колхозы исеменә шактый посылкалар килде. Колхозның исеме «Мәдәният» булып хәтердә калган. Ә Александровкадагы колхоз «Путь Ленина» исемен йөртте. Соңрак «совхоз Карамалинский»га әйләнде. Минем үземчә, колхозлар бик әйбәт булган. Бөтен авыл халкына эш бар иде. Читкә китәргә дә бик ашкынып тормадылар. Үз хуҗалыкларында да мал асрап, эшле дә, ашлы да булды халык. Башта, эреләндерү, дигән булып, бәләкәй авылларны бетерделәр. Халык эшсез калды. Кайсы кая таралышырга мәҗбүр булды. Татар теленең бетүенә дә шул авылларны эреләндерү сәбәпче булды. Кызыл Яланның (икенче исеме Балагач) башлангыч мәктәбен бетерделәр. 7-8 яшьлек балалар 3-2 чакрымдагы Александровка мәктәбенә йөреп укый башладылар. Карамалының үзендә дә 7 класслы татар мәктәбе булган. Александровка – Карамалы арасы инеш аша гына. Хәзер Карамалыда медпункт, клуб, мәктәп юк. Хөкүмәт кибетен дә яптылар. Әле ярый бер эшмәкәр хатын үз кибетен тота. Халык аңа бик рәхмәтле.
Колхозларны оештыруы авыр булса да, бетерүе бик тиз булды. Бетерү өчен акыл да, вакыт та кирәк түгел шул.
Халисә ШӘЙДУЛЛИНА,
Сарман районы, Җәлил бистәсе
Комментарии