Статистиканы бозалар

«Омикрон» белән авырып алдым әле. Каян эләккәндер, югыйсә җитәкчеләребез, «Роспотребнадзор» башлыклары өлкәннәргә өйдән чыгарга ярамый дигән таләп куйгач, ноябрь аеннан башлап өйдән бик чыккан юк. Бер караганда ялкытты да инде бу тыюлар, битараф кешегә әйләнә башладым. Үлем дә куркытмый, дөньяның кызыгы бетте сыман. Эчтән генә кемнәрнедер сүгеп тә алам. Артыгын әйтмим, ярамый. Кайберәүләрне мактавың хәерлерәк. Мин үзем әле узган елның ноябрь-декабрь айларында ук февраль аенда омикрон бик тиз таралачак, күп кеше авырыячак дип күрәзәлек иткән җитәкчеләргә, медицина белгечләренә, журналистларга кайчак сокланып та куям. Миңа Аллаһ андый сәләт бирмәгән шул.

Дәрәҗәле генә табибларның, вакцина ясатканнар «Омикрон» белән авырмаячаклар, авырсалар да җиңелчә үткәрәчәкләр, дигән сүзләре дә бик сөендергән иде. Прививка ясатучылар арасында вирус йоктыручылар йөздән фәлән процент кына булачагын искәртергә дә онытмадылар. Әмма мондый күрәзәлек дөрес булып чыкмады, февраль ае башлануга ук вакцина ясатканнар да «Омикрон» белән авырый башладылар. Ялганлый димәгез, хәтта узган елның декабрендә эштән читләштермәсеннәр өчен прививка ясаткан хатын белән улым да «Омикрон» белән авырып алдылар. Поликлиникага бармадык, анда бит табибка керер өчен 3-4 сәгать чират торырга кирәк, дип зарланалар. Өйдә дәваланып ятуың күпкә хәерлерәк. Тән температурасы иң күбе ике көнгә генә бара. Тамак төбе кырганга, ара-тирә ютәлләгәнгә генә түзәсең инде.

Әнә прививка ясаткан җырчы Гүзәл Уразова да «Омикрон» белән авырып алган. Коронавируска каршы сигез тапкыр укол ясаткан Жириновский аппарат астында ята. Шуңа да чын статистика белән җитди шөгыльләнүчеләр юктыр ахры, дип уйлап куям.

«Омикрон» бик тиз таралачак дисәләр дә, чит илләргә чыгуны туктатмадылар да, чикләмәделәр дә. Чит илгә ял итәргә киткәнче прививка ясатканнарны кайткач тикшереп тә тормыйлар икән дип язганнар иде интернетта. Дөрестерме, белмим. Ә бит тикшерергә кирәктер, югыйсә тагын әллә нинди чирләр ияртеп кайтулары ихтимал туристларыбызның.

Англия табибларына ышансаң: «Омикрон»нан соң килгән вирусның яңа дулкыны бик күп кешенең үлеменә китерәчәк, имеш. Шулай булгач хәзердән үк һава чикләрен яба башларга, тимер юл белән автотранспорт юлларындагы хәрәкәтне күзәтү астына алырга кирәктер. Инде коронавирусның дүрт дулкынын кичердем, бишенчесе белән дә авырырга язмасын. Үлемнән курыкмасам да, бераз яшәргә иде әле. Бу пандемия хикмәтләренең нәрсә булып бетәсен беләсе килә бит.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии