Шайтаннар шатланмасын әле!

Камилә Вәлиева, без сине яратабыз. Татарстан синең белән!

Син талантлы, горур кыз бала. Аллаһы Тәгалә сабырлык бирсен үзеңә. Шайтаннар шатланмасын әле, бөеклеккә үрел, авыр булса да елмай. Йөзең нурлы, чибәр кыз бала. Рәхмәт сиңа. Син егылмадың, син үзең теләп егылдың. Син ул элементларны күзеңне бәйләсәләр дә ясыйсың. Син шулай теләдең, команда кызларыңа медаль бирдердең. Әгәр син алар арасына кергән булсаң, сезгә медаль бирмиләр иде. Халыкара Олимпия комитетының башка эшләре юк. 15 яшьлек кыз бала белән көрәшәләр, сугышалар. Әшәкелек, менә шундый замана.

Мин үзем сине аңлыйм. 1972нче елда мине Сабантуй бәйрәменә гер күтәрергә кертмәделәр. 10нчы класста укыганда чемпион булдым гер күтәрү буенча. Әлки районы минем туган ягым. Гер күтәрү һәм татар көрәше буенча спорт остасы Әнвәр Галимов районның спорт комитеты рәисе иде, абыйсы – комиссиядә. Әнвәрнең ул көнне туе булган. Әйткән булса, мин аңа өстәп бүләк биргән булыр идем.

Мине Алабуга, Чаллы шәһәрендә узган Сабантуйларга кертмәделәр. Чирмешән районында кулымнан алып киттеләр герне. Баламны тартып алган шикелле булды. Ә Казанда, Идел буе районында, гер күтәрү урыны матур, каен агачлары, халык җылы караш белән каршылый. Рәхмәт аларга. Анда талон алырга кирәк. Миңа Түбән Кама егете, штанга күтәрүдә спорт мастеры Ринат дус үзенең талонын бирде. Казан егете Илдус Гобәйдуллин миңа каршы әзерләнә. Ул 500 тапкыр күтәрергә омтылыш ясады, ә, мин 700 тапкыр күтәрдем. «Аруны белми торган көч кайдан аласың син?» – диде. «Аллаһ Тәгалә генә бирә ул көчне», – дидем.

Данил дус әйтә торган иде: «Батя иртәнге сәгать унда гер күтәрә башлый», – дип. Батыр тәкәсен юарга кил, дигән сүзне ишетеп, баянчы Рафаэль дустым белән, җырлап, батыр калган Данилларга табынга җыела идек.

Камилә, акыллым, алда әле авырлыклар күп булыр, ләкин чыдам бул, бирешмә. Дөньяда көнчеләр күп, ә син безнең бер генә. Син бүген Олимпиада чемпионы, әле тагын биш Олимпиада чемпионы булачаксың. Аллаһны онытма, акыллы усал бул, яңа уңышлар сиңа.

Сине аңлаганнар соклансыннар, аңламаганнар өчен бер сер булып кал.

Корбан ГАЛИЕВ,

Түбән Кама

Комментарии