Эшләп баеп буламы? – 2

Газетабызның 18 апрель санында «Эшләп баеп буламы?»

(18 апрель, 2012 ел) дигән язма дөнья күргән иде. Мәкалә авторы түрәләрнең турында бик тәфсилләп язган иде ул материалда. Интернетта, Татарстан халкының уртача 20 мең, дигән мәгълүматны укыгач, шул теманы дәвам итеп, үз фикерләремне җиткерергә булдым.

ТР Премьер-министрының күптән түгел ясаган хисабы буенча, татарстанлыларның уртача хезмәт хакы 20 009 сум (!) булуы «ачыкланды». Бу, узган ел белән чагыштырганда, 16,1%ка күбрәк дигән сүз. Өстәвенә, республикада еллык инфляция бары 6% кына булган, имеш. Интернетта күрсәтелгән рәсми мәгълүматлар буенча, 2012 елның гыйнварында, Татарстанда бер кеше башына керем якынча 18093,7 сум тәшкил иткән.

«Татарстан халкының яшәү дәрәҗәсе күпкә яхшырды, – дип белдерде Илдар Халиков. – Моңа якташларыбызның кредитлардан актив куллана башлавы дәлил булып тора», – диде ул. 2010 ел белән чагыштырганда, 2011 елда кредит алучылар бермә-бер арткан. Хәзер банктан барлыгы 107,5 миллиард сум күләмендә «бурычка» алынган. Әмма бу, миңа калса, халыкның тормышы рәтләнде дигән сүз түгел. Чөнки инде менә соңгы берничә елда ил халкы ипотекага фатирлар сатып ала башлады. Бу исә кешене телиме-теләмиме банктан алырга мәҗбүр итә.

Татарстан икътисад министрының гыйнвар-февраль ае хисабына күз салсаң, республика халкының хезмәт хакы гына түгел, ә эшчәнлеге дә артып киткән. Үсеш нефть эшкәртү өлкәсендә – 130,1% булса, электр техникасын җитештерү 113,9%ка арткан.

«Росгосстрах» стратегик тикшеренүләр үзәгенең февраль аенда ясалган сораштыруына ышансаң, республикабызда яшәүчеләрнең 80%тан артыгы үз тормыш дәрәҗәсеннән канәгать икән. (Кызганыч, нинди катлам вәкилләреннән сораштырганнарын күрсәтмәгәннәр. Әмма узган елгы сораштыру белән чагыштырганда, җитеш тормышта яшәүчеләр саны артуы сизелә.) Икътисад министрлыгын җитәкләүче Мидхәт Шәһиәхмәтов, Татарстан халкының киләчәктә дә яшәү дәрәҗәсе үсәчәк, дип белдерде. Аның сүзләренә караганда, республикада яшәүче һәр эшченең хезмәт хакы 40 мең сумнан да аз булмаячак. Өстәвенә, һәр кеше аз дигәндә 26,5 кв.метр торак белән тәэмин ителәчәк, дип вәгъдә итә министр.

Моннан өч ел элек миңа шәһәребезнең бер автомәктәбендә җыештыручы булып эшләргә туры килде. Көн саен 7 бүлмәне һәм икенче катка менә торган баскычны юарга кирәк иде. Хезмәт хакы 4 мең сум тәшкил иткәне истә калган. Әле ул 4 меңнән пенсия фондына да, салымын да басып калалар. Нәтиҗәдә, бер ай өчен 2600 сум акча алган идем. Ярый ла, мин студентка бу зур акча, ә гаиләсе булган кеше өчен 2600 сум нинди хезмәт хакы булсын?! Байлар әнә ресторанга «кереп чыкканда» да 6-7 мең сум калдыра. Ә гади халык шул 6-7 мең сумга ай буе яши, өстәвенә коммуналь хезмәтләрен дә түли, юлына да тота.

КФУ ректоры Илшат Гафуров 25 февральдә «Вечерняя Казань» газетасына биргән интервьюсында, университет хезмәткәрләренең уртача эш хакы 30 мең сумнан да артып китә, дип әйтте. Киләчәктә бу сан 40 мең сумга җитәргә тиеш, дип вәгъдә биргән иде ул хезмәттәшләре һәм республика башлыгы алдында. «Вечерняя Казань» газетасы журналистының аноним сораштыруы вакытында, укытучыларның хезмәт хакы 13 мең сумнан да югары булмавы ачыкланган. Фәннәр докторы исә кулына якынча 19 мең сум ала икән. Үз хезмәт хакын ректор, билгеле, әйтмәгән. Ә менә Казан дәүләт медицина университеты ректоры Алексей Созинов һәр ай саен 114 мең сум хезмәт хакы алуын әйтүдән курыкмаган.

Бервакыт физкультура укытучым үзенең хезмөт хакы 7 мең сум булуын әйтеп шаккаттырган иде. Табибларның да хезмәт хакы әллә ни зур түгел. Бер танышымның апасы ике ел элек шәһәр хастаханәләренең берсендә шәфкать туташы булып эшләгән иде. Аның хезмәт хакы 5 мең сум иде ул чакта. Хәзер дә 3900гә эшләп йөрүче ак халатлы туташлар шактый. Дөрес, барысы да шундый аз хезмәт хакына эшләми, билгеле. Мәскәүдә, мисал өчен, «Ашыгыч ярдәм» табиблары 79-84 мең сум эш хакы ала, дип белдергән иде шәһәр мэры С.Собянин. Безнең республикада да табибларның хәлләре алай ук авыр түгелдер әле. Ни дисәң дә, газ, нефть чыгара торган республика бит без! Нефть дигәннән, җир маен чыгару, эшкәртү өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакы 20 мең сумнан да аз түгел. Бу, әлбәттә, эшнең авырлыгына да бәйле. Кайбер нефтьчеләр аена 40-50 мең сум хезмәт хакы да ала икән. Шул 40 меңгә 3900не һәм берничә йөз мең сум алучы түрәләр акчасын кушып, кеше башына бүләләр дә, уртача хезмәт хакы 20 мең сум килеп чыга инде!

Журналистларның да хезмәте ничек бәяләнүне әйтим. Күпләр безне матур киенеп, кеше арасында сөйләнеп кенә йөри, өстәвенә, шуның өчен акча да ала дип уйлый. Ялгыш фикер! Журналистларның хезмәте бер дә табибныкыннан да, сыер савучыныкыннан да, завод эшчесенекеннән дә ким түгел. Кайбер очракларда хәтта авыррак та булырга мөмкин. Безнең эш хакыбызның күләме нинди газета-журналда яисә телевидение, радиода эшләүгә нык бәйләнгән. Әгәр дәүләт басмасында эшлисең икән, анда оклад 2500 сумнан башлана. Премия, гонорарлар белән якынча 13-15 мең сум тирәсе акча эшләргә мөмкин. Кайбер басмаларда 6-7 мең сум гына алучылар да бар. Бүлек мөдирләре, редакторлар күбрәк ала, билгеле. Шәхси басмада да шулайрак. Әмма кайбер шәхси газета-журналларда, дәүләтнекенә караганда, акчаны әйбәтрәк түлиләр. Телевизион журналист эше шулай ук җиңел түгел. Кайбер телетапшырулар сез иртән йокыдан уянганда инде башланган булалар. Моның өчен журналист иртәнге 3-4тә торып, редакциягә юнәлергә тиеш. Аның командировкалары да булгалый. Өстәвенә, камера алдында һәрвакыт матур, зәвыклы итеп күренергә кирәк. Кичә кигән күлмәгеңне бүген дә киеп сюжет төшерергә чыгып йөгерә алмыйсың. Ә татар телевидениесенә никтер өс киеме җитештерүче фирмалар иганәчелек күрсәтми, бәлки, җитәкчелек, реклама бүлеге аларны кызыксындыра белмидер.

Сүз уңаеннан, сез телевизордан карый торган 3 минутлык сюжетны төшерү өчен якынча 4-5 сәгать вакыт китә, ул материал өстендә 5-6 кеше эшләргә мөмкин. Ә журналистка моның өчен бары 300-500 сум(!) акча түлиләр! Шуңа да журналистикада иң түземнәр, чаялар һәм үз эшен яратучылар гына эшли дә инде. Шундый сыйфатларың юк икән, синең укучың да, тамашачың да, тыңлаучың да булмаячак.

«И сабыйлар! Эшләгез сез, иң мөкаддәс нәрсә – эш,
Эш агачы һәрвакытта бик юмарт китерер җимеш», – дигән Тукаебыз. Гади халык гомер-гомергә тир түгеп, ипиен эшләп тапкан. Тик кайбер хезмәт тиешенчә бәяләнмәгәнгә генә ачу чыга. Кесә эченнән йодрык селкеп кенә утырабыз шул, шуннан ары китеп булмый әлегә…

Лилия ЛОКМАНОВА.

Эшләп баеп буламы? – 2 , 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии