- 05.01.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №1 (1 гыйнвар)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Язучы Габдрахман Әпсәләмов романы буенча төшерелгән «Ак чәчәкләр» киносы күңелләргә үтеп керде. Китабын яшьлек елларымда елый-елый укыган идем. Үзебезнең Татарстан артистлары бик яхшы итеп уйнадылар. Һәр уйнаучы үз ролен сокланырлык итеп башкарды. Музыкасы шундый матур! Бу фильмда артистларның үзләрен күреп, сокланып карадым. Икенче сериягә күршемне дә дәштем, гел бергә карадык. Татарстанда, ниһаять, татар киносы бар, дип сөенеп карадык.
Мин – авыл баласы. Авылымны сагынып, яшьлегемне искә төшердем. Кинодагы Акъяр авылы, урманнары, юллары, Гөлшаһидә йөргән су буйлары сокландырды.
Фильм безнең яшьлек хатирәләрен искә төшерде. Сугыштан соң иң авыр вакытлар. Ул елларда бар кеше бертуган кебек иде. Сабыр, тырыш, ярдәмче булып, киңәшләшеп яшәделәр, эшләделәр. Бу фильм нәкъ шул чорны чагылдыра: больницалар чиста, палаталарга кергәч, ап-ак халатлы табиблар елмаеп, авыруларның хәлләрен сораша. Барысы да күңелгә ятышлы киемнәрдән. Торган фатирлары да шул заман рухын күрсәтә. Артистларга, киноны төшерүчеләргә мактау, рәхмәтләрдән башка сүз юк. Фильм сокланырлык, карап туймаслык. Тирән уйлар, моңсулык, серләр белән уралып, мәхәббәткә һәйкәл булып, хәтергә кереп калды.
Дамира УСМАНОВА.
Азнакай районы.
Комментарии