Алло, «Безнең гәҗит»ме?

Алло, «Безнең гәҗит»ме?

 

ЙОРТ БЕЛӘН ЛАПАС АРАСЫ КҮПМЕ БУЛЫРГА ТИЕШ?

2015нче елның июлендә төнге сәгать икенче яртыда күршеләрдә янгын чыкты. Ул безне дә читләтеп үтмәде: ике катлы лапас, мунча, сарай, келәтләребез – бөтенесе янып бетте, гомер буе эшләп тапкан бернәрсәне дә ала алмый калдык. Янгын сүндерүчеләр өебезне саклап калды, аларга Аллаһның рәхмәте яусын! Хәзер шул күршеләр ике арадагы ызанга койма корып куйды. Өйләребез бик якын, элек шулай җиткерелгән бит. Безнең өй белән аларның койма арасы – метр ярым ара. Кешедән ишеттем: күрше анда лапас җиткерәм дип әйтә икән. Әгәр коймасына терәтеп лапас төзеп куйса, безнең тәрәзә төбенә үк китереп салгандай була бит инде. Янгын куркынычсызлыгы буенча торак йорт белән күршеләрнең лапасы арасында күпме ара булырга тиеш икән?

Мөнәвәрә ЯРУЛЛИНА,

Теләче районы, Туктамыш авылы

РЕДАКЦИЯДӘН: Русиядә гамәлдә булган янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре нигезендә, торак йорт белән күршедәге корылма арасының күпме булырга тиешлеге махсус таблица ярдәмендә исәпләнә. Анда йортның һәм корылманың нинди чималдан төзелгәне (яна торган яки янмый торган) исәпкә алына. Әйтик, сезнең йорт агачтан (яна торган), ә күршеләрнең корылмасы бетоннан (янмый торган) икән, ике арада кимендә 10 метр ара калырга тиеш. Әлеге таблицада иң аз ара – 6 метр (ике корылма да янмый торган материалдан төзелсә), ә иң зуры – 15 метр (ике корылма да яна торган булса).

Моннан тыш, санитар нормалар да бар. Әгәр күршеләр төзи торган корылма хуҗалык кирәк-яраклары саклый торган сарай гына буласы икән, сезнең йорттан кимендә 6 метр ара калдырып салырга рөхсәт ителә. Әгәр сезнең тәрәзә ул якка карап тормаса, араны 4 метрга калдырырга ярый. Төзелә торган корылма тавык кетәклеге икән, йорт (тәрәзәсе шул якка караса) белән ике арада – 8, эре терлек асрый торган лапас икән, кимендә 12 метр ара калырга тиеш.

КИЛЕП ҖИТТЕК...

Чаллы телевидениесе корреспондентлары беркөнне урамга чыкканнар, ипи хакларын ничек артык күтәрмәскә, дигән сорау белән ипи сата торган ларекларга мөрәҗәгать итеп йөриләр. Гипер-супермаркетлардан сорау алучы юк. «Кызыл Яр» ябык базары янына килделәр. Анда терәтеп салынган ипи-камыр ризыклары сату ноктасы бар. Шунда сатучыдан сорыйлар: ничек соң, ипи хакларын саклыйсызмы, диләр. Тырышабыз инде, артык «накрутка» салмыйбыз, ди сатучы. Ул мескен үзе дә бер тиен өчен басып тора, ничек ипи хакын сакласын, халыкка ничек ярдәм итсен инде?! Ипи пешерү заводлары белән шәһәр мэры бергә эшләсә, бер стандарт хак куйсалар, ышаныр идек. Әйе, килеп җиттек, пәрдә ачылды. Чит ил инвесторларына эш биреп, безне хәерчеләндергән, эшсез, ач калдырган җитәкчеләргә оят түгелме икән? Русия президенты Борис Ельцин Татарстанга килеп, «ирекне күпме алсагыз да алыгыз» дигән иде, татар байлары моны икенче төрле аңлады. Үзләштерү, талау, сату белән шөгыльләнделәр, үзләре һаман иректә йөриләр. Ә халыкка бер буханка ипи 50-55 сумга күтәрелде. Авылдагы алыпсатарлар да оялмыйлар, хак күтәрәләр. Безнең авылдагы «Ихлас» кибете писүкнең килосын февраль азагы җиткәнче үк 88 сум иткән иде инде. Менә шундый хәлләр. Кемнән көтәргә бу тәртипне?..

Мәүлидә ГАЙСИНА,

Минзәлә районы, Хуҗәмәт авылы

АНА ТЕЛЕ – ДОГА КЫЛЫР ӨЧЕН

Казанда «ана теле, ана теле» дип сөйләшәләр. Аның нәрсәгә кирәген генә аңлатмыйлар. Шуңа күрә кеше ана телен белми, кызыксынмый. Ана теле дога кылыр өчен кирәк! Без бит урысча да, инглизчә дә аралашабыз. Ә доганы ана телендә кылабыз.

Гөлбизәр ХӘСӘНОВА,

Киров өлкәсе, Нократ Аланы шәһәре

КАРТЛАРНЫ ТАЛЫЙЛАР, БАНДИТЛАРНЫ ТОТА АЛМЫЙЛАР

Сугыш чоры балалары, әзрәк ярдәм итә алмассызмы, дип, Фәрит Мөхәммәтшинга да, Рөстәм Миңнехановка да яздылар. Безнең аларга түләргә бер тәңкә дә акчабыз юк, дип кенә җавап бирделәр. Хәзер Украинадан килгән кешеләргә күпме матди ярдәм күрсәтәләр. Аларга бер тәңкәне каян алдылар икән? Авыл җирләрендә үзара салым җыялар. Һаман шул мескен карт-корыдан түләттерәләр инде аны. Беркөнне укыдым: 2019нчы елда Русия буенча 287,5 млн сум акча җыелган, шуның 246,6 миллионы – Татарстанда. Битлек кимәгән өчен штраф салу буенча да безнең республика беренче урынга чыккан. Бу штрафларның ничек җыелганын беләсездер. Мескен әби белән бабай, калтыр-колтыр килеп, банкка пенсиясен алырга бара, акчасын алганнан соң, битлеген салырга мәҗбүр була – тын ала алмый башлый чөнки. Ишек артыннан полиция хезмәткәрләре атылып чыгалар да, фотога төшерәләр һәм штраф салып куялар. Менә шулай иттереп җыелган акча белән беренче урынга чыкканбыз. Аннан соң бик грамоталы прокурорларыбыз, мәктәп саен йөгереп, нишләп татар телен ике сәгатьтән артык укытып яталар, дип тикшереп йөрделәр. Ә шул вакытта Казан урамыннан сабыйларның үзәкләрен өзеп, «үтерәм!» дип, ау мылтыгы асып йөргән бандитларны тота алмыйлар, адәм көлкесе.

Кукмара районыннан бер бабай

***

Узган атнада укучыларыбыздан менә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Соравыгызга җавап тапмасагыз – борчылмагыз, димәк, аңа җавап эзләнә. Сезнең белән һәр атнаның чәршәмбесендә 10нан 13:00 сәгатькә кадәр турыдан туры элемтәдә аралашабыз. Сорауларыгызны, зарларыгызны һәм фикер-тәкъдимнәрегезне башка вакытта да җиткерергә мөмкин. Ләкин катлаулы мәсьәләләр бары тик шул элемтә вакытында гына кабул ителә. Редакциябезнең телефоны – (843)239-03-53. Шулай ук кесә телефоныннан да шалтыратырга була: 8927-039-03-53.

Игътибар, эпидемия чорында редакциягә килми торуыгыз сорала. Мөмкин булса, телефон аша сөйләшергә, ихтыяҗ туганда гына очрашырга.

Мөрәҗәгатьләрне Фәнзилә МОСТАФИНА кабул итеп алды

 

 

Комментарии