Фәүзия ханымны котлыйбыз!

Һәрбер милли җанлы татарның күңел түрендә торучы хөрмәтле Фәүзия ханым!

Сезне туган көнегез белән котлап, киләчәктә саулык биреп, милләтебезгә хезмәт итүдән аермасын иде. Язмыш тарафыннан татар милләтенә бирелгән кеше бит сез. Волгоградтан – Владивостоккача, Салехардтан – Сахалингача, Алтайдан – Анкарага, Магнитогорскидан – Мюнхенгача, Уренгойдан – Уфагача, Казаннан – Кавказгача, Ставропольдән – Стамбулгача дистә мең чакрымнар узып, йөз меңләгән милләттәшләребез белән очрашуларда, милләтне яклап язган мәкалә һәм китапларыгызда сезнең татар халкы өчен эшләвегез ярылып ята. Кызганыч, шул орчык кебек кенә хатынның халкын күтәрү өчен армый, талмый чәбәләнгәнен күпләр күрми, белми, бәяләми. Әйе, күпләр сездән шүрлиләр, көнләшәләр дә.

Ничәмә-ничә тапкыр гөнаһсызга судлар каршына бастырдылар. Ә бит зыялыларыбыз шунда да дәшмәде, кырыйдан гына күзәттеләр, булышмадылар. «Без милләт өчен эшлибез», – дип, сөйләнеп йөргән булалар тагын! Ә гамәлдә?!

Фәүзия ханым! Сезгә Тукай премиясе бирдермәгәннәренә дә, депутатлыкка сайлаттырмауларына да, өстегездән төрле гайбәтләр таратканнарына да, юбилейда онытуларына да үпкәләмәгез инде. Бүген халкыбызның мондый хәлгә төшүендә сезнең Югары Советта депутат булмавыгыз, аларны уятып торучы, әйдәп баручы кеше булмаудан килә. Ә безнең милли хәрәкәт карарларын, мөрәҗәгатьләрен колакларына да элмәгән булып утыралар тагын. Һәр нәрсәнең үз вакыты – поезд китте шул.

Сезнең кылган догаларыгыз, татар халкын саклап калырга ярдәм итсен иде. Әмин!

Илгизәр АКЪЕГЕТ.

Осиново бистәсе.

Фәүзия ханымны котлыйбыз! , 5.0 out of 5 based on 4 ratings

Комментарии