Авыл хатирәләре

Авылыбызда Галиев Ханнан исемле мөхтәрәм кеше яшәде. Кешеләргә акыллы киңәшләре белән, Аллаһы Тәгалә биргән сәләте – бакча, яшелчә эшләренә маһирлыгы белән бик тә абруйлы кеше булды ул. Авыл кибете артында буш урында помидор үстереп, халыкка өләшер иде. Аннан инде Мишә елгасы буенда яшелчә бакчасы ясап, кәбестәсен, кишерен үстереп, көз аенда халыкка өләшәләр иде. Гәрәнкә дигән шалкан гибриды бар иде элек. Үзе ак чөгендер сыман, үзендә шалкан тәме дә бар.

Ханнан абый озак еллар авылның имамы булып торды. Авылда бакчада кыяр үстерүче иң беренче кеше, ышанып әйтәм, Ханнан абзый булды. Үзем беләм, кыяр авыз итәсе килеп, Әхмәдулла Фәрите белән бакчага кергәч, Ханнан абзыйның озын чыбыркысы әздән генә аркага эләкми калды.

Ул чорда һәрбер авыл аерым колхоз. Без – «Кызыл Чулпыч» колхозы. Авыл тирәсендә, күп җирдә булмаса да, тарысын да, киндерен дә чәчәләр. Киндер биек булып үсә, арасында качышлы уйный идек. Аның орлыгы да бик майлы, тәмле була. Бер уч ашасаң, көне буе тук йөрисең.

Апайлар берәр кешедә кич утырырга килешсәләр, киндер орлыгыннан елгыр пешереп, өстәл ризыгы ясыйлар иде. Елгыр – пилмәннән зуррак, мантыйдан кечерәк, озынчарак ризык була иде. Ә инде аның тәмлелеге! Ух, сез аны белмисез.

Киндерне орлыгы өчен түгел, сабагы өчен чәчтеләр. Аның сабагы гел дә сүсәннәрдән тора. Талкы станогы дигән җайланмада сүсен аралап алалар да, аяларда чистартып аялап, җегерләп, күп итеп йомгак ясыйлар. Басу эшләре беткәч, палас туку станогын көйләп, палас тукыйлар иде. Әзер паласны бакчага алып чыгып, карга күмәбез. Кар тиз бетмәсен дип, безгә кар өстәп таптарга кушалар. Карга күмүнең сәбәбе – паласны агарту. Ак кар паласның барлык керен үзенә сеңдерә. Кар җеби башлагач, яз көне ап-ак палас төргәкләрен алып керү – үзе бер куаныч була иде.

Ә инде сөлге өчен тукыйсылары булса, җепне нәфис итеп җегерләп, станокта тукыганнан соң карга күмеп агартасы да, алып кереп киптереп, баш-башларына төсле мулинәләр белән матур бизәкләр чигәсе.

Туку станогы берничә өлештән тора. Җыеп куйгач, кечкенә генә өйнең яртысын биләп тора. Бу вакытта станок тулы эшләсен өчен, көне-төне палас сугалар. Эрләнгән йомгаклар беткәч, эш тукталып та тора. Без, өйдәге бар җан ияләре, Аллага шөкер, котылдык, дип, җиңел сулап куя идек инде.

Артка борылып карыйм да, исләр китәрлек бит. Басу тулы киндер, яшелчә бакчасы тулы мәк иде. Бер генә наркоман, бер генә иләс-миләс кеше юк иде бит. Барысы да эштә иде.

Үсмерчак. Кашапов Хәбир белән икебезне сушилкага ашлык ташырга куйдылар. Чи ашлык тутырылган 70 килолы җитен капчыкларны икебез траптан алып менә алмыйбыз. «Нигә көч җитә торган эшкә кушмыйлар, үзебез бу капчыклар кадәре дә юк бит», – дип, уйлаганын әйтте дә, өенә кайтты да китте Хәбир. Мин шул йөк төялгән атны амбар мөдиренә керттем дә бирдем. Аннары гына алар капчык күтәрердәй егетләрне барлый башладылар.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии