- 05.04.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №14 (6 апрель)
- Рубрика: Тормыш сулышы
АЛАР ТУКАЙ БҮЛӘГЕНӘ ЛАЕК!
Без, Чаллы шәһәренең ТИҮ бүлеге активистлары, Фәүзия Бәйрәмова һәм Айдар Хәлим белән бер шәһәрдә яшәвебезгә горурланабыз. Дистәләгән еллар милләтебезгә тугрылыклы хезмәт иткән каһарманнарыбыз ул бүләккә күптән лаек инде. Елның елында аларны читкә тибеп калдыручыларны халкыбызның хыянәтчеләре дип бәялибез.
Чаллы шәһәре ТИҮ активистлары исеменнән
Гамил КАМАЛЕТДИНОВ,
Рифат БӘДРЕТДИНОВ,
Фәһим ВӘЛИЕВ
ДӨРЕС АҢЛАДЫМ МИКӘН?
Безнең пай җиребез бар. Аңа дәүләт теркәве уздырдык. Ә хәзер яңадан теркәргә кирәк, дип ишеттек. Шул сүз дөресме икән?
Тагын бер соравым бар. Пенсионерларга юл йөргән өчен субсидия түләнә. Ул акча берәр айда түләнми калырга мөмкинме икән? Минеке шулай булды. Социаль яклау бүлегенә барган идем, җылылык өчен субсидия күбрәк түләнгән, шуңа күрә юл акчасы түләнмәде, диделәр. Хезмәт ветераннарына субсидия ничек түләнелә икән: аның билгеле бер күләме бармы, әллә яккан җылылык, тотылган утка карап түләнеләме?
Роза ГАЛИЕВА,
Азнакай районы, Урманай авылы
Беренче сорауга Азнакай районы милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Наил ЗАРИПОВ җавап бирә: «Монда бер сүз белән генә җавап биреп булмый. Аның ул җире ничек итеп кулга төшкән, мирас итеп калдырылганмы, әллә башкачамы – барысын да документтан карарга кирәк. Шуңа күрә Роза ханым үзе безгә килеп чыкса, соравына төгәлрәк җавап ала алыр иде».
Икенче сорауны районның социаль яклау бүлеге белгече Гөлнара ЛОТФУЛЛИНАга бирдек. «Җылылык өчен субсидия дигәндә бу апа коммуналь хезмәтләр өчен субсидияне күздә тота инде. Ул бер айда чыннан да күбрәк түләнгән булырга мөмкин. Кабаттан исәпләгәннән соң, ничә сум артыграк түләнелгәне билгеләнә дә ул сумма пенсионерның юл акчасыннан чигереп калына. Моны махсус программа шулай көйли. Хезмәт ветераннарына субсидия билгеләнгән нормативның 50 проценты күләмендә түләнелә, аннан артып киткән өлешенә ташлама бирелми», – дип җавап бирде ул.
ТАТАР ТЕЛЕКАНАЛЫ БЕТӘРГӘ ТИЕШ ТҮГЕЛ!
Мәскәү түрәләре карары нигезендә, 2018нче елдан телевизор аша «Татарстан-Яңа гасыр» каналын карый алмаячакбыз – ул түләүлегә әйләнергә мөмкин. Әгәр дә бу карар үзгәрешсез калса, урыс булмаган һәр халык үз туган телендә тапшыру караудан мәхрүм калачак. Мөселманнарга карата заманында Лука Канашевич үткәргән чараның (көчләп чукындыру) кабатлануы бик мөмкин. Татарстан җитәкчеләре бу мәсъәләне тиешенчә хәл итеп, күп санлы татар халкының мәнфәгатьләрен яклар, элеккечә милли тапшыруларыбызны бернинди үзгәрешсез карый алырбыз дигән өметтә калам.
Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ,
Казан шәһәре
СУБСИДИЯ КАЙЧАН БУЛЫР?
«Татфондбанк»тан авыл хуҗалыгы кредиты алган идек. Аның субсидиясе күчәргә тиеш иде, сентябрьдән бирле көтәбез – юк та юк. Банк директоры, районның авыл хуҗалыгы идарәсе күчерә, ди. Ә идарә, килешүләргә яңадан кул куйдырырга кирәк, документлар Казанга җибәрелде, ди. Шулай булырга тиешме икән соң?
Исемем редакция өчен генә,
Кукмара районы
«Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан приказ алдык: килешү төземичә бернинди субсидия дә түләнми. Кукмарада гына түгел, бөтен районда шул хәл. Бу карар әле быел гына гамәлгә керде. Без, бездән бигрәк Татарстанның авыл хуҗалыгы министрлыгы аптырашта, чөнки аларга федераль министрлыктан кушылган бит бу. Безнең районда әлеге кредитны 4 меңләп кеше алган иде. Хәзер бөтен документларны чагыштырып, халык белән сөйләшеп, аңлатып чыгасы була. Май аенда субсидияләрне түли башларга, дип үзебезгә таләп куйдык», – дип аңлатты Кукмара авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең финанс-икътисад бүлеге консультанты Рафис ЯРУЛЛИН.
БЕЛЕШМӘ АЛА АЛМЫЙМ
Килешү буенча эшкә урнашкан идем. Өч ай сынау срогы белән алдылар. Өч айдан соң, яңа килешү төзеделәр – сынау вакытын тагын өч айга озайталар. Алай булырга тиеш микәнни? Аның өчен хезмәт хакы түләнми бит! Өстәвенә, миңа субсидия алыр өчен белешмә дә бирмиләр.
Зөлфирә ГАББАЗОВА,
Алабуга шәһәре
РФ Хезмәт кодексының 70нче маддәсендә язылганча, сынау вакыты өч айдан да артырга тиеш түгел. Бары тик җитәкче, аның урынбасары, баш хисапчы һәм аның урынбасары өчен генә сынау вакыты күп дигәндә алты ай дип билгеләнелә ала.
Сынау рәвешендә генә эшләсәгез дә, сез башкалар кебек үк хезмәткәр. Эшкә алынганда хезмәт килешүе төзегәнсез һәм оешманың уставы белән танышкансыздыр. Шуңа күрә эш урыныннан белешмә алырга да хокукыгыз бар. Моның өчен гариза язарга һәм аны җитәкчегә кертеп бирергә кирәк. Өч көн эчендә белешмә бирелмәсә, җитәкчегезне Дәүләт хезмәт инспекциясенә (ГИТ) шикаять итә аласыз.
ҮЛГӘЧ ТӘ ТЫНЫЧЛЫК ЮК
Без сугыш чоры балалары. Хәзер гомер үтеп бара инде, картайдык. Тик дөньядан киткәндә дә тынычлык юк – үлгәч мәетеңне яралар. Үләргә дә куркып ятабыз! Кинәт үлгәннәрне, яшьләрне, тәртипсез яшәү рәвеше алып барганнарны ярсыннар да, ә менә урынга ятып авырып, картаеп үлгәннәрне ник ярырга инде? Үлгәч тә пычак астына ятасыбыз килми – оялабыз. Шушы мәсьәләне берәр татар депутаты күтәреп чыкса, уңай якка хәл итә алмаслар иде микән, дип өметләнеп калабыз.
Флера СӘЙФЕТДИНОВА,
Спасс районы, Ямбакты авылы
ҮЗАРА САЛЫМ ТҮЛӘРГӘ ТИЕШМЕ?
Минем әтием 85 яшендә, II төркем инвалид. Әнигә – 79, ул I төркемдә. Аларның йортында 21 яшьлек ятимә оныклары да теркәлгән. Ул КФУда 3нче курста укый. Үзара салым акчасын түләмәгән өчен, аларга җирле үзидарәдә ышанычнамә кәгазе бирмәделәр. Ярар, анысын хәл иттек. Шуны беләсе килә: әти, әни һәм оныклары Эльвира ул салымны түләргә тиешме икән?
Гөлнара АБДУЛЛИНА,
Кайбыч районы
Сорауга Кайбыч районы башлыгы урынбасары – Кайбыч район советы рәисе урынбасары Рәмис ХӘЯЛИЕВ җавап бирде: «Үзара салым җыю карары бөтенхалык референдумында кабул ителә. Гадәттә, андый җыеннарда катнашканда мин кулыма бер кәгазь бите алам. «Студентларны салым түләүдән азат итәбезме?» – дим. Әйе, әйе, азат итәргә кирәк, диләр. Мин кәгазьнең бер почмагын ертып атам. Инвалидларны азат итәбезме, дим. Итәбез, диләр. Тагын бер кисәкне ертып атам. Шул рәвешле ялгыз аналарны, күп балалы гаиләләрне, җитешсез тормышта яшәүчеләрне дә сорап чыгам. Ерта торгач, кулымда бер кечкенә генә кәгазь кисәге кала – халыкның салым түләргә тиешле катламы. Тик аны гына калдырудан мәгънә бармы инде? Башта «түләүдән азат итәбез» дип кычкырып утырган халык, бөтен кеше дә түләсен, дия башлый. Зират бөтен кешегә дә кирәкме – кирәк, юл кирәкме – кирәк, ә үзара салым акчасы шуларны рәткә кертү өчен тотыла бит – авыл халкының фикере менә шундыйрак. Елга бер тапкыр 500 сум түләгәннән берәү дә үлми дә, бөлми дә.
Үзара салым акчасын түләмәгән кешегә кисәтү кәгазе бирелә. Анда: «Бу «уведомление»не алганнан соң бер ай эчендә акча түләргә тиешсез», – дип языла. Ул вакыт эчендә дә түләнмәсә, җәза бирү чаралары кулланыла башлый. Административ протокол төзергә була, референдум карарын үтәмәгән өчен штраф салына. Шулай ук җәмәгать судына да бирергә була, тик әле бер генә кешене дә биреп караган юк. Ә белешмә яки башка документны бирми йөртү законлы гамәл түгел».
Үткән атнада укучыларыбыздан әнә шундый шалтыратулар кабул итеп алдык. Бу атнада да «кайнар элемтә»гә шалтыратып, үзегезне борчыган мәсьәләләр белән уртаклаша аласыз. Һәр чәршәмбе иртәнге 10нан 13 сәгатькә кадәр без сезнең белән бергә турыдан-туры элемтәдә булырбыз. Телефоныбыз: (843) 272-42-17.
Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии