- 04.11.2014
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2014, №44 (5 ноябрь)
- Рубрика: Тормыш сулышы
Узган пәнҗешәмбедә редакциябезгә шалтыраткан укучыларыбызның географиясе шактый киң булды: Уфадан да, Мари Иленнән дә чыктылар безгә. Татарстанның да төрле почмакларыннан шалтыраттылар. Шулай да иң актив районнар да булды: Кукмара белән Мамадыш. Мамадыштан Зәйнәп апаның: «Иртәнге 8дә үк сәгать 10 тулганын көтә башладым, тизрәк шалтыратып, сезгә рәхмәт әйтәсем килде», – дигән ихлас сүзләре белән башланып китте үткән пәнҗешәмбедә эш көнебез.
Күрше Башкортстан башкаласыннан бер апа шалтыратып: «Уфа сәгате белән дә намаз уку вакытын бастырсагыз иде», – дип гозерен җиткерде.
Исемен әйтмәде, шуңа күрә аңа хөрмәтле укучыбыз дип кенә эндәшәбез. Безне Татарстанда гына түгел, күрше-тирә республикаларда да күп алдыралар. Барысының да намаз вакытын биреп бетерү мөмкин хәл түгел, алай эшләсәк, сез көтеп ала торган язмаларга азрак урын калачак бит. Хәтта Татарстанның да бөтен районнарында Казан вакыты белән намаз укый алмыйлар – бер-ике минутка булса да аерма бар. Шуңа күрә намаз вакытын үзегез караган мөхтәсибәттән белешү һәм шул рәвешле Казан вакытына үз минутларыгызны кушып яки алып куеп уку кулай булыр.
Кукмарадан Әлфия Пантелееваның социаль яклау һәм почта бүлекчәсенә дәгъвасы бар иде. «Минем әнием 82 яшендә инде. Мин аның бердәнбер кызы. Үзем дә инсульттан соң булганлыктан, әнине карый алмыйм, аңа социаль яклау бүлегеннән бер хезмәткәр билгеләгәннәр. Әнинең паспорты миндә тора, аңа документсыз пенсия бирмәскә тиешләр югыйсә. Ә почта хезмәткәрләре 5 ай буе аңа пенсиясен биреп барганнар, паспортын да сорап тормаганнар. Югалта бит әни ул акчасын. Ник алай эшлиләр икән?» – дип зарланды Әлфия апа.
Авыл-район җирендә пенсия биргәндә кешенең паспортын сорап тормыйлар бит инде, таныш кеше булгач, кулына гына тоттыралар. Бу сүзләремне Кукмараның социаль яклау һәм почта бүлекләрендә дә расладылар. «Без Миннехамия апаны (Әлфия апаның әнисе. – Авт.) яхшы беләбез, шуңа күрә пенсиясен үзенә бирәбез», – дип аңлаттылар почтада. Ана белән кызның катлаулы мөнәсәбәтләре турында да сөйләделәр, тик анысын язып тормыйм.
«Колхоз базары янында үләннәр сатыла торган җирдән «черная трава» дигән үлән ала идем. Эпилепсиядән файдасы бар аның. Алабугадан берәү килеп сата иде. Хәзер базарларда янгыннар чыгып торгач, анда барырга да куркам. Тагын кайдан табып була икән ул үләнне?» – дип кызыксынды Әгерҗедән Тәслимә апа Галиева.
Тәслимә апа әйткән үләнне шикша (урысча водяника, вороника дигән атамалары бар) дип аңладык. Энциклопедиядә язылганча, аның кара төстәге җимешләре файдалы, укучыбыз әйткәнчә, эпилепсия булганда да кулланыла икән. Шикша дымлы урыннарны, ылыслы урманнарны, сазлыкларны ярата икән, Себердә, Алтайда еш очрый. Интернет бу үлән Башкортстанда да үсә дип күрсәтә. Менә Татарстанда үсә дигән мәгълүмат очрамады. Аның каравы интернет-кибетләрдә шикшаны Татарстанның иң караңгы авылына да китереп бирергә вәгъдә итәләр. Шундый бер интернет-кибеттә 50 граммын 80 сум дип куйганнар. Тик бөтен сайтка да ышанырга ярамаганлыгын оныта күрмәгез.
Спас районы, Ямбакты авылыннан Таһирә апа Вәлиуллина: «Автобусларга тагын бәя арта икән, дип ишеттем. Ә пенсияне кайчан арттырырлар икән?» – дип сорады.
Таһирә апа, безнең илдә пенсионерларны «кыерсытмыйлар» бит, тиенләп булса да, пенсияне арттырып торалар. Дөрес, артыннан ук азык-төлеккә, утка, газга да түләүне шәпләп кенә күтәреп куялар. Тик теге тиенләп арткан пенсия өчен ул «тешләшә» торган бәяләр «нипачум» инде. Ә чынлап сөйләгәндә, 2015нче елдан пенсия исәпләүнең яңа формуласы гамәлгә керә. Һәм Русия Пенсия фонды биргән мәгълүматка ышансаң, лаеклы ялга 30-35 ел эш стажы белән чыгучыларның яңа елдан пенсиясе артачак. Ничә «тиен»гә икәнлеге әйтелми.
Кукмарадан һәм Мамадыштан ике укучыбыз бала пособиесенә һәм ут, су, газга түләүгә ташлама бирелүгә кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать иткәннәр иде. Аларның сораулары ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгына юлланды, җавапны бәйрәмнәрдән соң көтәргә куштылар.
Узган атнаның пәнҗешәмбесе Зәйнәп апаның матур сүзләре белән башланып киткән булса, шулай ук тәмамланды да. Үзен Казанда вакытлыча яшәүче 73 яшьлек ялгыз әби дип таныштырган бер укучыбыз «Безнең гәҗит»не «бик каты авыртудан дәва» дип атады. Амин, шулай булсын! Сезнең сорауларыгызга җавап эзләүне, зарларыгызны тыңлауны, ярдәм итү юлларын барлауны дәвам итәбез. Онытмагыз: һәр пәнҗешәмбе 10нан 13 сәгатькә хәтле иркенләп аралаша алабыз.
Фәнзилә МОСТАФИНА.

Комментарии