Арча – үз шәһәрем

Кабат әйләнеп килдем мин, яшь чагымда кияүгә чыгып, беренче баламны дөньяга китергән, 50 ел элек яшәп киткән һәм шул вакыт эчендә гаҗәеп төзек, матур булып өлгергән Арча шәһәренә. Ул чакта Арча әле шәһәр дә түгел, район үзәге генә иде.

Арчага күчеп килүгә, мине шәһәр музеендагы кайбер очрашуларга чакыргалый башладылар. Баштарак, минем иҗатым белән кызыксынучылар булырмы икән дип, икеләнебрәк тордым, чөнки тумышым белән мин бит Арчаныкы түгел. Тик, чынлабрак уйлап карасам, үземә дә бик кызык булып китте, минем Арча белән бәйләнешем бала чагымнан ук башланган икән бит! Җиденче сыйныфны тәмамлаганда физика-математика укытучым Мәсгуть абый Мөхетдинов, безгә килеп, әниемә мине Арча педучилищесына укырга җибәрү турында тәкъдим ясаган иде. Тик, ул күпме генә үгетләп маташса да, әнием риза булмады. Мин ул чакта ук инде шигырьләр иҗат итә идем, ә Мәсгүть абый, үзе дә иҗат кешесе буларак, минем язмаларымны редакцияли иде һәм киләчәктә мине чын язучы итеп күрергә тели иде. Мәсгуть абыйның энесе ул чакта Арча педучилищесының җитәкчесе булганны бик яхшы хәтерлим. Мин әнигә бер генә кыз, шуңа әниемнең мине үзе яныннан беркая да җибәрәсе килми иде. Мәсгуть абый: «Кызың бик сәләтле, ялгышасың», – дип, кат-кат әйтеп караса да, әнидән ризалык ала алмыйча, китеп барды. Казанның мин укыган 12нче мәктәбендә ул елларда әле Казан педучилищесы да урнашкан иде, шуңадыр да, безгә бик көчле укытучылар белем бирде: Мәхмүт абый Галиев –

физика дәреслекләре авторы, Бәрирә апа Хафизова – татар теле укытучым, Русиянең атказанган укытучысы (сүз уңаеннан, яраткан укытучым Бәрирә апа 95 яшен тутырды) ул чакта әле андыйлар бер-ике генә укытучы булганнардыр, Галимҗан абый Фазлыев Казан пединституты доценты, немец теленнән укытты…

Без укыганда мәктәп балаларын җәйге каникуллар вакытында авылларга эшкә җибәрәләр иде. Тугызынчы сыйныфны тәмамлап унынчыга күчкәч, безне Арча районы Төбәк-Чокырча авылына җибәрделәр. Тору урыныбыз шул авылның мәктәбендә булды. Иң кызыгы, соңрак минем ирем булачак егетне, институт тәмамлагач, шул авылга эшкә билгеләделәр, һәм мин аңа кияүгә чыгып, шул мәктәптә эшләдем. Беренче улымны да Арчада таптым. Ирем аспирантурада укуын дәвам итте һәм аны тәмамлагач, без инде яңадан Казанга күчеп киттек. Менә, бер уйламаганда, 50 елдан соң яңадан Арча җиренә күченеп килдем. Уйламаганда диюем шуңа, монда күчкәнче туган ягыбыз Буага кайтып та фатирлар карап йөрдем, Казанга якынрак булыйм дип, Лаеш районында да эзләнеп карадым, тик күңелемә ятышлы урын да, фатир да тапмадым. Шулай йөреп арыгач, беркөнне ярты көнгә генә Арчага килеп, күңелемә ошаган фатир таптым һәм һичбер шикләнүсез монда күчәргә карар кылдым. Мөгаен, шушы күченәсе юлымны теге чакта илле еллар элек салган булганмындыр да әле мин.

Бик җылы кабул итте мине Арча, күп кенә дуслар таптым монда. Яңа җирдә тора башлаганда, кайбер җитди нәрсәләрне башкара алмам, дип куркыбрак йөргәндә, алар ярдәм итте һәм чын дусларым булып киттеләр. Арчаның табигате аеруча матур икәнлекне дә мин монда тора башлагач кына белдем, чөнки теге чакта әле мин яшь әни, тирә-якны күзәтергә дә вакытым юк, гаилә тормышына ияләшү дә күп көч таләп иткән булгандыр. Ничек кенә булмасын, мин инде хәзер Арча кешесе һәм бернинди икеләнүсез шуңа шатланып яшим. Арчада туган улым үзе торган Сочи шәһәренә чакырса да, анда кадәр үк китәргә батырлыгым җитми. Әлегә кадәр авыл тормышын бик үк якыннан белмәгән кеше, минем өчен, мондый тормыш бик кадерле. Бигрәк тә, элеккеге елларда гел рус телендә сөйләшеп яшәгәнгә, тирә-юнемдәге кешеләрнең үз телебездә аралашуы аеруча күңелемә якын. Тик бер зур үкенеч, үткән елларда бергә аралашып, гаиләләребез белән йөрешкән кешеләр хәзер берсе дә юк инде. Төбәк-Чокырчада мәктәп директоры булып эшләгән Арча кешесе Сөләйман абый Усманов, шунда ук колхоз җитәкчесе булып эшләгән Абдулла абый Апакашев һәм Арчада үзенең кешелеклелеге белән дан тоткан, халык телендә «чын коммунист» исемен йөрткән, хәтта, ирем белән икесе бер үк хуҗалыкның белгечләре буларак гаиләләребез бер йортта яшәгән баш агроном Гомәр абый Ситдиковлар, һәркайсы, бик якын булып истә калганнар, тик, кызганыч, сөйләшергә үзләре генә юк. Шулай да мин еш кына аларны белгән арчалылар белән очрашам, сөйләшәм, исемдә калган вакыйгалар белән уртаклашам һәм алар арасыннан яңа дуслар табам. Арча халкының уңганлыгына бик сокланам мин, һәр йортның ишек алдындагы чисталык, пөхтәлек күзгә бәрелеп тора. Ә җәй көннәрендә Арча чәчәкләргә күмелә. Шул матурлыкны кабат-кабат күрер өчен күбрәк җәяү йөрергә тырышам.

Бервакыт хезмәтем буенча, авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаган бер төркем яшьләрне Казанда эшкә калырга үгетләргә туры килгән иде миңа. Шул чакта арадан берсе: «Апа, ач Казаныгызда нишләп калыйк ди әле без?» – дип, әллә сорау, әллә аңлатма биргән иде. Әйе, шәһәр халкы итен дә, сөтен дә туйганчы ашый алмаган заман иде ул, тик мин, шәһәр кешесе, аның сүзләренең чын мәгънәсенә төшенә дә алмадым ул чакта. Ул сүзләрне әледән-әле искә төшереп, хәзер дә уйланып йөрим. Кеше җиргә якын булсын икән ул, эшкә, хезмәткә өйрәнү дә, гаилә тормышын төзи белү дә, исән-сау булу да шуннан торадыр, минемчә.

Татарстанның һәм Русиянең

Журналистлар берлеге әгъзасы Әлфия ФАЗЛЫЕВА,

Арча шәһәре

Комментарии