Чаллыда татар булып калу өчен көрәшәләр

Чаллыда татар булып калу өчен көрәшәләр

Узган шимбәдә, Яр шәһәренең Җиңү паркында, 29нчы гимназиясен яклап, тора-бара митингка әверелгән пикет үтте.

Пикетка гимназиянең бүгенге һәм элекке укучылары, әти-әниләр, укытучылар, милли хәрәкәт, төрле партия һәм иҗтимагый оешмалар, Азнакай, Алабуга, Тукай, Сарман районы вәкилләре җыелды.

Бу пикетның булачагы, аны үткәрүгә китергән хәлләр турында без язган идек инде (“Б.Г.” №11, 23.03.2011 “Кеше ышанмаслык хәбәр…”, №12 30.03.2011 “Китмибез без!”) Яр Чаллы мәгариф идарәсе җитәкчелегенең нияте микрорайондагы бердәнбер, 29нчы татар гимназиясенә 77нче элиталы рус гимназиясен кушып, татар классларын рус гимназиясенә кертү иде. Ата-аналарның көчле каршылыгына очраганнан соң, мәгариф җитәкчеләре ул уйдан кире кайтып, балалар бакчасы бинасыннан 77нчене 29нчы татар гимназиясенең икенче өлешенә күчерергә булды. Хәләл ризык әзерләнә торган ашханә дә, спорт залы да, шамаилләр һәм татар театры заллары да уртак, димәк. Чаллыда яшәүчеләрнең 40 ел буена теңкәләренә тигән “малосемейка”ны чиновниклар инде балалар укыган мәктәпкә дә кертмәкче булалар.

Пикетка ныклап әзерләнгәннәр: гимназияләрен якларга чыккан балаларның кулларында шарлар, флагчыклары, өлкәннәрнең күкрәгендә – флагы төсендәге тасмалар. Магнитофоннан татарның патриотик җырлары, 29нчы гимназиянең гимны яңгырый. Иң гаҗәбе, шигарьләр күтәреп чыгарга балалар үзләре теләк белдерде. 1а классы укучысы Илшатка классташлары да кушылды. Эчтәлеген дә үзләре укып сайлап алдылар.

Чаллының күптән инде мондый күпсанлы пикетны күргәне юк иде. 29нчы гимназияне тәмамлаган укучылар хәтта Казаннан да кайтканнар. “Бу кадәр халыкны (800дән артык кеше, диделәр) лозунг укытып кына бастырып торып булмаячагын аңлаган оештыручылар, чыгыш ясарга рөхсәт бирергә булдылар. Шулай итеп, пикет әкренләп митингка әверелде.

Изображение удалено.

Чыгыш ясаучылар – 29нчы татар гимназиясенең ата-аналар комитеты рәисе, икътисад фәннәре кандидаты Радик Әхмәтов, шагыйрь һәм публицист Айдар Хәлим, КПРФның Комсомол районы комитеты беренче ­секретаре Алексей Кормилицын, гимназиянең 1996-2004 елларда гомуммәктәп ата-аналар комитеты рәисе Наилә Вильданова, Марат Мөлеков исемендәге Бөтентатар иҗтимагый үзәгенең Президиум әгъзасы Рафис Кашапов, гимназиянең ата-аналар комитеты рәисе Римма Мөсәгыйтова мәгариф чиновникларының 29нчы татар гимназиясенә генә түгел, гомумән, мәгарифкә, милли тәрбиягә һөҗүменә бирешмәскә чакырдылар.

– Каушадым, сөйли алмадым, – дип борчылды соңыннан Римма ханым Мөсәгыйтова. – Инде ике атна балалар борчуда, каникуллары каникул булмады. Әти-әниләр дә шул хәлдә. Гимназиябезгә ят мәктәпне кушсалар, 1нче сентябрьдә сыйныфы-сыйныфы белән балаларны мәктәпкә җибәрмибез, ә үзебез мәктәп ишек алдында һәм мэрия каршында ачлык игълан итәбез. Чираттагы ялларны сентябрьдә алырга сөйләштек”, – диләр пикетта катнашучылар.

– Тукай районыннан да әти-әниләр күп килде, – ди Тукай районы рәисе Вәлихан Җәләлетдинов. – Сезнең пикет әйбәт булды әле. Безнекеләр дә көрәшергә өйрәнә. Районыбызга, берничә татар авылында мәктәп ябыла икән, дигән хәбәр килеп иреште. Дүшәмбе көн район җитәкчесенә керәм. Аннан без дә акцияләргә керешәчәкбез.

29нчы татар гимназиясен саклап калырга, вакытлыча буш бүлмәләрдә татар бакчалары төркемнәрен ачарга дигән таләп белән, вакытында, имза җыю оештырылды.

Изображение удалено.

Митинг илне наданлыкка алып чыгачак мәгариф реформаларын туктатуны, 77нче рус гимназиясен 29нчы татар гимназиясенә күчерүне тыюны, күрше микрорайоннардан башлангыч классларда укучы балаларны йөртү өчен автобус бирүне таләп итеп, резолюция кабул итте. РФ Дәүләт Думасына бердәм дәүләт имтиханын милли телләрдә бирү турында карар кабул итүне сорап мөрәҗәгать итәргә булдылар. Резолюциядә Чаллының татар мәктәпләрендә һәм әдәбияты, хезмәт һәм дәресләре генә ана телендә укытылуын искәртеп, 2011-2012 уку елында һәр татар мәктәбендә укыту татар телендә булачак бер беренче сыйныф ачуны мәҗбүри итеп куярга, диелгән.

“Туган тел”не күмәк җырлап митингны тәмамлагач та, халык таралырга ашык­мады, төркем-төркем фикер алышулар дәвам итте.

Пикет үткәрергә хакимияттән рөхсәт алган ТИҮ активистын дүшәмбедә сәгать 11гә эчке эшләр идарәсенең җәмәгатьчелек куркынычсызлыгы хезмәтенә чакырдылар.

Наилә ВИЛЬДАНОВА.
Яр Чаллы шәһәре.

Татарча сөйләшергә теләүчеләр “скотина”мы?

Шушындый ук пикет-митинглар Әлмәт, Түбән Кама һәм Казанда да булачак, дип игълан ителгән иде. Казандагысында, Бауман урамының Шаляпин һәйкәле янында үткәнендә мин дә катнаштым. Һәм шуннан алып кайткан тәэсирләрем белән уртаклашырга телим.

Татар иҗтимагый үзәге оештырган бу митингка кеше күп килгән иде, дип әйтә алмыйм. Монда нишлиләр, дип кызыксынган үткән-сүткәнне санамаганда, борчылып махсус килгәннәр аз иде. Шунда янымда торган танышым: “Кичә генә дин әһелләре сайлауга багышлап митинг үткәрде, халык күп иде, милләтчеләр дә килде. Ә бүген дин әһелләре юк”, – диде ачынып. Гомумән, милләтчеләр дини чараларны калдырмый, үз сүзләрен әйтә, тик менә дин әһелләре генә милләтчеләр оештырган чаралардан читтә кала. Хәтер көнендә дә бик сирәге катнаша. Гомумән, милли мәсьәләләрне дау­лауда милләтчеләр ялгыз шул. Халык та битараф: беренче чиратта – тамак, дөнья малы кайгысы, ә рух, тел мөһимлеге югала.

Шулар хакында уйланып, митингта катнашучылар күтәргән шигарьләрне укып тора идем, үтеп баручы бер әбинең сүзләре сискәндереп җибәрде:

– Скоты, вишь, чего хотят, татарский им подавай! Окоянные, проклятые… забыли, что живут в России! – дип, чукына-чукына, каргарга тотынды. Ул да булмады, ир уртасы кушылды:

– Зачем им татарский? Научитесь сначала говорить по-русски. И так русских становится все меньше, и меньше. А эти… плодятся, еще татарский им нужен…

Мондый акылсыз сүзләрне тагын да кабатлап, аларга аңлатма биреп тормыйм. Митинг үткәрүчеләр янында басып торып, экстремизм «исе» аңкып торган әнә шундый янауларны шактый ишеттем. Хәер, аны урамда гына әйтмиләр, зур трибуналардан, олы телеэкраннардан сөйлиләр. Президенты да илдә титуллы милләтнең кем икәнен, кайсы диннең яхшы булуын үз авызы белән әйтеп бирде. Без икенче сорт икәнебезне инде танырга гына тиешбез. Урамда да искәртәләр әнә. Әле озакламый урыс шовинистлары татар теленә каршы митинг үткәрәселәр икән. Булыр, без җавап бирә алмыйбыз. Мыскыл итәләр, дәшмибез. Син икенче сорт милләт, дип төртеп күрсәтәләр, тагын җавап бирмибез. Дәшмәү – килешү билгесе, дигән сүз дә бар бит әле. Күпмегә кадәр шулай ризалашырбыз икән?! Әнә татар илендә, Чаллы шәһәре уртасындагы тулы бер микрорайонга бердәнбер булган татар мәктәбен ябалар.

Митингта катнашучылар Чаллыдагы 29нчы татар гимназиясен, татар мәгарифен яклауны сорап, Русия һәм Татарстан Президентларына мөрәҗәгать кабул итте.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ.

Чаллыда татар булып калу өчен көрәшәләр, 5.0 out of 5 based on 3 ratings

Комментарии