«Поселение»ләр бүген дә бар ул

Патшалы Русиягә түгел, президентлы капиталистик җәмгыятькә кереп китеп барыш. Патшалы чорда булган атамалар да кире кайтарыла башлады. Өстәгеләргә баллар өстәгәннәр. Поселениеләр дә казып чыгарылды. Сөрген була инде. СССРда Сталин золымыннан исән-сау кала алганнарны поселениеләрдә иза чигәргә мәҗбүр иткәннәр, сак астында.

Шуларда «тәрбияләнгән» Хәсән Туфан, Гурий Тавлин, Сөббух Рафиков һәм башкалар җентекләп сөйләми иде ул хакта. Ярамый! СССР бит.

Менә тагын шул поселениеләрне кулланышка кертеп җибәрделәр. «Авыл җирлеге» дип тәрҗемә иттеләр дә, матурлатып җибәрделәр. Ә җирлекнең җитәкчеләре (кайберләре) теләсә нәрсә кыландыра. Алар кагылгысыз. Бер танышымның ерак туганы шундый тешле җитәкче иде. Үзен күрсәтә алды. Тагын да үсеп китте. Чын исемен язам – Камил. Яла ягуым түгел.

Капитализмга барганда поселениесез булмыйдыр инде. Әллә кайларга сөрәсе юк. Балалар бакчаларсыз, мәктәпләрсез, китапханәләрсез, тагын әллә нәрсәләрсез калган авылларда барлык уңайлы шартлар да бар үзе. Телеңне тыеп утыр.

Поселениеләрдә, авыл җирлекләрендә төп хуҗалар инвесторлар. Күпчелегендә шулай. Әүвәлгечә әйтсәк – алпавытлар. Аларның максаты – химик ашламалар белән югары уңыш алу гына. Калганнарына әһәмият бирмиләр. Күпчелеге җир-ананың кадере нәрсәдә икәнен дә белми.

Кемдер, белмәгән җиргә борыныңны тыкма, дияр. Алайса,

Әйдәгез соң, утырабыз

Бүкән кебек, дәшми генә.

Мәзәксез дә, акылсыз да –

Коя бирик яшьне генә...

Мөдәррис Әгъләмов әйткәнчә, ана телебездә елый да белмибез бугай инде. Тиздән тыелачак. Моңа җирлек бар.

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии