- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Урам буйлап балалар килә. Үзләре елмая, көлә. Әле сабый күзләрендә олылар чаткысы чагылып кала. Башлары югары, горур. Ниндидер зур ышаныч белән алга атлыйлар. Иңнәрендә канатлар диярсең. Муеннарында өчпочмаклы кызыл галстук…
Элекке елларга әйләнеп кайтсак, пионерлар тормышының шундый күренешенә дә тап булыр идек. Бер төркем тимурчылар ишегалдында эш белән мәшгуль, кайсылары кар көри, кайберләре су китерә… Алар әби-бабайга ярдәм итүне максат итеп куйган.
Октябрят, пионер, комсомоллар… Бер карасаң, мәктәп елларындагы шушы тәртип әйбәт булган. Балачакта пионер булганнар моны билгеле бер тантана, зур җаваплылык итеп кабул иткән. Октябрят вакытта сиңа пионерлар ярдәм күрсәтә, укуда булыша. Пионер булгач, октябрятларга ярдәм итүне үз җилкәңә аласың. Исем күтәрелә барган саен, җаваплылык та арта. Пионерга кабул ителү – үзе бер имтихан! Монда үзеңне октябрят булып яхшы яктан күрсәткәч, бар кешеләр алдында тантаналы рәвештә кагыйдәләрне ялгышмыйча сөйли алсаң, иңеңә кызыл галстук һәм пионер исеме килеп кунаклый.
Альберт Хәялиев, 52 яшь.
Бала чакта пионерга кабул ителү тантанасы зур җаваплылык иде. Инде томанлы хатирәләргә уралып, ул вакыйгаларга күпме еллар үтсә дә, әле дә ачыктан-ачык хәтерлим. Ул чорда сыйныфларда 30 бала укый. Һәр сыйныф «а», «б», «в», хәтта «г»ларга бүленә. Тантанада һәр баланы тыңлап бетермичә кузгалу юк. Шунда безне дә рәт-рәт итеп тезеп бастырдылар. Барысы дулкынлана, борчыла. Үземнең дә борчылудан күзләрем аягыма төште. Карасам, бер аякта оекбаш, берсендә кара оегым (ул вакытта җылы булсын дип оекбаш эченнән кара оек кия идек). «Кая югалган инде, хурлыкка калам бит», дип каушап беттем. Шулай пионерга кабул иттеләр. Минем аякка караганнармы, юкмы, анысын ачык кына хәтерләмим. Кайткач, аягымны сала башласам, ике карасын да бер аякка кигәнмен икән. Уйлап карагыз, нинди зур җаваплылык булган ул пионерлыкка кабул итү. Шулкадәр каушагач…
Әхәт Нургатин, 49 яшь.
Ул чорда әле без, әтиләр әйтмешли, «шалапай» малайлар идек. Һәрнәрсәдән кызык табарга яраткан күңелләребез, шуклыклар белән директор бүлмәсеннән өзелмәдек. Шулай да, пионерга кабул итүгә бик җаваплы карый идек. Егетләр белән үзара шук булсак та, бу мизгелләр безне җитдиләндерә, бер-беребездән ак көнләшү белән көнләшеп әзерләндек. Тантанага әле бәйрәмнәргә кия торган ак күлмәкне киясең. Ни дисәң дә, кызыл галстук тагачаклар бит.
Кызыл галстук белән вакыйгалар күп булды. Иң мөһиме – онытып калдырмаска кирәк иде. Ә тантана көнне сыйныфташ кызыбыз барысыннан да уздырып җибәрде: «Мин бу сыер чүбен такмыйм», – диде. Никадәр карышса да, барыбер тагып йөрде галстукны. Шул сүзләреннән соң бер айга якын сөйләшүче булмады аның белән.
Фәнүзә Галиахмәтова, 47 яшь.
Пионер чорлары бик күңелле булып истә калган. Барысы да бер вакыйгага килеп тоташа. Беркөнне мәктәпкә барганда без карарга тиешле Гөлбикә әбинең капкасын кар күмеп киткән. Шул арада җыелышып көрәргә тотындык. Тик кечкенә дүрт кыз кулыннан ни килсен инде. Арыгач, онытылып, шушы кардан шуа башладык. Укырга бармыйча шуганны бер малай сыйныфка килеп сөйләгән. Укытучы апабызга ишетелгәч, бик каты орышты. Кыз башың белән кызарып торырга икеләтә оят ич инде! «Кар көрәдек» дисәк тә, ышанмадылар. Укудан кайтканда Гөлбикә әби янына кереп сөйләшеп карадык: «Әби, син безне кар көрәде дип әйт әле». Ул ризалашты. Гәүдәгә чандыр, ябык кына бу әби. Икенче көнне таң белән, чана алып килеп, әбине шәлләргә төреп шунда утыртып, мәктәпкә алып мендек. Сыйныфта әби безнең «кар көрәгәнне» сөйләде. Укытучы апабыз гафу үтенеп, аркабыздан какты…
Ә безнең заманга пионер, комсомол исемнәре юкка чыгарылды. Алардан кабатлап эзтабар һәм варислар исемнәрен чыгарганнар иде, тик анысы да озак тормады. Бүгенге наркомания чәчәк аткан, яшүсмерләр эшсезлектән интеккән заманда, бәлки, нәкъ менә шушы категорияләрнең булуы барысын да киметер иде. Тик заманнар үзгәрә, алар белән дөньяга караш та башка төсмер ала. Хәлемнән килсә, кайтыр идем совет чорына…
Алсу НУРГАТИНА,
КФУ студенты.
Комментарии